Әлмәт таңнары

Үзәк чыршы утларын кабызды

Ниһаять, шәһәребездә Яңа ел бәйрәме рухы чын-чынлап хакимлек итә башлады - узган якшәмбедә "Нефтьче" Мәдәният сарае каршындагы Үзәк Чыршы утларын кабызып, әлмәтлеләрне 2012 елга тагы да якынайтты.

Тамашага йөзләгән кеше җыелды, балалар рәхәтләнеп шугалакта, таудан шуды, кар атышты, әйлән-бәйлән уйнады. Ђлмәтлеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе М.Салихов Яңа ел белән ихлас котлауларын җиткерде һәм шәһәребезнең 2012 елга яхшы күрсәткечләр белән аяк басуын ассызыклады.
Яңа елның мөхтәрәм кунаклары Кыш бабай белән Кар кызының әлмәтлеләргә һәм калабыз кунакларына юллаган тәбрикләү сүзләре, изге теләкләре Кар бөртекләре, әкият геройлары башкаруындагы биюләр, Яңа ел җырлары белән үрелеп барды. Аларга әлмәтлеләр дә бик теләп кушылды һәм кич буе чыршы тирәли рәхәтлә-неп күңел ачты. "Чыршы, утларыңны кабыз" дигән тылсымлы сүзләр яңгыраганнан соң, тирә-якка ямь өстәп, чыршы җем-җем килгән утларга төренде. Төрле төстәге нурларга төренгән Яңа ел шәһәрчеге җыр-моңнан, тәбрикләүләрдән, күңелле шат тавышлардан гөрләп торды. Ахырдан калабыз күгендә аллы-гөлле утлар җемелдәде.
24 декабрьдә шәһәребез паркында балалар өчен тантаналы шартларда ачылган Яңа ел елкасында әлмәтлеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов, "Татнефть" ААҖ профсоюз оешмасы рәисе Г.Яруллин матур теләкләрен җиткерделәр. Һәр елдагыча, нефтьчеләр биредәге Яңа ел шәһәрчеге һәм аны ачу тантанасы белән әсир итә. Балалар бу көнне уйнап, шугалакта, таудан шуып күңел ачса, өлкәннәр бәйрәм концертын карап хозурланды. Төрле бәйгеләрдә катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә өләшенде. Фейерверк белән тәмамланган Яңа ел елкасын ачу тантанасы киләчәккә якты өмет-хыяллар уятты.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров