Әлмәт таңнары

“Татарстанның чаңгы юлы” акциясендә 25 меңгә якын әлмәтле катнашты

Җиңел атлетиканы "спорт патшабикәсе" дисәләр, кышкы дисциплиналар арасында чаңгы, һичшиксез, "спорт короле" санала. 7 февральдән алып 10 сына кадәр "Татарстанның чаңгы юлы" акциясенә кушылып, әлмәтлеләр әлеге дәрәҗәле спорт төренә мөнәсәбәтен белдерде.


Гомумроссия чарасын мәктәп стадионнарында 1-5 сыйныф укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кышкы эстафета уеннары белән башлап җибәрде. Алардан эстафетаны урта звено сыйныфлар кабул итте. Ике көн эчендә шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 19 меңгә якын укучы акцияне яклап чаңгыда ярышты.
"Снежинка" спорт-сәламәтләндерү комплексында исә авыл җирлекләре вәкилләре старт сызыгына басты. 200 дән артык катнашучы үз арасында 2, 3, 5 км араны иң җитез узучыларны ачыклады. Нәтиҗәдә шәхси беренчелеккә ир-егетләр арасында Югары Мактамадан Илгиз Габдуллин, хатын-кызлар арасында Сөләйдән Мәрьям Хәйдәрова ия булды. Шул ук көнне "Снежинка"да төбәкнең иң көчле чаңгычылары, 160 ка якын спортчы очрашты.
"Татарстанның чаңгы юлы" акциясенә якшәмбе көнне шәһәр ипподромында нокта куйдылар. Ел саен бу чара күңел ачу программасы, сәүдә рәтләре оештыру белән дә спорт бәйрәме төсмере ала. Узган ел чарада 21 меңнән артык әлмәтле чыдамлыкта һәм өлгерлектә көч сынашкан иде. Быел андыйлар саны тагын да күбрәк булыр дип фаразладылар. Һәм көтелгәнчә, анда 25 меңләп кеше катнашты. Ярышның массакүләм узуына һава торышының уңай булуы да, трассаның калага якынлыгы да ярдәм иткәндер, мөгаен. Әлеге сәламәтлек, яшьлек һәм спорт бәйрәме бердәмлек, мавыгу һәм җиңүгә омтылышның ачык дәлиле булды. Онытылмаслык тәэсир белән таралышкан әлмәтлеләрнең фикере шундый.

Ә сез беләсезме?
Тарихи, археологик тикшерүләр, рус һәм скандинавия эпосы, шулай ук башка чыганаклар Себер, Урал, Алтайда яшәүче халыкларның чаңгыдан безнең эрага кадәр үк файдалануы турында сөйли. Атап әйткәндә, чаңгы палеолит чоры ахырында, ягъни 15-20 мең еллар элек уйлап табылган. Филологик тикшеренүләр исә чаңгы сүзенең (бу очракта "лыжи" күздә тотыла) якынча 50 телдә һәм сөйләмдә бер үк тамырдан булуын раслый.
Рус илендә чаңгы турындагы беренче язмалар XII гасырда митрополит Никифорның Киев кнәзе Владимир Мономахка язган хатында телгә алына.
XIX йөзнең икенче яртысында Россиядә спорт хәрәкәте үсеш ала. 1895 елның 29 декабрендә Мәскәү чаңгычылар клубы оеша. Бу датаны илдә чаңгы спорты туган көне дип йөртү гадәткә кергән.
1910 елның 7 февралендә 30 кмга чаңгыда узышу буенча илнең беренче шәхси чемпионаты уза. Павел Бычков ул вакытта Россиянең беренче узышчысы исеменә лаек була. 1921 елда хатын-кызлар арасында беренчелек оештырыла. 3 км дистанциядә Наталья Кузнецовага тиңнәр булмый. Беренче Бөтендөнья сугышы башланганчы Россиядә 5 чемпионат оештырыла. Бүген исә аярышларның исәбе, катнашучылары һәм җиңүчеләры санап бетергесез.
Әлмәт, мисал өчен, 1977-1985 елларда шәһәрнең 11 нче мәктәбендә, соңрак физик культура техникумында (көллият) укыган атказанган спорт мастеры, ике тапкыр Олимпия, дүрт тапкыр дөнья чемпионы Ольга Данилова белән горурлана. Хәзерге көндә Владимир өлкәсендә гомер итүче спортчы әңгәмәләрендә беренче тренеры Рәдиф Сафин турында һәрвакыт искә ала.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: