Әлмәт таңнары

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге координация советы секретаре Ансель Рахманкулов белән очрашу

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге координация советы эшчәнлеге шәһәрдә яшәүчеләрдә зур кызыксыну уятты.

Газета укучыларыбыз арасында "Безгә дә советка проблемаларыбыз белән мөрәҗәгать итәргә буламы, аның максаты, планнары нидан гыйбарәт?" диючеләр дә бар. Аларның сорауларына җавап бирү өчен координация советы секретаре Ансель Рахманкулов белән очраштык.

Башта шунысын билгеләп үтәсе килә, координация советы оештырылуының беренче көненнән үк торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларның каян барлыкка килүен ачыклау өчен күләмле эш башлап җибәрде. Быелга шактый гына сорауны үз эченә алган план төзелгән. Ни өчен Әлмәттә суга һәм җылылыкка тарифлар югары? Эш планының беренче пунктын 1 июньгә кадәр моның сәбәпләренә анализ ясау һәм киләсе елга тарифлар артуын тоткарлау буенча тәкъдимнәрне тыңлау алып тора. "Сүз дә юк, тарифлар билгеләү катлаулы нәрсә һәм ул бик күп сәбәпләргә бәйле.

Проблеманы хәл итүдә муниципаль власть органнары да, ресурслар белән тәэмин итүчеләр дә, йортларда яшәүчеләр үзләре дә катнашырга тиеш", - диде Ансель Рахманкулов.

Координация советы 1 июльгә кадәр өстәмә торак хезмәтләре, шул исәптән домофон, антенна өчен түләүләрне киметү буенча да чаралар күрүне планлаштыра. Ниһаять, чыгым түкмәгән "абзыйның" кесәсен калынайтудан туктаячакбыз. Белгәнебезчә, домофон җиһазлары, ачкычлар йортларда яшәүчеләр акчасына сатып алынды. Үзебезнең чыгарган акчага әллә нигә бер генә күрсәтелгән хезмәт өчен үзебез тагын өстәп акча түлибез булып чыга түгелме? Җыела торган акча аз түгел - тулаем алганда, ай саен 1 миллион 700 мең сум. Боларның һәммәсенә анализ ясалып, домофонга тариф урнаштыру карарына киленгән. Координация советы әгъзалары (алар арасында торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә контрольлек итүчеләр дә, нефтьчеләрдән вәкил, ресурслар җибәрүче предприятие, идарәче компания җитәкчеләре дә бар) хәзер антенналарны тикшерә.

Бүген шәһәрдә 22 идарәче компания бар. Торак фонд 3 миллион квадрат метр чамасы. Бер идарәче компаниягә якынча 140 мең квадрат метр торак мәйдан туры килә. Лениногорскида бу сан 500-600 мең икән. Тәҗрибә идарәче компанияләр бары тик торак фонд белән генә шөгыльләнгәндә уңай нәтиҗә булуын күрсәтә. Координация советы хезмәт күрсәтүләр сыйфатын арттыру, бәяләрне киметү өчен идарәче компанияләрне эреләтергә дигән фикергә килде. 1 июльгә кадәр шундый ике эре компания төзелергә тиеш. Әлмәттә пилот проекты башланды дисәң дә була

Нәрсәгә генә тотынсаң да, иң беренче чиратта аңа документ кирәк. Йортлар белән дә шул ук хәл - агымдагы яки капиталь ремонтмы, яисә берәр системаны алыштырумы, башта документациягә күз салу зарур. Координация советы торак-коммуналь хуҗалык депртаменты каршында бердәм архив оештырып, барлык документлар да шунда сакланырга тиеш дип исәпли. Бу мәсьәлә тикшерелгән һәм аның буенча карар да кабул ителгән. Идарәче компанияләр фикерне хуплаган. Әлеге эш быелның беренче яртыеллыгында башкарылырга тиеш.

Бүген ЕРРЦ белән аңлашуы бик кыен. Газета укучыларыбызның күпчелек шикаятьләре дә әнә шул хакта. Әлегә ЕРРЦ идарәче компанияләрнең язмача килешүеннән тыш түләү кәгазьләренә үзгәреш кертә алмый. Координация советы халыкка хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын күтәрү максатыннан ЕРРЦ каршында кешеләрнең дәгъваларын карау өчен структур төркем төзү кирәк дигән фикергә килгән. Эш планының бишенче пункты шул хакта. Биредә эшләүчеләр шәһәрнең югары уку йортларында психологик әзерлек үтәчәк. Алар 1 июльдән эшкә керешергә тиеш.

Торак-коммуналь хуҗалык департаменты каршындагы юридик хезмәткә дә зур өметләр баглана. Аны ныгыту өчен хәзер кадрлар сайлау бара. Юристларга бурычлылардан әҗәтләрен кайтару өчен дәгъва белдерүләрне арттыру йөкләтелә. Алдагы язмаларыбызның берсендә хәбәр ителгәнчә, ел башында бурычлылар исемлегенә 7 меңгә якын кеше эләккән. Шуның 122 се генә пенсионер, калганнары эшләргә һәм түләргә сәләтле кешеләр. Суд приставларында 50 миллион сумнан артыкка 802 суд приказы бар. Ясалган анализ әлегә суд приставлары ярдәме белән аена бер миллион сумның гына кайтарылуы хакында сөйли. Калган бурыч айныкын айга намус белән түләп баручылар кесәсенә ОДН булып суга. Юристлар бурычлыларның күршеләрен шул рәвешчә талауларына чик куяр дип ышанасы килә.

Әлмәттә бүген 987 күпфатирлы торак йорт санала. Аларда меңгә якын торак булмаган бина бар. Координация советы мондый биналарның һәммәсен инвентарьлаштырырга тәкъдим итә һәм ул эш планына да кертелгән. Эшче төркем 200 ләп бинаны карап чыккан. Май ае дәвамында бу эш тәмамланырга тиеш. Тикшерү вакытында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән оешмалар да ачыклана. Әлбәттә, алар тоткан су яки башкасы ОДНны арттыра. Шул ук вакытта әлеге оешмалар торак йортка урнашкан икән, димәк, алар барлык хезмәтләр, шул исәптән капиталь ремонт өчен дә түләп барырга тиеш. Арада торак-коммуналь хезмәтләр өчен ике тапкыр түләтү фактлары да күзәтелгән. Координация советы торак булмаган биналарның һәммәсен дә инвентарьлаштыру ОДНны киметүгә, икеләтә түләүләргә нокта куюга китерәчәк дип фикер йөртә.

Кайнар һәм салкын су һәм башкаларның исәбен алуда нәтиҗәле алымнар кертү шулай ук чыгымнарны киметәчәк. Координация советы һәрбер подъездда аерым счетчиклар урнаштыру эшен дәвам итүне йөкли. Хәзер совет карары белән яңа торак йортлар импульслы счетчиклар урнаштырылганда гына кабул ителәчәк. Алар ярдәмендә күрсәткечләрне алу өчен фатирларга керүнең кирәге калмаячак. Капиталь ремонт барган йортларда да бу мәсьәләне чишү бурычы куелды. Иң беренче чиратта әлеге счетчиклар ОДН күп булган йортларда урнаштырылачак.

Көз көне күпфатирлы торак йортлардагы счетчиклар торышына бәйсез аудит оештырылачак. Болары - подвалларда урнашкан приборлар. Кешеләрнең үзләренә дә счетчикларының куллану вакыты чыкмыймы икән дип даими кызыксынып тору комачау итмәс иде. Кайчакларда шуның аркасында күңелсезлекләр дә килеп туа.

Хәзер шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә координация советы эшчәнлеге белән танышу форсаты туды. Әлмәт муниципаль районы сайтында координация советы бүлеге ачылды. Анда совет кабул иткән карарлар басылачак. Һәркем алар белән таныша, фикерен белдерә ала.

Әлеге язманы укыгач, арада эш сүздән аерылмаса гына инде, дип куючылар да булыр. Әмма координация советы утырышында район башлыгы Мәҗит Салихов биредә кабул ителгән карарларның үтәлеше өчен эшче төркем җитәкчеләре җавап тотачагын һәм һәр утырышта планлаштырылган чараларның ничек тормышка ашырылуы хакында исәп-хисап тыңланачагын искәртте.

Ирина Апачаева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки