Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда һава торышы начараю көтелә

ЮХИДИ республикада машина йөртүчеләргә һава торышы вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә.

Синоптиклар фаразларына караганда, бу көннәрдә республикада көчле җил, кар, буран, шулай ук юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Температура -22°С кадәр.

Кышкы юлда, аеруча һава торышы начар булганда машина йөртүчеләр чиктән тыш игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Тизлекне арттырмаска, каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгып узганда аеруча сак булырга кирәк. Машина йөртүчеләр һәм пассажирларга иминлек каешларын эләктерү мөһим.

Һава торышының начар булуы җәялеләрдән дә зур саклык таләп итә. Алар фәкать җәяүлеләр сукмагыннан гына юл аша чыгарга тиеш. Туктап калып, транспорт чараларының үзен уздырырга әзер булуына инангач кына җәяүле сукмагына керергә ярый. Юл аша баланы җитәкләп чыгу мәҗбүри. Балалар киемендә “яктырткыч” элементлар булдыруны аерым игътибар үзәгенә алу шарт, дип кисәтә ЮХИДИ.

Дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны, мөмкинлеккә карап, торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта 8(843)5333888 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса