Әлмәт таңнары

Татарстан буенча Россия ФСКН идарәсе вәкилләре Әлмәттә гражданнарны кабул итте

Татарстан буенча Россия ФСКН идарәсе вәкилләре 3 сентябрьдә республиканың эре шәһәрләрендә гражданнарны кабул итте. Әлмәтлеләр үзләрен кызыксындырган сораулар белән ТР буенча Россия ФСКН идарәсе начальнигы урынбасары Денис Фуреевка мөрәҗәгать итте.

"Легаль наркотик"лар юк - журналистларга биргән әңгәмәсендә Денис Фуреев әнә шуңа басым ясады. Ләззәт бүләк итүче матдәләрнең һәммәсе кешенең сәламәтлегенә зур зыян китерә, хәтта табиблар да аларның кайберләрен (бигрәк тә яңаларын) кулланучыларны дәвалау ысулларын таба алмый. Нәтиҗәдә, яшьләр (очрашуда әйтүләренчә, наркотикларга тартылучыларның күп өлешен нәкъ алар алып тора) гомерлеккә авыру булып кала, тормыш белән саубуллашучылар да юк түгел. Сүз уңаеннан, кабул итүләрнең сентябрьдә - уку елы башында ук уздырылуы юкка түгел. Укучы-студентларның озак яллардан соң очрашкан вакыты, аннан соң яшүсмерләр арасында синтетик наркотиклар белән мавыгу да еш күзәтелә башлаган. Профилактик чараларга нәкъ шушы чорда игътибар бирү кирәк тә.

Гражданнарны кабул итү исә төбәктәге халыкны нәрсә борчыганын, кайда, кемнәрнең психотроп матдәләр белән сәүдә итүен, таратуын, я булмаса аны кулланучыларның штабын ачыклау максатында оештырыла. Шулай ук наркоманиягә каршы тору һәм профилактикалау мәсьәләләре буенча кешеләрнең фикерләрен ишетү дә мөһим. Мәгълүм ки, бергә-бергә эшләгәндә генә һәр гамәлне ерып чыгарга була - наркоконтроль вәкилләре халык белән элемтәдә тору яклы.

- Җәмгыять, иминлегебез өчен борчылучылардан мәгълүматлар еш кабул итәбез, - ди Денис Фуреев. - Алар ярдәме белән наркотиклар, спайслар сатучыларны ачыклау очраклары бар. Республика буенча алганда, шундый юнәлештәге хәбәрләр көн дә кереп тора. Әлбәттә, шалтыратулар аноним, махсус сайтка язучылар да күзәтелә, аларның да исемнәре сер булып кала.

Әлмәттә шалтыратулар 45-26-94 номеры буенча кабул ителә. ТР буенча Россия ФСКН идарәсенең Әлмәт районара бүлеге начальнигы Айрат Шакиров әйтүенчә, узган елларда әлмәтлеләр күпфатирлы йортлардагы притоннардан зарланганнар. Тавыш-гаугадан да бигрәк аларны сасы ис борчыган, наркотикларны әзерләгәндә кулланылучы эретмәләрдән чыгучы ис подъездларда озак сакланган. Бу гына түгел, наркоманнар янәшәсендә яшәү дә куркыныч, балалар, яшүсмерләр өчен әти-әниләрнең кайгыруы урынлы. Бүгенге болгавыр заманда бала-чаганың кыек юлга аяк басу ихтималы болай да зур. Хәзер бит яшүсмерләр спайслар белән "шаяра". Аларның яңадан-яңа төрләре дә тиз танылу ала. Сәүдә итүчеләр үзләре белгән юллар белән, телефон номерлары язылган игъланнар аша аларны таратуны җәһәт башкара. Шундый очраклар да күзәтелгән, кайбер шәһәрләрдә янәсе ванна өчен тозлар, файдалы төнәтмәләр сату турында стеналарга ачыктан-ачык язулар беркетелгән. Әлбәттә, алар шунда ук тикшерелгән, наркотик таратучылар җинаять җаваплылыгына тарттырылган.

Моннан тыш, хәзер Интернет аша да эшчәнлек җәелдерүчеләр күп очрый икән. Наркоконтроль вәкилләре белән очрашуга килгән Тәлгать Шәйхуллин исемендәге реабилитация үзәге һәм "Аек Әлмәт" клубы җитәкчесе Владимир Фәхриевне әнә шул мәсьәлә борчый булып чыкты. Атап әйткәндә, ул бу юнәлештә нинди көрәш алып барылуы белән кызыксынды.

Денис Фуреев билгеләп үткәнчә, хәзер нәкъ шушы ысул популярлашкан. Күпчелеге Россиядән читтә урнашкан серверлардан файдалана.

- Быел Интернет аша психотроп матдәләр таратучы өч җинаять төркеменең эшчәнлеге туктатылды. Интернет челтәрен бездә махсус служба тикшереп тора, Роскомнадзор да сайтларны күзәтеп бара. Сервер Россиядә булмаган очракта да, аларга чик куела. Кешеләр үзләре дә актив булсын иде, андый сайтларга юлыкканда сылтамаларын безгә җибәрүләрен сорыйбыз, - диде Денис Фуреев.

Күмәк көч таулар күчерә дияргә яратсак та, бу юнәлештә кешеләр сүлпәнрәк булып чыкты. Кабул итү вакыты иртәнге 10 нан кичке 6 га кадәр булса да, наркоконтроль идарәсенә мөрәҗәгать итеп килүчеләр булмады дәрәҗәсендә. Әллә әлмәтлеләр битараф, әллә бездә тынычлык урнашканмы? Хәер, 714 кешенең наркология диспансерында учетта торуын исәпкә алсак, тынычланырга иртәрәк әле. Аларны кире бу юлга кайтмас дип кем әйтә ала? Бары тик калганнарның афәт чонгылына килеп эләкмәвен генә телисе кала.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Әлмәт наркология диспансерында бүген "наркомания" диагнозы белән 714 кеше учетта тора. Шуларның 18 е авыручылар сафын быел тулыландырган. Профилактик учетта 373 кеше исәпләнә. 2011 һәм 2012 еллар белән чагыштырганда теркәлүчеләр саны (26 шар кеше) быел кимегән. Әмма республика уртача күрсәткечләре белән чагыштырганда, ул югары булып кала бирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: