Әлмәт таңнары

Татарстанда беренче операция

Уз­ган җом­га көн­не "Тат­нефть" ААҖ мед­сан­час­тен­да Та­тарс­тан­да бе­рен­че тап­кыр бу­ла­рак аор­та кла­па­нын эн­до­вас­ку­ляр про­тез­лау һәм аор­та­ның то­ра­ко-аб­до­ми­наль бү­ле­ген эн­доп­ро­тез­лау бу­ен­ча юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле опе­ра­ция ясал­ды.

Опе­ра­ция кы­са­ла­рын­да Рос­сия ме­ди­ци­на фән­нә­ре ака­де­ми­я­се ака­де­ми­гы, Рос­сия кар­ди­о­ло­гия фән­ни-про­из­водст­во комп­лек­сы­ның (РКНПК) кар­ди­о­хи­рур­гия бү­ле­ге җи­тәк­че­се Ре­нат Ак­чу­рин җи­тәк­че­ле­ген­дә РКНПК­ның юга­ры ква­ли­фи­ка­ци­я­ле бел­геч­лә­ре төр­ке­ме та­ра­фын­нан мас­тер-класс уз­ды­рыл­ды. Шу­ны да бил­ге­ләп үтә­се ки­лә, опе­ра­ция ба­ры­шын ви­део аша һәр­кем кү­рә ал­ды. Чи­рат­та­гы мас­тер-класс йө­рәк­кә кат­лау­лы опе­ра­ци­я­ләр­не Әл­мәт­тә тә ясар­га мөм­кин бу­лу­ын та­гын бер кат рас­ла­ды.

Мас­тер-класс­тан соң тө­бәк һәм җир­ле мат­бу­гат ча­ра­ла­ры жур­на­лист­ла­ры бе­лән мат­бу­гат кон­фе­рен­ци­я­се оеш­ты­рыл­ды. Ре­нат Ак­чу­рин сөй­лә­шү­не баш­лап, мед­сан­часть һәм Әл­мәт шә­һә­ре бе­лән элем­тә­се­нең күп­тән­нән бу­лу­ын ис­кәрт­те. Ул соң­гы ел­лар­да за­ман та­ләп­лә­рен тор­мыш­ка ашы­ру: опе­ра­ция трав­ма­ла­рын ки­ме­тү, па­ци­ент­лар­ның тиз са­вы­гуы өчен шарт­лар ту­ды­ру бе­лән шө­гыль­лә­нү­лә­рен һәм бо­лар бе­лән бер­рәт­тән со­ци­аль бу­рыч­ның - мон­нан ун ел элек үлем­гә ду­чар ител­гән­нәр­гә за­ман­ча ме­ди­ци­на шарт­ла­рын­да яр­дәм күр­сә­тү ки­леп ба­су­ын бил­ге­ләп үт­те. Бүгенге көндә элек опе­ра­ци­я­ ясау файдасыз булган авы­ру­лар­га да яр­дәм итү мөмкинлеге туды.

- Бү­ген өч опе­ра­ция яса­дык. Бу Та­тарс­тан­да мон­дый төр­дә­ге бе­рен­че опе­ра­ция бул­ды. Авы­ру­лар­га ачык опе­ра­ци­я­сез ге­нә за­ман­ча аор­та кла­па­ны про­тез­ла­ры ку­ел­ды. Опе­ра­ция ясал­ган 76 яшь­лек ха­тын-кыз һәм ир-ат ин­де уян­ды­лар, сөй­лә­шә­ләр. Ике көн­нән алар­ны па­ла­та­га кү­че­рер­гә, ә бер ат­на­дан өй­лә­ре­нә җи­бә­рер­гә бу­ла, - ди­де Ре­нат Ак­чу­рин. Өчен­че авы­ру­га кат­наш опе­ра­ция ясал­ган. Мон­да, Ре­нат Сө­ләй­ма­но­вич бил­ге­ләп үт­кән­чә, рент­ге­но­лог та, кар­ди­о­лог та, хи­рург та бер үк ва­кыт­та эш­лә­гән. Ике-өч ел элек ки­сү­ләр­не зур­рак ясар­га, нар­коз­ны да күб­рәк би­рер­гә ту­ры кил­сә, хә­зер " бер урын­да аз гы­на, икен­че урын­да аз гы­на итеп" опе­ра­ция үт­кә­ре­лә.

- Бу иң за­ман­ча ысул дип ата­ла. Әле­ге тө­бәк­тә ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү­дә ту­ры­дан-ту­ры за­каз­чы бул­ган мед­сан­часть һәм "Тат­нефть" ком­па­ни­я­се го­рур­ла­на ала: сез бу өлеш бу­ен­ча Та­тарс­тан­да ал­да ба­ра­сыз, - дип ис­кәрт­те Ре­нат Ак­чу­рин үзе­нең чы­гы­шын­да.

Со­рау­лар­га җа­вап би­реп, ул мон­дый опе­ра­ци­я­ләр­нең елы­на 80-100 мәр­тә­бә ге­нә яса­лу­ын, хә­зер ке­ше­ләр­нең шу­шын­дый ысул бар­лы­гын бе­лү­лә­рен, шу­ңа кү­рә аның ар­та­ча­гын әйт­те. "Бу Та­тарс­тан өчен ки­лә­чәк­кә ях­шы адым. Мон­дый ысул­лар­га те­ләк­тәш­лек бел­де­рү ул бик за­ман­ча", - дип өс­тәп куй­ды.

- Ке­ше­нең тор­мы­шы күп­ме то­ра? Әл­бәт­тә, бә­я­сез. Ке­ше го­ме­ре - ул иң мө­һи­ме, - опе­ра­ция бә­я­се һәм аның өчен кем тү­ләү бе­лән кы­зык­сы­ну­га әнә шун­дый җа­вап яң­гы­ра­ды. - Без са­нап ка­ра­дык: аор­та кла­па­ны­на га­дә­ти ях­шы про­тез 4 тән 5 мең ев­ро­га ка­дәр то­ра. Бү­ген без куй­ган про­тез биш-ал­ты тап­кыр­га кыйм­мәт­рәк. Әгәр җәм­гы­ять га­ди па­ци­ент­ка шун­дый ак­ча тү­гә икән, ди­мәк, бу дө­рес җәм­гы­ять. Нин­ди па­ци­ент 30 мең ев­ро тү­ли ал­сын. Мо­ңа ком­па­ния, дәү­ләт тү­ли. Без кар­дио­ү­зәк­тә бик күп опе­ра­ция яса­дык, хәй­рия ки­чә­лә­ре оеш­тыр­дык, яр­дәм со­ра­ган чак­лар бул­ды. Чөн­ки авы­ру­лар бик күп. Опе­ра­ция яса­ган­нар ни­гез­дә өл­кән яшь­тә­ге авы­ру ке­ше­ләр. Кла­пан ку­ел­ган­ның икен­че көн­нен­дә алар­ның ка­нат­ла­нып йө­рү­ен кү­рү­не бер нәр­сә бе­лән дә ча­гыш­ты­рып бул­мый. Бу нык ал­га ки­теш.

Әл­мәт хи­рург­ла­ры ту­рын­да­гы фи­ке­ре бе­лән кы­зык­сы­ну­га ка­ра­та Ре­нат Ак­чу­рин ме­ди­ци­на­да пе­ри­фе­рия бул­ма­вын, би­ре­дә эш­ләү­че­ләр­нең Та­тарс­тан го­рур­лы­гы бу­лу­ын, рес­пуб­ли­ка­да йө­рәк­кә Рос­си­я­гә ка­ра­ган­да да күб­рәк оп­ре­а­ция ясау­ла­рын әйт­те, кол­лек­тив­ны про­фес­си­о­нал­лар дип ата­ды.

Мат­бу­гат кон­фе­рен­ци­я­сен­дә "Тат­нефть" ААҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры урын­ба­са­ры Рөс­тәм Мө­хәм­мә­ди­ев тә кат­наш­ты. Жур­на­лист­лар аңа мон­дый опе­ра­ци­я­ләр ком­па­ни­я­гә ни­гә ки­рәк ди­гән со­рау бе­лән мө­рә­җә­гать ит­те.

- "Тат­нефть" мед­сан­часть һәм ме­ди­ци­на үсе­ше­нә күп ак­ча са­ла. Әл­бәт­тә, әле­ге ме­нә ди­гән би­на­да, за­ман­ча җи­һаз­лар­да эш­ләү­че та­биб­лар бул­ма­са, яр­дәм кү­рен­мәс иде. Ре­нат Сө­ләй­ма­но­вич­ка ком­па­ния һәм көнь­як-көн­чы­гыш тө­бәк­тә яшәү­че­ләр исе­мен­нән зур рәх­мәт. Бү­ген аның бе­рен­че ге­нә мас­тер-клас­сы тү­гел. Аның без­нең бел­геч­ләр­гә яр­дә­ме ар­ка­сын­да авы­ру­лар икен­че тор­мыш ал­ды. Без ке­ше­ләр уңай­лы яшә­сен өчен ба­ры­сын да эш­ли­без. Без­гә сә­ла­мәт эшг­че­ләр, сә­ла­мәт ба­ла­лар, сә­ла­мәт ве­те­ран­нар ки­рәк. Бү­ген рес­пуб­ли­ка­да ме­ди­ци­на яр­дә­ме бу­ен­ча прог­рам­ма эш­ли. Аның ни­ге­зен­дә мед­сан­часть­ка бюдж­дет опе­ра­ци­я­лә­ре­нә кво­та бү­ле­нә һәм аның кү­лә­ме ел са­ен ар­та ба­ра. Бу зур яр­дәм, - дип җа­вап бир­де Рөс­тәм Нә­биул­ло­вич.

Ре­нат Ак­чу­рин ка­ла­быз­да мон­дый мас­тер-класс­лар уз­ды­ру­ның фи­нанс­ка бәй­ле бу­лу­ын, те­ләк­лә­ре бул­ган­нар бе­лән бе­лем­нә­рен те­ләп ур­так­ла­шу­ла­рын әйт­те, әле­ге опе­ра­ци­я­ләр­не ясар­га мөм­кин бул­ган урын­нар­ны фи­нанс­лар­га ки­рәк­ле­ген, "Тат­нефть"­нең бу җә­һәт­тән ке­ше­ләр ту­рын­да кай­гыр­та тор­ган ком­па­ния бу­лу­ын ас­сы­зык­ла­ды.

Мед­сан­часть­нең баш та­би­бы Мө­нир За­кир­җа­нов "Тат­нефть" яр­дә­мен­дә кли­ни­ка­ның ме­ди­ци­на­да зур адым яса­вын әй­теп, кар­ди­о­хи­рур­гия бу­ен­ча бе­рен­че опе­ра­ци­я­нең Әл­мәт­тә 2008 ел­ның 17 де­кабрь­дә яса­лу­ын ис­кә тө­шер­де. Аны да Ре­нат Ак­чу­рин үт­кәр­гән иде. Хә­зер­ге ва­кыт­та мед­сан­часть­нең йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры хи­рург­ла­ры та­ра­фын­нан йө­рәк­кә 602 опе­ра­ция ясал­ган, 5016 ко­ро­на­рог­ра­фия, 1457 ко­ро­нар ар­те­ри­я­гә стен­ти­ро­ва­ние уз­ды­рыл­ган һәм баш­ка­лар.

Азак­тан ИБС ФГУ "РКНПК Росзд­рав"­ның хи­рур­гия дә­ва­ла­нуы бү­ле­ге­нең әй­дәп ба­ру­чы бел­ге­че Ти­мур Има­ев аор­та кла­па­ны­на про­тез­ның ни­чек ку­е­лу­ын күр­сәт­те. Кыс­ка­сы, Әл­мәт­тә та­гын бер кат­лау­лы опе­ра­ция ясау үз­ләш­те­рел­де. Бу ка­ла­быз­ның нефть­че­ләр баш­ка­ла­сы гы­на тү­гел, ме­ди­ци­на үзә­ге­нә әве­ре­лү­ен дә рас­лый.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров