Әлмәт таңнары

Зур төзелеш күмәк көч сорый

Дала Зәе елгасы һәм сусаклагыч янындагы территорияне зур үзгәрешләр көтә. Аның проектын булдыру өчен хәтта халыкара бәйге дә игълан иттеләр. Әлмәтлеләр исә Яшьләр үзәгенә җыелып, проект семинарында үз фикерләрен җиткерде.

Халыкара бәйгегә Казанда узган матбугат конференциясендә башлангыч бирелде. Гаять зур төзелеш концепциясен гамәлгә ашыру буенча Татарстан Россиядә беренче төбәк булачак. Сүз 1700 гектар тәшкил итүче территория турында бара. Европа һәм Азия архитекторларына аның мастер-планын булдыру бурычы куелды. Төп шартлар акка кара белән язылган – территория икътисади яктан нәтиҗәле һәм халыкка файдалы булырга тиеш. Шул ук вакытта уникаль табигатькә зыян салмау зарур. «Сусаклагычны табигый үзенчәлекләрен саклаган хәлдә шәһәрнең бер өлеше итеп күрәбез», ди район башлыгы Тимур Нагуманов. Сүз уңаеннан, Зәй елгасының торышы яхшы, суы чиста. Биредә кондызлар, су күселәре дә яши, торналар, ләкләкләр дә оя кора. Җитәкчелек моны үз күзләре белән күргән, «Татнефть» компаниясе вәкилләре җәен флора белән фаунаны өйрәнү максатыннан елга буйлап йөзгән.

Әлмәтлеләргә территория һәм аның үзенчәлекләре яхшы таныш. Шуңа да күпләр биредә экозона булдыру тәкъдиме белән чыкты, аны сәнәгать туризмы белән берләштерү мөмкин булуын әйтте. Ял итү урыны итеп күзаллаучылар бирегә килү өчен җәмәгать транспорты кирәклеген дә билгеләде. Сусаклагыч яр буендагы мәйданның музыкаль фестивальләр уздыру өчен искиткеч урын булуына басым ясаучылар да булды. Икенче берәүләр кунакханә, сәламәтлек үзәге, я булмаса гаилә белән ял итү үзәге төзү яклы. Су өстеннән кичү юлы күрергә теләүчеләр дә бар иде. Проект семинарына чакырылучылар Дала Зәе, сусаклагыч, мәйдан, экстрим-парк, ат спорты мәктәбе территорияләре ресурсларыннан файдаланырга кирәклеккә дә басым ясады. Әмма аларның форматын үзгәртү һәм елның төрле фасылында да куллану мөмкинлеге булырга тиешлек ассызыкланды.

- Халыкның үз күзаллауларын безгә җиткерүләрен телибез. Аларга үз фикерләребезне көчләп тагасыбыз килми. Соңыннан һәр тәкъдим җентекләп тикшереләчәк, - ди Әлмәтнең баш архитекторы Антон Севастьянов.

- Анкеталарга язылган тәкъдимнәр, картага кертелгән сызымнар, модераторларның сорауларына бирелгән җаваплар, яңа юнәлешләр, идеяләр барысы да берләштерелеп, сайтка урнаштырылачак. Алар исә бәйгедә катнашучыларга биремнәрнең бер өлеше булып торыр дип планлаштырыла, - дип аңлатты бәйгене оештыручы стратегик үсеш агентлыгы директоры Сергей Георгиевский.

Биредә төзелеш 15-20 елга исәпләнә. Ул соңгы елларда төзекләндерелгән иҗтимагый тирәлекләрне эчтәлеге һәм масштабы белән дә берничә тапкырга уздыра. Шуңа да бу юлы халыкара бәйге игълан ителде. Оештыручылар аның нәтиҗәсендә эшчәнлек өчен нигез итеп алырлык үсеш концепциясенә исәп тота. Финалга чыккан өч архитекторга бәйге биремнәрен гамәлгә ашыру вазифасы тапшырылачак. Иң яхшы мастер-планнар өчен матди бүләкләү дә начар түгел – беренче өч урынга ия булучылар барлыгы 14,5 миллион сум акча белән билгеләп үтеләчәк.

Гөлназ МОСТАФИНА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: