Әлмәт таңнары

Татар телен белгәннәргә өстәмә түләү тиеш

Әлмәттә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы үтте. Анда республиканың 18 районыннан төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре, педагоглар, язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, Самара, Чуваш иленнән вәкилләр катнашты.

Соңгы дистә ел эчендә калада мондый очрашу беренче тапкыр үткәрелә.

Күчмә утырышның бездә узуын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Әлмәтнең Кама аръягы районнары өчен үзәк, гомумән, калада матди базаның куәтлерәк булуы белән аңлатты. Аннан тыш, ул бу җирлектә Риза Фәхреддин, Һади Атласи, Әхмәт Тимер, Габдрахман Тайсугани, Морат Рәмзи кебек күренекле шәхесләр тууы турында да хәтер яңартты. 12 ноябрьдә узган очрашуга килгәннәр "Татар халкының этник үзенчәлеген саклау программасы" турында фикер алышты.

Тел өйрәнү берни тормый. Сәбәп булса

Дустымның кызы бер көнне мәктәптән кайтты да: "Бүген укытучы апа безгә дәрестә үзара гәпләшеп утырырга рөхсәт итте. Әй, сөенештек инде... Ләкин аның бер шарты бар икән: бары тик татарча гына сөйләшергә тиеш булдык", - диде. Кагыйдә ятлап, күнегү ясап утыру урынына сыйныфташың белән ләчтит сатуга кем генә кызыкмас икән. Телне белүгә бер караганда примитив, әмма сәбәп бит бу. Фикер алышулар барышында Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Ганиев та телне өйрәнү сәбәбенең (мотив) бик түбән булуына тукталды. Ул белдергәнчә, де-юре ике телдә булырга тиешле документ әйләнеше, фактта алай түгел.

  • Элегрәк татар телен белгән хезмәткәрләргә 15 процент өстәмә түләү турында сүз булган иде, ул ахырына җиткерелмәде. Бу мәсьәләне яңадан күтәрергә кирәк, - диде түбәнкамалы. Ул шулай ук зарурият булганда татар телен, мәдәниятен, тарихын яклап прокуратурага мөрәҗәгать итү турында да искәртте. - Безнең калада Чишмәле, Ямьле атамаларын йөртүче урамнар бар. Руслар "ник алар тәрҗемә ителмәгән" дип прокуратурага гариза язды. Безгә дә үзебезне яклауда алардан калышмаска иде.

Үзебез гаепле. Милләт файдасына эшләмибез. Республикада телләр турында законны бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турында кодекс бар. Тик кемнең генә үзе белән татарча сөйләшмәүләре, сөйләтмәүләре турында судка мөрәҗәгать иткәне бар икән?!

Исемдә дә, җисемдә дә беткән

Пленар утырышка җыелганчы кала кунаклары 58 нче балалар бакчасында, Үзәк мәчеттә, 25 нче мәктәптә һәм Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә булды. Утырышка җыелгач, соңгысына карата шелтәле сүзләр ишеттерделәр. "Татар" билгесе белән ачылган гимназиянең исеменнән генә түгел, бу төшенчәнең җисеменнән дә төшеп калуын ассызыкладылар (Аны бит Мәскәү таләп итмәгәндер!). Хәер, бу Әлмәткә генә кагылган вәзгыять түгел. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдергәнчә, 90 елларда республикада ачылган 39 татар гимназиясенең күбесендә татарча укыту бетерелгән. Бу турыда бәхәс куергач, конгрессның Әлмәттәге бүлекчәсе җитәкчесе Ильяс Сәләхов теге елларда ачылган татар гимназияләренең матди-техник тәэмин ителеш ягыннан күпкә артта калуына басым ясады. Һәм утырышта катнашкан мәгариф министрлыгы вәкилләренә андыйларның абруен күтәрү, базасын ныгытуны махсус программа белән хәл итү турында тәкъдим ясады. Хәер, гимназияләрдә хәлләр үзгәрергә дә мөмкин. Мәгариф министрлыгы әлеге уку йортлары директорлары белән килешү төзи икән. Булдыра алмасалар, "җылы урыннарыннан" колак та кагарга мөмкиннәр, янәсе.

Сүз уңаенда, 9 нчы сыйныфта татар теленнән дәүләт аттестациясе (ГИА) тел өйрәнүгә төпле нигез булырга мөмкин. Очрашуда искәртелгәнчә, имтихан нәтиҗәләре буенча укучыга сертификат бирүне гамәлгә кертмәкчеләр. Аның иясе югары уку йортын тәмамлап, дәүләт хезмәтенә урнашырга теләсә, сертификат белгечнең квалификациясен билгеләүче бер документ ролен үтәячәк, имеш.

Сездә ничек, бездә шулай

Күчмә утырышның пленар өлешендә ясаган чыгышларда соңгы елларда Татарстанның илдә дә, аннан читтә дә икътисады алга киткән төбәк буларак танылуы ассызыкланды. Шул ук вакытта татар милләтен борчыган мәсьәләләрнең шактыйлыгы: милли мәгарифне, туган телне, динне, йолаларны саклау зарурилыгы әйтелде. Әлмәттә милли сәясәтне гамәлгә кую, татар халкының милли үзенчәлеген саклау турында район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова чыгыш ясады.

  • Туган телендә белем бирмәгән, белгечләр әзерләмәгән, югары белем бирмәгән милләт алга киткән халыклар белән бер дәрәҗәдә тора алмый, - дип башлады ул чыгышын. - Милләтне милләт итеп таныткан күрсәткечләр - ул милли мәдәният, милли мәгариф, милли аң һәм шуларны үстереп, куәтләп торучы милли элита. Аларны уйлап табып та, сатып алып та булмый. Әзерләргә, тәрбияләргә кирәк. Бу мәктәпкә һәм гаиләгә кагыла.

Наҗия Хәйдәрова чыгышында да, соңрак конгрессның Әлмәт бүлекчәсе Ильяс Сәләхов докладында да районда яшь буынга заман таләпләренә җавап бирерлек белем бирү өчен шартлар тудырылуы, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелүе, төзекләндерелүе, югары уку йортлары булуы турында әйтелде. Сәнгать мәктәпләре, музейлар, күргәзмәләр, китапханәләр, театр, милли матбугат, тапшыруларның милли үзаң, горурлык тәрбияләүгә хезмәт итүен билгеләп үттеләр.

Ильяс Сәләхов чыгышында милли күтәрелешнең яссылыгын үзгәртергә сәләтле булуын ассызыклады. 90 еллардагы күтәрелештән соң милләтпәрвәрлек тигез хәрәкәт башлап, бер мәлдән сүрелә башлады. Бүген ватанпәрвәрләр кабат баш калкыта. Татар халкының этник үзенчәлеген саклау буенча дәүләт программасы шуңа ишарә. Теге вакытта күтәрелеш федераль үзәкнең зәгыйфьләнү шартларында башланган иде. Бүген дә илнең икътисади тотрыклыгы какшап тора. Икенче күтәрелешкә вакыт түгелме?

Ләйләгөл МИНАЕВА

САННАР

- Әлмәттә 14 тән 30 яшькәчә 50 мең татар исәпләнә. Шуларның 13 меңе авылда яши.

- Төбәктә 65 мәктәп бар. Бу 21 меңнән артык укучы дигән сүз. Шуларның 16 сы татар мәктәпләре.

- Шәһәр һәм районда мәктәпкәчә яшьтәге 90 учреждение эшли. Шуларның 25 е милли тәрбия бирүче бакчалар. 36 балалар бакчасында татар компонентлы төркемнәр бар.

- 75 проценты респуликадан читтә яши. Милләттәшләребез дөньяның 37 иленә, Россиянең 70 кә якын төбәгенә таралган. Читтә яшәүчеләр арасында да татар телен белүчеләрнең кимүе күзәтелә. 2010 елда узган халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, илдә 1 млннан артык татар ана телен белми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки