Әлмәт таңнары

Үтә күренмәлелек булырга тиеш

Идарәче компанияләргә, торак милекчеләре ширкәтләренә мәгълүматларны ачу стандартын бозган өчен РФ Административ кодексы нигезендә зур күләмдәге штрафлар, хәтта эш урыннан алулар яный.

"Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларның мәгълүматларны ачу стандартын раслау турында"гы РФ хөкүмәте карары үтәлешенә багышлап 16 мартта Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов рәислегендә үткән киңәшмәдә ТР дәүләт торак инспекциясе начальнигы С.А.Крайнов әнә шулай дип белдерде.

М.Х.Салихов сөйләшүне башлап, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә үтә күренмәлелек булырга, кешеләрнең акчаларының кая киткәнен белеп торырга тиешлеген, ТР Президенты тарафыннан да шундый бурыч куелуын билгеләп үтте. Шәһәрдә һәм районда бу эшне намус белән башкаручы компанияләр белән беррәттән ахырына кадәр җиткерергә теләмәүчеләр дә булуы искәртелде.

С.А.Крайнов гражданнардан торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, түләүләр уңаеннан мөрәҗәгатьләрнең арта баруын, аларның исәпләүләрне аңламауларын әйтеп, барлык идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренең дә Интернет сайтында - ТР Торак фонды мониторингы порталында мәгълүматларын ачарга тиешлекләренә күрсәтте. Билгеләп үтелгәнчә, бүген 13302 оешманың нибары 696 сы гына мәгълүматны ача. Республикадагы 16662 күпфатирлы торак йортның 10204 е буенча гына мәгълүмат сайтка куелган. Әлмәткә килгәндә, гомуми мәгълүматны һәркем урнаштырган, тик торак йортлар, коммуналь хезмәтләр буенча барысында да үтә күренмәлелек юк. Сергей Аркадьевич әлеге мәсьәләнең мөһимлегенә тукталып, мәгълүматларын ачмаган өчен урындагы затларга 30-50 мең, юридик затларга 250-300 мең сум штраф каралуын, ә инде законны сакламау тагын да күзәтелсә, җитәкче 1-3 елга эш урыннан алынырга мөмкинлеген дә җиткерде. Һәркемгә 1 апрельгә кадәр мәгълүматларын сайтта урнаштыру кирәклеге әйтелде.

Киңәшмәдә торак милекчеләре ширкәте төзелү, аның Уставы, Уставтагы үзгәрешләр турындагы белешмәләрне торак инспекциясенә өч ай эчендә хәбәр итү зарурлыгы да бәян ителде.

Шулай ук торак йортларга уздырылучы капиталь ремонт турында да сүз алып барылды. "Капиталь ремонт барышында күп эшләр башкарыла. Бу фасад кына түгел, башка төрле ремонт эшләре дә. Закон буенча анда йорт милекчеләре дә, ягъни биредә яшәүчеләр дә өлеш кертергә тиеш. Мисал өчен, биш катлы 4 подъездлы йортта биш төрле эш башкаруга 8 миллион 730 мең, шушындый ук подъездлы 9 катлы йортка 14 миллион 980 мең сум акча кирәк. Әлбәттә, йортларда яшәүчеләргә моның кадәр акча туплау өчен дистәләрчә еллар кирәк булуы мөмкин. Шуңа күрә республикада Капиталь ремонт фонды төзелде. Капиталь ремонтта катнашырга теләүчеләр килешү төзи һәм федераль стандартлар белән билгеләнгән суммада акча күчерә", - дип аңлатты С.А.Крайнов. Мәгълүм булганча, 2010 елда бу сумма 5 сум иде. Быел да ул шул дәрәҗәдә калдырылды. Аңа тагын республика һәм җирле бюджеттан да өстәлә. Кыскасы, 30 процент милекчеләр кертсә, калган 70 процентын өстәмә рәвештә хөкүмәт тулыландыра. Әмма кайбер идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре программада катнашмый. ТР Президенты аларга йортларда яшәүчеләр арасында аңлату эшләре алып бару, программада катнашмау турындагы карарны гомуми җыелышта кабул итеп, аны яшәүчеләрнең имзалары белән беркетү бурычы куйган. Бүген баш тартучылар соңрак ихтыяҗ тугач, йортларына капиталь ремонтны тулаем үз акчаларына ясарга тиеш булалар.

С.А.Крайнов Әлмәт торак инспекциясе начальнигы итеп моңа кадәр биредә консультант булып эшләгән Ф.Х.Гыйләҗеваның билгеләнүен хәбәр итте. Ахырдан сорауларга җавап бирелде.

И.Апачаева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров