Әлмәт таңнары

38 гә артты

Әлмәт муниципаль районын тикмәгә генә күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт уздыруда үрнәк итеп куймыйлар. Федераль программаның быелгы исемлегенә кертелгән 38 торак йортның барысында да бүген ремонт эшләре тәмамланган. Шулай итеп, матур, төзек йортлар саны 38 гә артты. Мәгълүм булганча, агымдагы елда капиталь ремонтка әлмәтлеләргә 315523,7 сум каралган иде. Аның 106436553...

Әлмәт муниципаль районын тикмәгә генә күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт уздыруда үрнәк итеп куймыйлар. Федераль программаның быелгы исемлегенә кертелгән 38 торак йортның барысында да бүген ремонт эшләре тәмамланган. Шулай итеп, матур, төзек йортлар саны 38 гә артты.

Мәгълүм булганча, агымдагы елда капиталь ремонтка әлмәтлеләргә 315523,7 сум каралган иде. Аның 106436553 е республика, 83147000 е җирле, 23587461 сумы Россия Федерациясе бюджетларына, ә 102352718 сумы милекчеләр средствосына туры килде. Торак-коммуналь хуҗалык департаментыннан алган мәгълүматларга караганда, 20 сентябрьгә әлеге акчаларның 315 миллион сумы (99 процент) эшкә җигелгән. Әйткәнебезчә, 38 торак йортта капиталь ремонт тулы күләмдә төгәлләнгән. Экономияләнгән акчага тагын бер йортка (Радищев урамы, 1) ремонт уздыруга керешкәннәр. Биредә түбә һәм гомуми кулланылышта булган электр-монтаж челтәрләре тәртипкә китерелә. Агымдагы елгы капиталь ремонт эшләренә нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, 20 йортның 19 ында йомшак түбә алыштырылган. Соң-гысында да эш тәмамланып килә. 11 авыш түбә алыштырылган, 30 йортның фасады, 30 чарлак җылытылган. Электр-монтаж эшләре 32 йортта башкарылган. 38 йортның барысында да подъезд тәрәзәләре яңартылган, 1 торак йорттагы ике лифт ремонтланган, 19 йортта үзәк җылыту системасы алыштырылган. Дәүләт торак инспекциясе тарафын- нан 36 торак йорт кабул ителгән. 2011 елга "Торак-коммуналь хуҗалык мониторингы" системасында программага төзәтмәләр кертү тәмамланган һәм киләсе елга капиталь ремонт программасы төзелгән.
И.Апачаева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров