Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

«Ак Барс» таркала

Баш тренер Зиннәтулла Биләлетдинов команданың уеныннан канәгать түгел.

22 матчтан соң команда плей-оффка я эләгә дә, я юк - менә шундый урында тора.

Җәй көне клубта яңа уенчыларга акча әрәм итмичә, яшьләргә басым ясарга карар иткәннәр иде. Әмма бу үзен акламады. Җиңү бүген һәм хәзер үк кирәк.

Кайбер чыганакларга караганда, Биләлетдинов команданың 5-6 уенчысы белән хушлашырга җыена. Кемнәр болар?

Иң беренче фин капкачысы Юсси Рюнняс командадан китәргә мөмкин. Аның урынына, мөгаен, ЦСКАдан Станислав Галимов килер. Аның Казанда уйнаганы бар инде. Дмитрий Обуховның уены да тренерларны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел. Шулай ук якын арада кайбер башка уенчылар белән дә контракт өзелү ихтималы юк түгел, шул исәптә «Ак Барс»ның легионерлары да бар. Болар кемнәр икәнен вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса