Әлмәт таңнары

Ярты ел эчендә Әлмәттә 29 кеше агуланып үлгән

Агымдагы елның узган айларында район буенча санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы булып саналса да, уйланырга җирлек бар. Һәрхәлдә, табиблар чаң сугуны дәвам итә.

- Вирус гепатитларының барлык нозология формалары буенча авыру очракларының кимүе күзәтелә. Узган ел кискен вируслы "В" гепатитының ике очрагы теркәлгән иде, быел әлегә күренми. Ләкин шул ук вакытта "В" гепатитын китереп чыгаручы вируслар 14 процентка артты, - диде Роспотребнадзорның Әлмәт территориаль идарәсе баш дәүләт санитар табибы Реваль Сәхәбетдинов. - Быел "В" вируслы гепатитына каршы 1550 кешегә прививка ясалырга тиеш. План бүгенгә нибары 0,6 процентка үтәлде. Вакцинациянең тулы курсы өч прививкадан торганын исәпләсәк, аны бер тапкыр 37 процент кеше генә ясатты.

Туберкулез белән авыручылар буенча да район уртача республика күрсәткечен 1,3 тапкырга узып киткән. Дөрес, быелның ярты елында авыручылар саны 29,9 процентка кимегән-кимүен. Ләкин бу тынычланырга ирек бирми.

ВИЧ-инфекция белән дә шундый ук хәл. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда аны йоктыручылар саны 5,7 процентка кимесә дә, хәл катлаулы булып кала бирә. 1 августка булган мәгълүматларга караганда, районда ВИЧ-инфекцияле 1823 кеше ачыкланган, диспансер учетында 1123 кеше тора. Быел бер яшькә кадәрге сабыйда ВИЧ-инфекция табылган. Гомумән алганда, исәпкә барлыгы 19 бала алынган. Кечкенәдән үк шушындый язмышка - дәвалау чарасы булмаган авыруга дучар ителүдә бу сабыйларның ни гаебе бар?

Микроспория, ягъни тимрәү әлегә кимүгә таба юл алган. Бу иң беренче чиратта укучыларның җәйге каникулларда булуы белән аңлатыла. Чөнки төп авыручылар нәкъ менә алар - 88,7 процент. Корчаңгыны исә күпчелек зурлар йоктырган.

Тычкан чире шулай ук катлаулы авыруларның берсе. Аны бары тик гигиена таләпләрен саклап кына ияртмәскә мөмкин. Быел аның да ике мәртәбәгә диярлек артуы күзәтелә. Бу үзебезнең сәламәтлеккә бармак аша карау турында сөйли. Геморрагик бизгәкне 13 кешенең 90 проценты үзләренең шәхси хуҗалыкларында, урманда йоктырган.

Дүрт аяклы дуслар быел 338 кешегә һөҗүм иткән. Әле аның күпмесенең шифаханәләргә мөрәҗәгать итүне кирәк дип санамаганын игътибарга алсак, бу сан тагын да артып китә.

Агуланулар әлмәтлеләргә дә ят күренеш түгел. 114 кеше шул рәвешле үз-үзенә зыян салган. Ә менә 29 кеше якты дөнья белән мәңгегә хушлашкан. Статистикага күз салып узу комачау үтмәс, бәлки кайберәүләрне уйланырга мәҗбүр итәр ул дип өметләник. 37 кеше исерткеч эчемлекләр белән агуланган. Исемлектә дару белән агуланучылар да бар. Наркотик матдәләр дә һәрчак ләззәт кенә бирми, 12 кешенең гомеренә әлеге агулы матдә янаган.

Менә шундый хәлләр. Сәламәтлекне акчага да сатып алып булмаганын һәм гомернең бер генә тапкыр бирелгәнен истән чыгармаска иде, җәмәгать.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: