Әлмәт таңнары

Яңа технологияләр тикшерелә

21-23 ноябрьдә "Татнефть ААҖ белгечләре "Юность" ял базасына чираттагы семинарга җыелды. Бу юлы баш инженерлар, геологлар һәм башкалар катнашындагы сөйләшү, фикер алышу бораулау, скважиналарга капиталь ремонт һәм скважиналар төзелеше буенча барды.

Семинар "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновның инициативасы белән оештырылган. Көн кадагына куелган темалар буенча фикер алышуның максатын аңлатып, Шәфәгать Фахразович докладларда компаниядә кулланылучы яңа технологияләргә анализ ясалырга, аларның уңай һәм тискәре нәтиҗәләре чагылыш табарга тиешлеген билгеләп үтте. Генераль директор шулай ук скважиналарны горизонталь бораулау төзелеше буенча процессларга да игътибар юнәлтүләрен сорады. Чыгыштан күренгәнчә, скважиналарны горизонталь бораулауның башлангычы 70 нче елларга барып тоташа. Компания тарафыннан 800 дән артык скважина бу рәвешчә борауланган. Аларның 300 е 200 тоннадан кимрәк дебит бирә. "Кызганычка каршы, ул чакта горизонталь көпшә бораулау бурычы гына тора иде. Заказлар һәм горизонталь скважиналар белән идарә итү кирәклеге турындагы фикерләр булмаган, күрәсең. Бүген башкарыла торган күпзоналы ГРП горизонталь көпшәләрне берничә участокка аера. Дөньяда 85 процент скважина горизонталь бораулана. Шуңа күрә бу сорауларны үзәктә тотарга киңәш итәм" - диде ул.

Баш нефтьче файдалы казылмалар чыгаруга салым (НДПИ) буенча ташлама алуга ирешүләрен дә искә төшереп узды. Ташлама 26 миллион тонна нефтьнең 18 тоннасына каралган. Бу компаниянең финанс хуҗалыгы эшчәнлеге өчен әйбәт күрсәткеч. Үтә үзле нефть өчен дә ташлама бар. "Без, ниһаять, Әшәлче ятмалары буенча да өстенлекле салымга ирештек: 10 х 10 х 10. Болар - 10 мең сантипуаз үзлелеккә, 10 елга ташлама һәм экспорт пошлинасына да 10 процент гына түлибез", - дип аңлатты Шәфәгать Фахразович. Аның әйтүенчә, бүген Әшәлче ятмалары һәм битум нефте рентабельле була бара. Вак нефть ятмалары буенча озак шөгыльләнү шулай ук нәтиҗәсен биргән. 5 миллион тоннадан һәм эшкәртелеше 5 проценттан ким булган запаслы ятмаларга шулай ук ташлама бар. "Безгә ирешергә бер параметр калды. Ул нефтьне өйрәнү проценты коэффициентын күтәрү. Әгәр иртәгә үк катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен карар кабул ителә икән, без моңа әзер торырга тиешбез. Киңәшмәнең максаты шуңа да тәҗрибә уртаклашу. Ялгышулардан курыкмаска кирәк", - дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга генераль директор.

Компаниянең баш геологы Рәис Хисамов тикшерү өчен темаларның скважиналарны бораулау һәм горизонталь скважиналарга капиталь ремонт уздыру буенча яңа технологияләр кертүгә кагылышлылары сайлануын ассызыклады. Алга куелган бурыч нигездә элек борауланган горизонталь, күп забойлы скважиналарны ремонтлау буенча отышлы технологияләр табудан гыйбарәт. Компания борауланган скважиналарны тикшерү буенча быел максатчан эш башлаган. Җентекле тикшерү бигрәк тә конструкцияләр буенча төгәл мәгълүмат булмавын күрсәткән. "Шуңа күрә барлык мәгълүматны системалаштырырга кирәк, скважина ничек эшләгән, анда нинди запас булган, күпмесе алынган, күпмесе калган - барысы да анда чагылыш табарга тиеш. Скважиналарның язмышы шуннан тора. Аларның дебитын арттыра торган технологияләр эзләү зарур" - баш геологның теләге әнә шундый.

Өч көн эчендә бик күп чыгыш тыңланды. Алар арасында сейсмик разведка нигезләре, икенчел скважиналарны бораулау, горизонталь скважиналарны аерым секцияләргә бүлү, горизонталь көпшәләргә геофизик тикшерүләр, бораулау измәләре куллану критерийлары һәм аларны куллануда тәҗрибә-сәнәгать эшләре, Самара өлкәсендә скважина төзү үзенчәлеге, катламнарны гидрояру технологияләре һәм башкалар турындагы докладлар бар иде. Березовка мәйданчыгының III блогы мисалында гидрогеология моделе булдыру турындагы мәсьәлә аеруча зур фикерләр, бәхәсләр уятты. Аңлашылганча, нефть катламнарын модельләштерү - белгечләргә катламнарның нефть бирүчәнлеге механизмын тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итүче корал. Шәфәгать Тәхаветдинов скважиналарны горизонталь бораулауны елдан-ел арттыру бурычы куелуын искәртеп, модельләштерү белән шөгыльләнергә кирәклегенә басым ясады. Сөйләшү барышында бу тема буенча аерым семинар уздырырга дигән карарга киленде.

Азактан журналистларның соравына җавап биреп, баш геолог Рәис Хисамов нефть ятмаларын эшкәртүнең соңгы стадиясендә борауланучы яңа, шулай ук борауланган горизонталь һәм яндагы горизонталь скважиналарның да нәтиҗәлелеген һәм дебитын күтәрү мәсьәләсенең уртага салып тикшерелүе тикмәгә булмавын, бу технологияләр үсешенең үтә үзле нефть, катлаулы табыла торган запасларны чыгаруда да кирәк булачагын билгеләп үтте. "Горизонталь скважиналар нефть дебитын күтәрергә мөмкинлек бирә. Бер горизонталь скважина вертикаль скважинаны бораулаганга караганда 2-3 тапкырга дебитны арттыра. Ул гидроаеру юлы белән ясалса, тагын 2-3 тапкырга арттыра. Шуңа күрә без бу юнәлештә эшлибез", - диде ул.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров