Әлмәт таңнары

Тикшеренүнең зыяны юк

30 март көнне сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашып, "Туберкулезны профилактикалау" һәм "Кызамык буенча эпидемиологик хәл-торыш" темалары буенча аңлатма бирде, булган проблемаларны тикшерде.

Татарстанда соңгы араларда кызамык буенча эпидемиологик хәл-торышның начарлануы күзәтелә. Февраль аена Казанда 9 очрак теркәлгән, шул исәптән 4 се балаларда. Безнең җирлектә әлеге инфекцияле вирус авыруы, шөкер, күзәтелмәгән. Ләкин бу әле тынычланырга мөмкин дигәнне аңлатмый. Вакытында саклану чаралары күргәндә һәм кызамыкка каршы вакцина ясаганда авыру һәркемне читләтеп үтәчәк. "Мин моңа дучар булмам", - дип бүген беркем дә әйтә алмый. Ә аның нәтиҗәләре бик куркыныч. Кызамык белән авыручы гомерлеккә инвалид булып калырга, күзләре сукыраерга, чукракланырга, өзлегүдән исә кешенең гомере өзелергә мөмкин.

Табиблар белдергәнчә, инфекция һава аша тарала. Элек кызамык балалар авыруы булып кына саналса, соңгы еллар яшүсмерләрнең һәм өлкәннәрнең дә моңа бирешүен күрсәткән. Шуңа да кызамыкка каршы план буенча вакцинация ясаудан читтә калырга ярамый. Ләкин хәзерге вакытта әти-әниләр телевидение һәм интернет аша вакцинациянең авыр нәтиҗәләрен күрсәткән тапшырулар һәм язмалардан соң, балаларына прививка ясатудан баш тарталар икән. Әмма матбугат чараларында кызамык, я булмаса полиомиелит, скарлатина, дифтерия кебек инфекцияләрнең ахырдан ни белән тәмамланачагы хакындагы мәгълүматлар еш җиткерелми (шуңа да табиблар әлеге очрашуны уздырырга булган). Очрашуда катнашкан табиблар кат-кат басым ясады: вакцинация графигын һич кенә дә бозарга һәм аңардан баш тартырга ярамый. Кечкенә балаларга ул 1 һәм 2 яшьтә, өлкәннәргә 35 яшькә кадәр ясала.

Туберкулез шулай ук куркыныч авыру исәпләнә. Ул кешенең чәчләре һәм тырнакларыннан башка бөтен органнарын да "җимерә". Быелның I кварталында 5 әлмәтле әлеге авырудан якты дөньядан киткән. Бу чорда барлыгы 33, шул исәптән 3 бала исәпкә алынган. Белгечләр безнең җирлектә авыруның кимүен билгели, ләкин күрсәткечләр республиканыкыннан югары. Туберкулезга каршы диспансер хезмәткәрләре аның берничә төре (үпкә, күзләр, сөякләр, сидек юлы) барлыгын җиткереп, 90 % ының үпкәгә туры килүен әйтте. Билгеле булганча, аны профилактикалау өчен һәркем елына бер тапкыр, ә аерым төркем кешеләре елына ике тапкыр флюорография узарга тиеш. Халыкта әлеге тикшеренү алымының сәламәтлеккә зыяны бар дигән гыйбарә яши. Белгечләр моның алай түгеллеген ассызыклады. Әгәр дә вакытында тикшеренмәсәң, менә шул чакта сәламәтлеккә чынлап та бик зур зыян килергә мөмкин. Шуңа да флюорография узудан качмаска киңәш ителә. Кечкенә балаларда авыруны ачыклау өчен манту ясала - медицина кагыйдәләре буенча таләп шундый. Ләкин бу очракта да каршылык күрсәтүче әти-әниләр күзәтелүе мәгълүм. Алар ни өчендер моны прививка дип кабул итә икән һәм шул рәвешле балаларын куркыныч астына куя. Хөрмәтле ата-аналар, сезгә тагын бер тапкыр белгечләрнең теләкләрен җиткерәбез: мантуның сәламәтлеккә зыяны юк, ул бары тик туберкулезга тикшерү алымы гына. Аны кеше урамда да, җәмәгать транспортында да йоктыра ала. Ә бала организмы инфекциягә тиз бирешә. Бу очракта битараф булырга кирәкмидер дип саныйм. Бәлки чираттагы факт әлмәтлеләрне уйланырга мәҗбүр итәр: күптән түгел шәһәребезнең бер мәктәбендә белем бирүче укытучыда туберкулез табылган. Дөрес, аны шунда ук эшеннән азат иткәннәр. Ләкин ул бит флюорография узганчыга кадәр күпме кеше белән аралашкан. Хәзерге вакытта аның хезмәттәшләре һәм укучылар да тикшеренү үтә.

Матбугат конференциясендә табиблар туберкулез белән авыручы кешеләрне вакытында ачыклау максаты белән ишегаллары буйлап йөрүне оештырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Алар фикеренчә, әлеге алым сәламәт кешеләр арасында туберкулезның таралуын булдырмаска һәм дистәләгән халыкның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://e-crimea.info/2011/03/24/48847/

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров