Әлмәт таңнары

Тарифлар артмады

Бу көннәрдә шәһәрдә яшәүчеләр арасында торак-коммуналь хезмәтләргә түләү уңаеннан мөрәҗәгать итүләр булып алды. Башта ук шуны искәртеп узасы килә, җылылык энергиясенә түләүләрнең артуы һич кенә дә тарифларга бәйле түгел.

"Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар быелның 1 июленә кадәр үзгәрмәячәк, ягъни ул шушы вакытка кадәр 2011 ел дәрәҗәсендә булачак", - дип кат-кат белдерде Н.А.Богданчиков. Түләүләр артуның сәбәбе башкада. Узган ел 302 йортка тотылган җылылык энергиясенең һәм кайнар суның исәбен алучы приборлар куелган. Счетчиклар куелганчыга кадәр җылылык энергиясе өчен түләү норматив нигезендә алынып килде һәм ул 12 айга тигез итеп бүленде. Нәтиҗәдә без батареяларда җылылык булмаган айларда да түләп бардык. "Федераль закон нигезендә без прибор куелып, кулланылышка тапшырылганнан соң бер ай дәвамында түләүне аның буенча исәпләргә тиешбез, - дип аңлатты "АПТС" ААҖ директоры В.Г.Юрченко да. - Ә хәзер түләү прибордагы күрсәткечләр буенча исәпләнде. Кыш көне һава температурасы түбән булганда, әлбәттә, җылылык энергиясе күбрәк тотыла, димәк, шул рәвешчә түләү дә арта. Ә инде җылыту сезоны тәмамлангач, җылылык өчен түләү алынмый. Без бу юнәлештә 2008 елдан бирле эшлибез. 2009-2010 елларда прибор куелган йортларда яшәүчеләрдән нәкъ бүгенге кебек сораулар ишетергә туры килде. Хәзер алар арасында әлеге мәсьәләне күтәрүчеләр күзәтелми, чөнки счетчик белән түләүнең уңай якларын, арзанракка төшүен аңладылар". Бу урында гадәттә май аеннан октябрьгә кадәр җылылык бирүнең тукталып торуын да искәртәсе килә. Димәк, биш ай дәвамында, көз җылы килгәндә аннан да озаграк вакыт җылылыкка түләмәячәкбез. Исәпкә алу приборлары алданрак урнаштырылган йортларда яшәүчеләр шулай эшли дә. Алар хәзер җылылык энергиясе өчен елына элеккегә караганда 3-7 мең сумга кимрәк түли. Мисалга Гафиятуллин урамындагы 1 нче йорт китерелде. Элек норматив буенча аена бер квадрат метр мәйданны җылыту 22 сум 70 тиенгә барып төшкән. Бу елына 276 сум дигән сүз. Счетчик куелгач аның буенча 1 квадрат метрга еллык күрсәткеч 206 сум тәшкил иткән. Йорт буенча еллык экономия 276 мең сум булган.
Николай Алексеевич җылылык өчен счетчиклар булганда да аларның күрсәткечләрен 12 айга бүлеп түләргә мөмкин булуын искәртте. Әлбәттә, бу күпчелек яшәүчеләрнең те-ләге белән эшләнә. Алар бу хактагы җыелыш карары белән идарәче компанияләренә мөрәҗәгать итәргә тиешләр.
Кайбер йортларда яшәүчеләрнең квитанцияләрендә яңа гына куелган узелларның техник өзеклеге нәтиҗәсендә җылылык өчен арттырып язылу очраклары күзәтелгән. Матбугат конференциясендә түләп өлгергәннәргә кабаттан исәп-хисап ясалачагы, приборлардагы җитешсезлекнең бетерелүе җиткерелде.
Газета укучыларыбызның җылылык өчен түләү ничек исәпләнә дигән сорауларына җавап биреп, шуны җиткерәбез: счетчик күрсәткечләре фатирлар мәйданына карап махсус формула буенча бүленә. Бер төрле йортта, бер төрле квадрат метрлы фатирларда яшибез, ә түләргә каралган саннар төрлечә, дип әйтүчеләр дә очрый. "Ике йортта да җылылык энергиясен бертөрле кулланмыйлар бит. Кайсындадыр кимрәк, икенчесендә тәрәзәләр ачык булырга мөмкин, менә шуңа да төрле күрсәткечләр килеп чыга, - диде Василий Григорьевич. - Счетчик ул үлчәү кебек". Форсаттан файдаланып, ул йортларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән дә чыкты.
- Идарәче компанияләр - йортларда яшәүчеләрнең вәкиле. Аларның компетентлыгы елдан-ел арта бара. Квитанцияләрне исәпләү уңаеннан ЕРРЦ белән алар килешү төзи, ПТСның монда катнашы юк. Без йортларга идарәче компанияләр белән килешү нигезендә җылылык җибәрәбез. Аның ничек тотылганы безне кызыксын- дырмый. Моңа идарәче компанияләр күзәтчелек итәргә тиеш - телисез икән, градусны киметүне яки арттыруны сорап аларга мөрәҗәгать итә аласыз. Йорттагы башка стояклар җылытканда икесе җылытмый икән, бу очракта да котельныйларның бернинди гаебе юк, сезгә үзегезнең ЖЭУга барырга кирәк, - диде ул.
Сорауларга җавап биреп, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе элек су буенча да сорауларның күп булуын, счетчиклар куйгач аларның кимүен билгеләп үтте. Исәпләү приборы урнаштырылмаган елларда 21 миллион кубометр су тотылган булса, хәзер исә ул 14,5 миллион кубометр кулланыла. Бу кешеләрнең эконо- мияләве турында сөйли.
Матбугат конференциясендә тагын бер мәсьәләгә ачыклык кертелде - торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кабул итүче банклар, почта кешеләрдән комиссия акчалары алырга тиеш түгел. Комиссия түләп өлгергәннәрнең акчаларын кайтару турындагы сорау хәл ителә.
Газета укучыларыбызны нык борчый торган кайнар су мәсьәләсенә дә тукталып үтәсе килә. Мәгълүм булганча, кыш көне суны кайнарлату өчен энергия күбрәк тотыла. Бу бигрәк тә су подвалда җылытылган йортларга кагыла. "Гадәти салкын су җылылык алмаштыргыч (теплообменник) аша җылылык ала һәм шул ук торба буенча краннарга ага. Без хәзер ике ставкалы тариф эшлибез. Ул барлык кулланучыларда да исәпкә алу приборлары куелгач урнаштырылачак. Закон буенча 2012 елның 1 июленә кадәр милек формасына бәйсез рәвештә барлык кулланучыларның җылылык энергиясен исәпләүче приборлары булырга тиеш. Әлегә ул барлык йортта да юк. Гыйнвар аенда да йортлар счетчикка тоташтырылачак", - дип аңлаткан иде штаб утырышында В.Г.Юрченко.
Бүген газга да счетчиклар кую эше бара. Әлегә 1500 данә прибор урнаштырылган. 2015 елга кадәр тагын 36 мең счетчик куярга кирәк. Бу эш белән торак милекчеләре үзләре шөгыльләнергә тиеш, чөнки алар фатирларга куела торган приборлар. Николай Алексеевич счетчиклар урнаштырганда газны өзеп торырга туры киләчәген бәян итеп, бу эшне йортта яшәүчеләрнең бер вакытта башкаруы кулай булуын билгеләп үтте.
Матбугат конференциясендә башка төрле мәсьәләләр дә күтәрелде, нефтьчеләрнең дә җылылык энергиясенә тариф үсеше темпын тоткарлауда, җылылык белән тәэмин итү сыйфатын күтәрүдә зур ярдәме ассызыкланды. Азактан шуны җиткерәбез, район башкарма комитеты каршында "кайнар линия" эшли. Аңа "000" телефоны буенча шалтыратырга яки Almet.gor.liniya@mail.ru адресына мөрәҗәгать итәргә була.
И.Апачаева.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров