9 февральдә Әлмәттә “Татарстанның чаңгы юллары” ярышлары узачак
Мәгълүм булганча, көннәр салкын тору сәбәпле ул 2 февральдән бер атнага кичектерелгән иде.
Якшәмбе көнне "Татарстанның чаңгы юллары" ярышын шәһәр мәйданында тантаналы төстә ачып җибәрәчәкләр. Бәйге үзе ипподромда уза. Программада VIP-узыш, 10-11 сыйныф укучылары, предприятие-оешмалар, югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары старты каралган.
Башлангыч сыйныф укучылары әлеге акцияне иртәрәк башлады. Урта звено чаңгы эзенә мәктәп стадионнарында 8 февральдә басачак. Шул ук көнне "Снежинка" спорт-сәламәтләндерү комплексында шәһәр һәм районның иң көчле чаңгычылары ярышачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа