Әлмәт таңнары

Уйнап-җырлап күңел ачты тырыш халкым

Бу көннәрдә республика авыллары, район үзәкләрендә һәркемнең көтеп алган, башка милләт вәкилләренең дә яраткан бәйрәменә әверелгән Сабантуйлар гөрли. Әлмәт шәһәрендә ул 12 июньдә Россия көне белән билгеләп үтелде.

Әлмәт Сабан туенда мәртәбәле кунаклар - ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры А.Г.Сидоров, "Татнефть" ААҖ генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Ш.Ф.Тәхаветдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Ф.Әбүбакиров, ТР гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары А.Ә.Әгъзамов һәм башкалар катнашты.

Бәйрәм туган якның матурлыгына, хезмәт кешесенә, ару-талу белмәс игенчегә дан җырлауга, бүгенге күркәм үзгәрешләргә багышлап сәхнәләштерелгән күренешләрдән башланды. Бүген сабан туе, өстәлләребез күпереп пешкән икмәктән өзелмәсен өчен барлык тырышлыкларын биреп хезмәт куйган игенчеләребезнең, авыл хезмәтчәннәренең борынгыдан килгән зур бәйрәме. Аларның урыны хаклы рәвештә түрдә. Әнә аларны, мәйданга кайсы тарантаслы атка утырып, кайсысы бизәлгән машиналарда кергән алдынгы хуҗалыкларны халык алкышларга күмә, шул рәвешчә рәхмәтләрен җиткерә.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов әлмәтлеләрне, кунакларны халкыбызның матур гореф-гадәтләрен үз эченә алган хезмәт бәйрәме белән котлап, аның илебездә яшәүче күпмилләтле халыкның бердәмлеген, татулыгын символлаштырып, Россия көнендә үтүен билгеләп узды, бүген кыр батырларының, терлекчелек алдынгыларының, икътисадның башка тармагы хезмәткәрләренең хөрмәтләнүен җиткерде, аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә муниципаль районның финанс-икътисади күрсәткечләре күркәм булуын искәртте. Быелның биш аенда шәһәрдә һәм районда предприятиеләр тарафыннан 102 миллиард сумнан артыклык продукция җитештерелгән һәм хезмәтләр күрсәтелгән, 65 мең квадрат метр торак төзелеп файдалануга тапшырылган. Мәҗит Хаҗипович агросәнәгать комплексының да лаеклы өлеш кертүен, 2011 ел нәтиҗәләре буенча алар тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең 1 миллиард сумнан артыклык булуын, аны сатудан 805 миллион сум керем алынуын билгеләп үтте. Эш хаклары да алдагы ел белән чагыштырганда уртача алганда 8 процентка арткан. Авыл хуҗалыклары узган ел 90 миллион сумлык заманча техника сатып алган. Районда югары технологияле 13 гаилә фермасы эшли. М.Х.Салихов чыгышында язгы кыр эшләренең вакытында тәмамлануын бәян итеп, яңа уңышка 48 мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары чәчелүен әйтте һәм бу эштә алдынгыларны атады, ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы, "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенә, шәхсән аның генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка, предприятиеләргә рәхмәтен җиткерде.

ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин Әлмәт халкын, кунакларны шулай ук ата-балалардан килә торган бөек бәйрәм белән Татарстан җитәкчелеге исеменнән котлады, ТР Президентының мөрәҗәгатен җиткерде. "Сабантуйда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә баш иеп рәхмәт әйтәсе килә. Заманалар җиңел түгел, үзгәртеп корулар бара. Алда зур сынаулар. Әлмәт районы хезмәтчәннәре хөкүмәтебезнең, "Татнефть" ААҖнең ярдәмен тоеп эшләрен әйбәт алып баралар, язгы кыр эшләрен вакытында технологияләрне саклап тәмамладылар", - диде ул.

Дәүләт Советы рәисе, район башлыгы Сабантуйның күркәм традициясе буенча авыл хуҗалыгы алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

Токарликов исемендәге ААҖ хисапчысы Э.Р.Рәкыйповага "ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", Акташ дуңгызчылык комплексы операторы О.П.Заһриевага, Токарликов ис.АҖ операторы Р.Ш.Нургатинага "ТРның атказанган терлекчесе" исемнәре бирелде. Язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышы нәтиҗәләре буенча иң яхшы механизатор - 2012 елгы язгы чәчү батыры булып танылган Г.М.Зиннуров ("Васильевское" ҖЧҖ), сабанчылар бәйгесе җиңүчесе А.Ф.Барсуков ("Ярыш" ҖЧҖ) акчалата премия белән бүләкләнделәр. Икенче һәм өченче урын алган механизаторлар да мәйдан түренә чакырылды. Аларга да акчалата бүләкләр тапшырылды.

Быелгы сыер савучылар бәйгесендә җиңеп чыккан Л.Р.Сәйфетдинова ("Ярыш" ҖЧҖ), районның алдынгы терлекчеләре исеменә лаек булган Л.Ш.Денисова (Акташ дуңгызчылык комплексы), М.Ә.Сәгъдиева (Токарликов ис. АҖ), Җ.С. Ахунҗанова ("Чагылтау"), М.Җ.Әхәтова ("Чулпан"), А.И.Рәхмәтуллина ("Кичүчат"), Н.М.Мөхитова ("Рубин"), В.Д.Матыгуллина ("Урсала"), Л.В.Яшина ("Сосновка"), Л.Ф.Шилова (Югары Акташ МТФ) шулай ук бүләкләр белән хөрмәтләнде. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында производство-икътисади күрсәткечләр һәм 2012 елгы язгы кыр эшләре буенча хезмәт ярышы җиңүчесе булып Токарликов исемендәге АҖ танылды. Җәмгыять ВАЗ-2107 автомобиленә ия булды. "Ярыш", "Васильевское" хуҗалыклары икенче урында. Алар һәм өченче урынны бүлешкән "Чулпан", "Чишмә", "Чагылтау", "Кичүчат", "Зәй", "Клементейкино", "Рубин", "Союз-Агро" җәмгыятьләре дә Сабантуйдан бүләк белән таралыштылар. Язгы кыр эшләре буенча районыбыз фермерлары арасында да хезмәт ярышы уздырылды. Быелгы бәйгенең җиңүчеләре буларак Н.В.Малышев (Новотроицк), Н.Г.Маннапов (Сөләй), И.Р.Даутов (Яңа Кәшер), З.Ә.Әдимөхәммәтов (Иске Михайловка), Г.Ф.Таҗетдинов (Урсала) аталды.

Ел саен районда авыл җирлекләре арасында санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре буенча бәйге уздырыла һәм анда җиңүчеләр Сабантуйда бүләкләнә. Быел I дәрәҗәдәге диплом һәм ВАЗ-2107 автомобиле белән Камы-Исмәгыйль авыл җирлеге бүләкләнде. II дәрәҗәдәге дипломга Миңлебай, Сиренькино авыл җирлекләре ия булды. Өченче урынны Әлмәт, Васильевское, Югары Мактама, Ерсубайкино авыл җирлекләре бүлеште. Аларның барысына да шулай ук бүләкләр тапшырылды. Актив эшчәнлек алып баручы авыл җирлекләре дә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Сөләй авылында гомер кичерүче биш бала анасы Н.А.Гыйләҗевага да Сабантуйда махсус приз тапшырылды.

Мәйдан түрендәге авыл хезмәтчәннәрен спортчылар алыштырды. Әлмәтнең мактанырлыгы бар: төбәгебездә 20 ләп спорт федерациясе һәм клубы, 8 балалар-үсмерләр спорт мәктәбе эшли. 2011-2012 елларда гына да спортчыларыбыз республика, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә үткән 549 ярышта катнашкан һәм 621 призлы урын яулаган. Шуларның 248 ендә беренче урын!

Үзәк мәйданда тантаналы өлеш тәмамланганнан соң спорт ярышлары, милли уеннар башланды. Кемдер колгага менде, икенчеләр гер күтәрүдә һәм спортның башка төрендә үзләрен сынап карадылар, хатын-кызларыбыз арасында кул пычкысы белән утын кисүдә ярышучылар да күзәтелде. Әллә ни зурлык тәгәрмәчне әйләндереп шаккаттыручылар да булды. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, быел яңа уеннар да бар иде. Мәсәлән, утын салынган ат арбасына 4-5 капчык бөртек төяп, шуны тартырга кирәк иде. Тик бәйгедә катнашучы бу эшләрне башкарганчы милли кием дә кияргә тиеш.

Ипподромда, һәрвакыттагыча, көч-куәт бирү, "әйдә-әйдә" дигән тавышлар яңгырап торды. Күрсәтмә чыгышлардан соң ат чабышлары старт алды. Быел 50 дән артык ат узышты. Узышлар тәмамлангач та халык таралышырга ашыкмады. Чөнки агымдагы елда монда концерт өчен сәхнә оештырылган иде. Халык Татарстан йолдызлары һәм район үзешчәннәре концертын рәхәтләнеп карады. Биредә игътибар бары тик концертта, спорт ярышларындагы микрофон аша яңгыраучы игъланнар комачауламый.

Җыр-бию дигәннән, байтак кына урында предприятиеләр тарафыннан шулай ук концерт, күңел ачу программалары, төрле уеннар оештырылган иде. Арада исемнәре тамашачыларга яхшы таныш булган артистларны чакыручылар да бар иде. Кайсын карарга белми аптырап йөрүчеләр дә булгандыр бу көнне.

Өске мәйдан балалар карамагына тапшырылган. Мәртәбәле кунакларыбыз балалар янында да булды, аларга изге теләкләрен җиткерде. Фәрит Хәйруллович биредә дә Әлмәттә уку, яшәү, эшләү өчен бөтен шартларның тудырылуын ассызыклады, кечкенә якташларыбызны иң бәхетле балалар дип атады. Журналистларга биргән интервьюсында ул республикада Әлмәт районына аерым хөрмәт хисе булуын, биредә күп эшләнүен, авыл хезмәтчәннәренең тирән хөрмәткә лаек булуын билгеләп үтте. "Күрәм, әлмәтлеләрнең кәефе яхшы, һәм рәхәтләнеп ял итәргә сәбәбе дә бар", - диде якташыбыз.

Балалар мәйданында да яңалыклар, нәниләр өчен уен урыннарының күплеге күзгә чалынды. Кыскасы, балалар өчен дә онытылмас бәйрәм рухы, күңелле мизгелләр белән үтте Сабан туе.

Ә сәүдә гөрләде генә. Җаның ни тели. Шашлыклардан алып җиләккә, кыздырган кояш нурларыннан качарга ярдәм иткән эшләпәләргә кадәр бар. Кайберәүләр концерт карап рухи азык алган, бәйрәм сый-нигъмәтеннән сыйланган арада Үзәк мәйдан кабат халык белән тулды, чөнки келәмгә көрәшчеләр чыкты. Быел Сабантуй батыры кем булыр? Бүләккә дигән автомобильне кем иярләр? Ә көрәш кызганнан-кыза. Әнә, башка үлчәүдәге авырлыкларның җиңүчеләре билгеле була бара. Үсмерләр арасында абсолют батыр булып Бишмунчадан Ирек Шәяхмәтов калды. Тәкәнең берсе аның җилкәсенә "менеп кунаклады". 75 килограммлы авырлыкта Марсель Гозәеров, 85 килограммлыда Айвар Билалов, 100 килограммлы авырлыкта Фәнил Минһаҗев җиңү яуладылар. Ильяс Галимов быел да Сабантуйның абсолют батыры исемен саклап калды. Шулай итеп, "2107" ле автомобиль иясен тапты.

Сабантуй бәйрәмен йомгаклап, район башлыгы М.Х.Салихов тагын бер кат һәркемгә изге теләкләрен, уңышлар юллады. Менә язгы кыр эшләреннән соң үткәрелүче милли бәйрәмебез тәмам. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында хәзер җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү, терлекчелек тармагын үстерү, мул уңыш үстереп, аны түкми-чәчми җыеп алу бурычы тора. Уңышлар сезгә!

И.Апачаева.

Автор һәм М.Фарукшин фотолары.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров