Әлмәт таңнары

Һәйкәл булып кайтты Укытучы

Габдрахман халкы Укытучылар көнен үзенчәлекле бәйрәм итте – бөтен авыл белән, зурлап. Әлеге көннең тарихта алтын хәрефләр белән уелып калачагына шик юк, чөнки биредә Укытучылар паркы ачылды. Ә аның үзәген мөгаллимнәргә багышлап коелган һәйкәл бизәп тора.

Габдрахман элек-электән матур итеп эшли дә белә, бәйрәмнәрне дә зәвыклы итеп уздыра. Бөтен район халкы хәбәрдар, авыл шәһәрчә яши, шәһәрчә сулый, кайбер гамәлләрдә хәтта уздырып та җибәрә. Төзелешнең тукталганы да юк – тормыш кайный биредә. Барысы да Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре ярдәме белән башкарыла. Балалар бакчалары, мәктәп, бассейнлы спорткомплекс, укытучыларга төзелгән йортлар һәм башкалар өчен авыл халкы якташларына чиксез рәхмәтле. Заманча шартлар тудырылган авылдан халык та читкә китәргә теләми, киресенчә, шәһәрдә яшәүчеләр Габдрахманга кайтып төпләнү уе белән яна. Бүген авылда 1493 кеше яши. Яшь гаиләләр саны бихисап, аларда 506 сабый тәрбияләнә. Балалар бакчасына 87 бала йөри, мәктәптә 146 укучы белем ала, аларны 19 мөгаллим укыта. 2019 ел мәктәп өчен дә, гомумән, Габдрахман өчен дә истәлекле – быел белем йортына 100 ел тулды.

XX гасыр башында Габдрахманда ике мәчет-мәхәллә эшләгән, биредә дини гыйлемнән тыш, хисап, хәреф тану дәресләре дә алып барылган. Башлангыч фәнни-гамәли белем бирү 1919 елда кертелә. 1937 елда мәктәп таш бинага күчерелә һәм җидеелыкка әйләнә. Бер елдан соң ул урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1970 елда 2 катлы мәктәп бинасы төзелә.

- Моннан йөз ел авылыбызда оешкан совет мәктәбенең беренче директоры итеп Тәкый Исламов билгеләнә. Бүгенге көнгә кадәр белем учагында лаеклы алмаш эшли. Нинди генә елларда, авыр шартларда эшләргә туры килсә дә, барлык буын укытучылар да намус белән балаларга белем бирә. Шуңадыр да безнең мәктәптән атаклы кешеләр чыккан, авылыбыз танылган шәхесләре белән дан тота. Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләренә барыбыз да рәхмәтле, - дип җылы теләкләрен белдерде авыл башлыгы Равиль Мотаһиров.

Авылның башка төбәкләргә дә үрнәк булып торуын район башкарма комитеты җитәкчесе Олег Шабалин да билгеләде. «Яңа парк һәм һәйкәл укытучыларга сезнең хөрмәт-ихтирамыгыз билгесе», диде ул. Чынлап та, һәйкәл куярлык лаеклы һөнәр иясе – ул укытучы. Бер төркем балаларга белем һәм тәрбия бирүгә үз гомерен багышлаган кеше һәр төбәктә һәйкәл куелуга лаек. Татарстанда алар саны аз, моннан ике ел элек Балтачта Укытучыга сын ачкан булсалар, икенчесе Габдрахманда урнаштырылды.

Ветеран укытучы Гамилә Мотаһирова чарага дулкынланып килүен әйтә. Бүген лаеклы ялда булса да, ул әле дә сафта, мәктәп өчен янып-көеп яши. 40 елга якын хезмәт стажына ия укытучы паркны зур бүләк дип кабул иткән. «Мин янәшәдә генә яшим. Кичләрен ял итү өчен бу искиткеч урын. Безнең хөрмәткә багышлап ачылуы да күңелләрне җилкендерә», ди ул.

Һәйкәлнең авторлары - скульптор Дмитрий Постников, Александр Суворов, бронзадан коючы Дмитрий Брезгин.  Ул тулы бер композицияне хәтерләтә.

