Әлмәт таңнары

Яңа елдан - яңача

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме якынча 13 процентка артып 5,205 мең сумга җитә.

Шулай ук яңа елдан кулланучы кәрҗине турындагы законга да үзгәрешләр гамәлгә керә. Аның нигезендә 126,5 килограмм ипи (шул исәптән ярмалар), 100 килограммнан артык бәрәңге, 60 килограмм җиләк-җимеш, 114 килограмм яшелчә, 58 килограмм ит, 18,5 килограмм балык, 290 литр сөт и 21 дистә йомырка бер кешегә еллык азык-төлек җыелмасын тәшкил итә. Куллану товарлары күләме азык-төлек җыелмасының 50 процентын алып тора. Ана капиталы күләме дә 1 гыйнвардан индексацияләнә. Яңа елда ул 5,5 процентка артачак. Узган ел аның күләме 387,6 мең сум булса, 2013 елда 408,96 мең сумга җитәчәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим