Әлмәттә 19 градуска кадәр җылы булачак
Әмма бу көннәрдә һава торышы яңгырлы булачак. Кар явуы да ихтимал. Т
өнлә 1дән 4 градуска кадәр җылы булачак, көндез – 4тән 9 градуска кадәр. Юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Шул ук вакытта, якшәмбе көнне, 11 апрельдә акрынлап җылыну башланачак. Көндез һава 7дән 12 градуска кадәр җылыначак, әмма явым-төшем булачак.
Киләсе атна башында көндез һава температурасы 14-19 градус җылыныр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа