Әлмәт таңнары

Терлекчеләргә дә сертификатлар әзерләнә

Бу көннәрдә игенчеләр һәм терлекчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлмәтлеләр быел Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен күркәм күрсәткечләр белән каршылый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извиль Габдрәкыйпов белән әңгәмәбез шулар хакында.

- Сишәмбе көнне авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларын башкалабызда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Анда бездән 8 кеше - район башлыгы Мәҗит Салихов, мин һәм алдынгы хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты. Республика буенча 12 кеше бүләкләнде. Алар арасында Токарликов исемендәге җәмгыятьнең сыер савучысы Татяна Юртованы да күрү безнең өчен икеләтә шатлык булды. Бәйрәм бик ошады. Без күргәзмәгә башаклардан ясалган 40 данә көлтә дә алып бардык. Әлмәттә бәйрәмне 12 октябрьдә билгеләп үтәбез һәм анда калган фидакарьләрне бүләклибез, - дип хәбәрләр белән уртаклашты Извиль Әнәсович сөйләшүне башлап.

- Мәгълүм булганча, быел районда яхшы гына уңыш җыеп алынды. Кышкы чорга аяк басарга да күп калмады. Басу-кырларда эш тәмамланды дияргә буламы?

- Белгәнебезчә, район кырларыннан 90 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынды. Тулаем алганда уңыш бирүчәнлек гектарыннан уртача 20,1 центнер тәшкил итте. Көзге культураларга тукталсак, бәрәңгене алып бетердек. Икенче икмәк район буенча уртача алганда гектарыннан 160 центнер чыкты. Аны без быел 155 гектар мәйданда утырткан идек. Рапс җыюны да төгәлләдек. Әлеге культураны 2700 гектар мәйданда бөртеккә дип чәчкән идек. Рапс гектарыннан 7,5 центнер чыкты һәм ул барлыгы 2 мең тоннадан артык җыеп алынды. Шулай ук бөртеккә чәчелгән көнбагышны 400 тонна тирәсе суктырдык, аның уңышы гектарыннан 7 центнер булды. Уҗым культураларын 16,5 мең гектарда чәчтек. Терлек азыгын, силос, сенаж да җитәрлек кадәр тупланды. Бер сүз белән әйткәндә, бер баш шартлы терлеккә 36 центнер берәмлегендә терлек азыгы әзерләнде. Республиканың төбәк фондына 6 миллион сумга якынлык бөртек тапшырдык. Мин урып-җыю вакытындагы тырышлыклары өчен хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәтле. Туфрак эшкәртү дә тәмамланды дисәң була. Быел барысы да яхшы, мин бик канәгать.

- Республикада уҗымнар торышы уңаеннан борчылу сизелә.

- Әйе, кайбер районнарда уҗымнарның кирәгеннән артык үсүе күзәтелә. Хәтта 30-40 сантиметр тәшкил иткән урыннар да бар. Шөкер, бездә әлегә андый уҗымнар күренми. Барлык хуҗалыкларда да орлыклар һәм чәчүлекләр авыруларга каршы эшкәртелми. Бу эшне һичшиксез башкарырга кирәк дип саныйм.

- Киләсе елга яңа культуралар чәчү планлаштырылмыймы?

- Бездә барлык культуралар да игелә. Борчак шатландырды. Быел ул 2 мең гектар мәйдан биләгән иде, киләсе елга аны 6 меңгә җиткерергә исәп. Әлеге кузаклы культура ашлама да, туфрак әйләнеше буенча да аңа баш иябез. Чөнки туфракка тирес кертелми, органик ашлама юк. "Агрохимсервис"ка рәхмәт, алар җирне известьлау белән шөгыльләнә. Быел 15 мең гектар мәйданга известь кертү планлаштырыла. Көзге эшкәртү башланды инде. Җәен дә ачы туфракны известьлау күздә тотыла. Яшерен-батырын түгел, бүген авыл хуҗалыгы сөрү җирләрен җитәрлек күләмдә органик ашлама белән тәэмин итә алмый.

- Извиль Әнәсович, район башлыгы тырыш комбайнчыларга кызыксындыру чаралары да булдырган иде. Сертификатларга байтак кына комбайнчы ия булды. Аларга премияләр тапшырылдымы?

- Әлбәттә. Акча сертификатларына барлыгы 95 комбайнчы ия булган иде. 300 мең сум акчаның 200 мең сумы таратылды инде. Соңгы 100 мең сумны иң алдынгыларга, аеруча зур күрсәткечләргә ирешкәннәргә район Советы сессиясендә тапшырылачак. 25 әр мең сумны Токарликов исемендәге җәмгыятьтән 1700 тонна ашлык суктырган Муратбек Шорохов, "Чулпан"нан Марат Мостафин (1500 тонна), "Союз-Агро"ның Мактама цехыннан Фәнис Вәлиәхмәтов (1400 тонна) һәм 1900 гектар мәйданда иген ектырган Николай Трофимов (Токарликов ис.ААҖ) алачак. Яшьләргә дә игътибар күрсәтелә. "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлекчәсе урак өстендә ару-талуны белми эшләгән яшьләрне бүләкли. Аларның исемнәре билгеле инде. Бәйрәм көнендә атап үтү комачау итмәстер дип уйлыйм. Менә алар: Токарликов исемендәге җәмгыятьтән Валентин Матюшин һәм Роман Мифтиев, "Кичүчат"тан Марат Кубзасаров һәм Рөстәм Хәйруллин, "Чулпан"нан Равил Зарипов, "Тонар" җәмгыятенең 1 нче бригадасыннан Евгений Зубов. Район башлыгы Мәҗит Салихов терлекләрне кышлату чорында терлекчеләрне дә шушы тәртиптә квартал саен бүләкләү тәкъдиме белән чыкты. Кызыксындыру чарасы итеп барлыгы 300 мең, кварталга 100 мең сум карала. Терлекчеләрне өч ай нәтиҗәләре буенча бүләкләячәкбез. Бәйге шартлары кызыксыну уятырлык итеп эшләнде һәм ул хуҗалыкларга таратылды. Үзебез дә көн саен хуҗалыкларга чыгабыз, терлекчеләр белән очрашабыз, аларга премия шартларын, хезмәткә түләү тарифларын аңлатабыз. Сер түгел, бүген керемнең 70-80 проценты терлекчелек тармагыннан алына.

- Сыерлар җәйләүләрдән фермаларга күчерелеп бетерелдеме?

- Терлекләрнең барысы да 25 сентябрьдән башлап фермаларга кайтарылды. Дөрес, бер атна элек кенә күчерелгәннәре дә бар. Мисал өчен, "Чишмә" хуҗалыгы сөтүткәргеч урнаштыру белән мәшгуль булды. Сүз уңаенда бу хакта да тукталып үтәсе килә. Мондый сөтүткәргечне һәм сөт суыту камерасын "Васильевка", "Ярыш", "Чулпан", Токарликов ис., "Союз-Агро" җәмгыятьләре алган иде, быел "Чагылтау" һәм менә "Чишмә" тоташтырды. Район буенча алганда ул хуҗалыкларның өчтән берендә бар. Мин бер-ике ел эчендә әлеге җиһазларны һәр хуҗалык урнаштырырга тиеш дип саныйм. Чөнки терлекчелек тармагында эшләүчеләр кими бара, савымчылар пенсиягә китә. Кадрлар белән булган зур проблеманы чишүнең бер юлы бу. Игенчелектә дә шундый авыр хәлдән чыгу чарасы булсын иде дип телисе килә.

- Хуҗалыкларга сөт саткан өчен бурыч түләнеп беттеме һәм терлекләрнең баш санын арттыру эше ничек бара?

- Мәглүм булганча, бүген сөтне Бөгелмә заводына тапшырабыз. Әлмәтлеләргә барлык бурыч кайтарылды. Хәзер исәп-хисапны даими ясыйлар, хәтта аванс та бирәләр. Кыскасы, бу юнәлештә эш көйләнде. Ә менә терлекләрнең баш саны хакында болай дип әйтеп булмый әле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында төзелгән өчьяклы килешү буенча без терлекләрнең баш санын 18400гә җиткерергә тиеш. Әлегә бу сан 17400. Кыскасы бу җәһәттән алда бурыч тора.

Форсаттан файдаланып, тырыш, туган җирләрен яратучы, аны бер нәрсәгә дә алыштырмаучы авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, үзара хөрмәт һәм мәхәббәт, районыбызның авыл хуҗалыгын үстерү хакына озак еллар эшләүләрен телим.

"Әлмәт таңнары" коллективы да әлеге теләкләргә кушыла.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров