Әлмәт таңнары

Яңа кагыйдәләр кертелде

1 сентябрьдән коммуналь хезмәтләргә түләүне исәпләү тәртибе үзгәрде. Элек электр энергиясе һәм салкын су буенча ОДН булса, хәзер Россия Федерациясенең 354 нче карары нигезендә җылылык һәм кайнар су өчен дә ОДН кертелә.

Дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков, коммуналь службалар җитәкчеләре һәм башкалар катнашында узган матбугат конференциясендә әнә шул хакта сүз барды.
Башта җылыту сезонына әзерлек торышы бәян ителде. Николай Богданчиков барлык торак йортларның да җылыту сезонына әзер булуын әйтте. Тик әзерлек паспортын гына идарәче компанияләрнең барысы да тапшырмаган. Ике идарәче компанияне торак инспекциясе белән прокуратура да тикшергән һәм аларга карата штраф санкцияләре кулланган. Ә АПТС бүген үк җылылык җибәрергә әзер. Бу хакта газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Җылылык энергиясенә тарифларга тукталып, "АПТС" ААҖ директоры Василий Юрченко аның бер Гкалының 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр 1610,7 сум булачагын әйтте. 1 сентябрьдән җылылык өчен ОДН исәпләүдә дә үзгәрешләр кертелде. Элек ОДНга квитанциядә күрсәтелгән бер графа буенча түләгән булсак, хәзер ул икегә аерыла. Фатир өчен аерым, гомуми файдаланудагы урыннарны җылыткан өчен аерым түләячәкбез. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, түләү схе- масы үзгәрсә дә, түләү күләме элеккечә тарифка бәйле рә- вештә кала. Мисал өчен, без җылылык энергиясенең исәбен алучы прибор белән җиһазландырылган йортның 50 квадрат метр тәшкил иткән ике бүлмәле фатирында яшибез ди. Счетчик буенча җылылык энергиясе 84 Гкал сарыф ителгән. Йортның тулаем мәйданы 6223,2 квадрат метр тәшкил итә. Җылылык өчен фатир буенча айлык түләүне исәпләп чыгару өчен түбәндәге формула кулланыла: 84 Гкал х (50 кв.метр : 6223,2 кв.метр) х 1610,7 сум (тариф) = 1086,45 сум. Хәзер моңа ОДНны өстәргә кирәк. Аны санап чыгару өчен счетчик буенча сарыф ителгән җылылык күләме, торак һәм торак билгеләнешендә булмаган тулаем мәйданның гомуми йорт мәйданына карата нисбәте, фатир мәйданының торак һәм торак булмаган биналарның гомуми мәйданына нисбәте, җылылык тарифы кулланыла. Тарифтан кала әлеге саннарның төрле йортта төрлечә булырга мөмкинлеген дә истән чыгарырга кирәкми. Йортларында җылылык энергиясенең исәбен алучы прибор булмаганнар өчен Төзелеш, архи- тектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан торак бинаны җылыту буенча куллану нормативы 0,02185 Гкал/кв.м итеп расланган. Куллану нормативы 1999 елга кадәр һәм аннан соңгы елларда төзелгән үзәктән җылыту системалы күпфатирлы торак йортларда төрлечә һәм монда фатирларның нинди катта урнашуында да аерма бар. Йортларның күпме мәйдан тәшкил итүен идарәче компанияләрдән беле- шергә була.
Кайнар суга тариф әлегә ТР Юстиция министрлыгында килешүдә. Аның бер кубометры 145 сум 85 тиен тәшкил итәчәк. Счетчиклары булмаганнарга кайнар су буенча куллану тарифы бер кешегә 3,79 кубометр итеп билгеләнгән. Бу очракта бер кешегә кайнар су өчен айлык түләү 552,77 сум (3,79 м3/кеше х 145,85=552,77 сум) була. Кайнар су өчен ОДН шулай ук торак бинаның квадрат метрына карап бүленә.
Салкын су өчен түләүдәге үзгәрешләргә килгәндә, "Әлмәт-Водоканал" ААҖ директоры Раушан Хафизов тотылган суның исәбен алучы приборлар белән җиһазландырылган күпфатирлы йортта ОДНның торак һәм торак булмаган биналардагы кулланучылар арасында аларга туры килгән гомуми мәйдан күләменә пропорциональ рәвештә исәпләнүен һәм бүленүен әйтте. Йортта салкын суның исәбен алучы прибор булмаганда ОДН биредә дә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан расланган салкын суга нормативтан чыгып исәпләнә. Норматив барлык йортта да бертөрле түгел. Ул кулланучылар төренә бәйле. Мәсәлән, кайсыдыр йортта ванна һәм суҗылыткычлар гына булырга мөмкин. Фатирларында счетчиклар булмаганнарга да тотылган су норматив буенча исәпләнә.
Матбугат конференциясендә ЕРРЦ директоры Евгений Гудков та катнашты. Аның әйтүенчә, кеше фатирында яшәмәсә дә, аңа ОДН исәпләнәчәк. Әгәр яшәүче тотылган су буенча күрсәткечләрен вакытында тапшырмаса, аңа түләү өчен өч ай дәвамында моңа кадәр булган күрсәткечләренең уртачасы исәпләнәчәк. Идарәче компанияләр хәзер өч ай түләмәгән кешене рәхәтләнеп судка бирә ала.
"Татэнергосбыт"ның Әлмәттәге филиалы җитәкчесе Игорь Бредников хәзер торак йортта урнашкан барлык кибет яки шуның ише торак билгеләнешендә булмаган объектларның да электр энергиясе өчен ОДН түләячәкләрен хә- бәр итте. Хәбәр иткәнебезчә, электр энергиясе буенча ОДН исәпләүдә дә үзгәрешләр булды. Биредә дә ул торак мәйданга пропорциональ рәвештә бүленә. Шулай ук счетчиклары булмаучылар өчен нор- мативлар бар. Әгәр яшәүче счетчигының күрсәткечләрен тапшырмаса, ул еллык күрсәткечнең уртачасын түләячәк. Квитанция формасы да үзгәрәчәк. Игорь Бредников кышкы вакытка күчү булмавын искәртеп, ике тарифлы счетчикларны моңа программалаштырырга онытмаска кирәклеген әйтте. Бу эшне 20 октябрьгә кадәр эшләргә кирәк.
"Әлмәтгаз" ЭПУ начальнигы Валериан Миңнехаҗиев 2015 елның 1 гыйнварына ка- дәр фатирларның счетчиклар белән тәэмин ителеп бетәргә тиешлеген җиткерде. Тагын 36 мең счетчик куярга кирәк икән.
Кайнар һәм салкын су өчен ОДН - күпләрне борчый торган мәсьәлә. Аны һәрбер фатир счетчик күрсәткечләрен бер вакытта тапшырып кына хәл итә ала. Квитанцияләрдә ОДН өчен түләүләрнең аерым күрсәтелүе үтә күренмәлелек белән тәэмин итү максатыннан эшләнә.
Ирина Апачаева

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров