Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

36 нчы Стамбул марафонында Гөлназ Яминова катнашты

Дөнья марафончылары 16 ноябрьдә Стамбулда очрашты. Төркиядәге марафон дөньяда берьюлы ике континеттан - Европа һәм Азия буйлап узган бердәнбер ярыш.

Йөгерешчеләр Стамбулның Азия өлешендә старт алып5 Босфор аша күперне узып (маршрутта җәмгысе 3 күпер бар), Европа ягындагы Инёню стадионында финиш сызыгын үтте. Ярыш барышында алар каланың иң танылган урыннарын: Айя Софья соборын, Зәңгәр мәчетне дә күрә.

Марафон 1979 елдан оештырыла. Марафончылар 15, 10, 8 км дистанциядә ярыша. Быел иң җитез исеме өчен 118 илдән 25 000 артык йөгерешче катнашты. Дөньяның иң көчле марафончылары арасында якташыбыз Гөлназ Яминова да бар иде. 10 км араны йөгереп узган шәһәрдәшебез Гөлназның катнашучы медале таккан фотосын социаль челтәрдә таптык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса