Әлмәт таңнары

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районындагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

10 майда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Валерий Васильев вертолет белән Әлмәт, Зәй, Түбән Кама территорияләрен карап йөрде, әлеге районнардагы язгы-кыр эшләре белән танышты.

Тикшерү-танышу Әлмәт җирлегеннән башланды. Район башлыгы Мәҗит Салихов белән берлектә кунаклар районның 70 % биләмәсен карады. Ә соңыннан республика парламенты җитәкчесе авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, фермерлар белән очрашты. Сөйләшер сүзләр байтак җыелган: язгы-кыр эшләре, терлекчелек, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу ике як өчен дә файдалы булды.

- Әлмәттә уңдырышлылыгы республиканыкыннан да югары булган 90 мең гектар җир исәпләнә. Безнең бурыч - әлеге потенциалны эшкә җигү һәм нәтиҗәле куллану, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Очрашу барышында хуҗалык җитәкчеләренә Татарстан Президенты тәкъдиме буенча өч эксперименталь басу тотарга кирәклек җиткерелде. Зур булмаган участокларга төрле культуралар чәчү һәм югары уңышка исәп тоту - монысына аеруча басым ясалды.

Әлмәтлеләр авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән төрле республика программаларында актив катнаша. Быел гына да районда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү буенча 85 ташламалы кредит рәсмиләштерелгән. Бездә 17 фермерлык хуҗалыгы бар, шуларның 6 сы - югары технологияле. Чәчү дә тулы көченә алып барыла: Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, басуда эшләр 65 % ка башкарылган - 24,5 мең гектар җиргә ашлык, арпа (13,9 мең гектар), бодай (5,8 мең гектар), борчак (3,3, мең гектар) чәчелгән. 16 мең гектар мәйданны уҗым культуралары алып тора.

- Әлмәт районында эш яхшы оештырылган. Язгы-кыр эшләре тәмамлануга таба бара, - диде авыл хуҗалыгы министры. - Хәзер исә игенчелек өлкәсендә кешелек факторыннан торганның барысын да эшләргә кирәк. Шулай иткәндә, ел нәтиҗәле булачак. Бу уңайдан Әлмәт районында финанс ресурслары да, административ ресурслар да бар. Район башлыгы шәхсән көн саен эшчәнлекне контрольдә тота. Дымның җитәрлек күләмдә булуын исәптә тотып, сезнең район башкалардан быел күпкә аерылып торыр дип ышанам.

Без, гадәттә, язның бер көне ел туйдыра, дип әйтәбез. Бу чынлап та шулай. Әмма яхшы уңыш алуда авыл хезмәтчәннәренең дә хезмәте зур булуын онытмаска кирәк. Фәрит Мөхәммәтшин алар эшчәнлегенең бәяләнергә тиешлеген ассызыклады. Бездә бу мәсьәлә күптән өстенлекле санала. Хуҗалыклар тарафыннан фидакарьләргә премияләр бирелә, ә узган ел Мәҗит Салихов инициативасы буенча алдынгы хезмәт ияләре акчалата премияләр һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Рәмилә Хәмидуллина

Рөстәм Гәрәев фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: