Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

2019 нчы елда кышкы Универсиада Красноярскида узачак

Россия шәһәре бу Уеннарны үткәрүгә бердәнбер дәгъва кылучы булган

XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада башкаласы итеп Россия шәһәре Красноярски сайланган. Бу хакта 9 нчы ноябрь көнне җирле вакыт белән 20 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 23 сәгатьтә) Халыкара студентлар спорты федерациясе башкарма комитеты хәбәр итте.
Башкарма комиссиянең яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре белән конвертны FISU президенты Клод-Луи Гальен ачты.
Россия делегациясе һәм калганнар озак көтелгән хәбәрне шатлыклы төстә каршы алды. Красноярски заявкасын тәкъдим итүче Россия делегациясе белән Россия Спорт министры Виталий Мутко җитәкчелек итте. Аның составында шулай ук, 2013 нче елда Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыруның уңышлы тәҗрибәсе турында искәртеп узган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
Спорт министры РФ Хөкүмәте исеменнән заявканы хуплауны сорады һәм комиссия әгъзаларын Красноярскиның спорт вахтасына басарга һәм 2019 нчы елга кадәр шәһәрне кунакчыллык мәсьәләсендә камиллеккә җиткерүдә әзер булуына ышандырды. "2019 нчы елгы Универсиаданың кышкы ярышларның энҗесе булачагына ышанам", - ди Виталий Мутко.
Ә Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов болай диде: "Мин еш кына Владимир Путинның Универсиада-2013 вакытында әйтелгән сүзләрен искә төшерәм: Казанда узган искиткеч Универсиададан соң Россия Федерациясендә эстафетаны үз кулларына алырга әзер булырдай искиткеч Красноярски шәһәре бар".
Красноярскиның көндәшләре булмаса да, мондый киңкүләм масштабтагы спорт чарасын үткәрүгә хокукны аңа барыбер үзенең куәтен дәлилле төстә исбатлап җиңәргә туры килде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250