Һәрберебезнең хәтеренә кара такта янында китап тотып, дәрес аңлатуы белән уелып калган мөгаллимләр Габдрахман шагыйрәсе Гүзәлия Галләмованың шигъри юллары белән әйтсәк, «һәйкәл булып кайтты». Үзләренә күрсәткән игътибар өчен мәктәп директоры Әлфирә Миннәхмәтованың укытучылар коллективы исеменнән авылдашларына җиткергән рәхмәтен авыл халкы алкышларга күмде.

Мәктәпнең 100 еллыгын габдрахманлылар тагын бер күркәм вакыйга белән ныгытты – парк биләмәсенә утыртылган агачлар янына шушы дәвердә белем йортын тәмамлаучылар истәлегенә алтакталар урнаштырылды. Алар арасында 1940 елгы чыгарылыш вәкиле, сугыш ветераны Нуришан Мостафин да бар.

- 40 нчы елларда мәктәптән соң безне Яшел Үзәнгә ФЗӨгә җибәрделәр. Без 4 малай идек. Монда укыганчы, сугышка барыр идем дип, 1942 елның 8 сентябрендә дошманга каршы көрәшкә киттем. Эльбрус, Харьков өчен бәрелешләрдә катнаштым, Днепр елгасын кичтем. Алгы сызыкта өч тапкыр яраланып, 20 яшемнән 2 нче төркем инвалид булып кайттым. 37 ел колхозда умартачы булып эшләдем, хезмәт стажым - 58 ел, - ди 95 яшьлек Нуришан бабай. Ул бүген дә укытучыларын хәтерли. - Мәктәп директоры Баязитов, аның ярдәмчесе Ислах Мостафин, немец теле укытучысы Мәсрүрә Җәләлиева, Әминә Гафурова, Шәхи абзый Усманов, Гомәр абый Йосыповлар әле дә истә.

Бәйрәмдә авылга иман нуры таратып, Габдрахман мулласы Тәлгать Садыйков азан да әйтте. Парктагы заманча балалар мәйданчыгына шул рәвешле ул хәер-фатыйхасын бирде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

 

 

 

Мәстүрә Сафина, ветеран укытучы:

- Мин Нижгар мишәре, 1971 елда Казанга барып сорап, үз теләгем белән шушы авылга эшкә кайттым. 65 яшь тулганчы, 2011 елга кадәр эшләдем. Шушында кияүгә чыктым, балалар үстердем, бәхетне монда таптым. Искиткеч кешеләр яши бу авылда, тырышлар. Бирегә килеп төпләнүемә бер дә үкенмим. Укучыларым ярата, кочаклап каршы алалар, хөрмәт итәләр. Моннан да зур бәхет юк.

 

Лена Усманова, ветеран укытучы:

- 7 нче сыйныфка кадәр шушы мәктәптә укыдым. Аннары Арча педучилищесын тәмамлап, Рәшидә апа Закуанова ярдәме белән авылга эшкә кайттым. Башта башлангычларда укыттым, институтка укырга кергәч, югары сыйныфларга рус теленнән белем бирдем. Мәктәптә 42 ел эшләдем. Безнең гаиләдән бик күп укытучылар чыкты. Әтидән күреп, җиде баланың 5 се шушы һөнәрне сайлады.

 

Рузалия Усманова, ветеран укытучы:

- Мин 8 нче сыйныфны тәмамлаганда Лена һәр Лера апалар Арча педучилищесын бетереп кайттылар. Классташым Шәмсия белән без дә Арчага киттек. 1968 дә аны тәмамлап, Тайсуганның сигезъеллык мәктәбенә урнаштым. Ул чорда 32 шәр балалы класслар иде. Көн дә Габдрахманнан җәяү йөреп эшләдем, бер зарланмадым. Хезмәт стажым 45 ел. Безнең династиянеке - 447 ел. Гаиләбездән 6 укытучы чыкты. Әти тарих белән географиядән укытты, ике апам математик, икесе филолог иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: