Әлмәт таңнары

Яшәтә, гүя яшәртә

"Татарстан социаль-икътисади үсеш алган төбәк икән, димәк, анда өлкән буынның да бүгенге уңышларга нигез булган үткәндәге өлеше бар", - ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Нефтьче" Мәдәният сараенда республика ветераннары арасындагы "Балкыш" үзешчән башкаручылар фестиваленең 2 нче этабын ачу тантанасында шулай дип белдерде.

Моңарчы актив тормыш позициясендә торган өлкән буын вәкилләре моннан соң да шул рухта яшәргә тиеш. Ә рух күтәренкелеге җыр-моң белән янәшә яши һәм яшәтә торган көч.

Бәйгенең Әлмәттә узуы очраклы түгел. Ветеран оешмалары арасында сәнгать фестивале уздыру идеясы нәкъ менә биредә яралды. Хәтерләсәк, май аенда ветеран оешмалары арасында үзешчән сәнгать фестивале оештырылган иде. Ул вакытта драмтеатрга төбәктәге барлык авыл җирлекләреннән дә өлкән яшьтәге үзешчән сәнгатькярләр җыелды. Республикадагы бу беренче сәнгать форумын Татарстан Республикасы ветераннарының иҗтимагый оешмасы президумы күтәреп алды һәм Президентка чараны республика күләмендә уздыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай итеп, "Балкыш" фестивален оештыру комитеты төзелде һәм аңа рәислек итү парламент җитәкчесенә йөкләнде.

Фестивальнең зона турында көньяк-көнчыгыш төбәгеннән 11 район вәкиле катнашты. Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарыннан 50 шәр кешелек коллективлар чыгыш ясаса, фестиваль хуҗалары - әлмәтлеләр аеруча күп булулары белән аерылып торды.

Бәйгенең төп шарты - күпмилләтле республика халыкларының мәдәниятен, фольклорын тәкъдир итү. Фестивальне безнекеләр ачып җибәрде һәм татар, рус, чуваш, мордва халыкларының бай мәдәни мирасын югары осталык белән күрсәтте. ТР Дәүләт Советы рәисе дә фестивальнең әһәмиятен ассызыклап: "Әлеге чара республиканың күпмилләтле халыклары арасында мәдәни элемтәләрне ныгыта", - дип юкка гына әйтмәде.

Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов рәислегендәге мәртәбәле жюри конкурсантларның инструменталь ансамбль, вокал, хор, бию буенча башкару осталыгын, әзерлеген, теманың тирәнтен ачылуын гына бәяләп калмыйча, сәхнә киемнәре сыйфатына да игътибар итәчәген искәртте. Талантлар да, сәхнә костюмнары да күптөрле, ачык төсләрдә һәм зәвыклы иде. Өлкәннәр сәхнәдә яшьтәшләрен күреп, тәвәккәллек, яңа дәрт-дәрман белән җырлады, җырлатты... Моңлы тавыш, киң күңелләр җыелган икән!

Җиңүчеләр әле игълан ителмәде. Оештыручылар кисәткәнчә, алар барлык төбәкләрдә дә сайлап алу турлары узгач кына билгеле булачак. Фестивальнең иң талантлы өлкәннәре катнашындагы йомгаклау этабы октябрь аенда Казанда үтәчәк.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки