Әлмәт таңнары

Әлмәттә шикаятьләрне махсус комиссия тикшерә

Журналистлар ай саен торак хезмәтләре күрсәтүче идарәче компания һәм коммуналь предприятиеләр җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүгә җыела башлаячак.

Шулай ук халыктан кергән шикаятьләрне тикшерү буенча эшче төркем төзеләчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров искәртүенчә, бу кешеләрне борчый торган күп кенә сорауларга ачыклык кертергә, аңлашылмаучанлыкларны бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
Тормышыбыз турыдан-туры торак-коммуналь хезмәтләргә бәйле. Ул безнең өчен башка өлкәләргә караганда һәрвакыт беренче позициядә. Бу тармакта яңалыклар гел булып тора: әле тарифлар арта, әле законнарга үзгәрешләр кертелә һәм башкасы. Бүген халыкта иң зур ризасызлык тудырганы - гомумйорт буенча исәпләүләр (ОДН). Узган елның 1 сентябреннән үз көченә кергән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 354 нче карары да берәүләргә кулай булса, ялгызлары гына ике бүлмәле фатирда яшәүче өлкәннәрнең кәефен генә төшерде, чөнки аның нигезендә ОДН хәзер фатирда кулланылган ресурска карап түгел, ә бәлки торак мәйданына бәйле рәвештә бүленә. Моны ЕРРЦ җитәкчесе Ольга Носова да билгеләп үтте. Аңлатуларга да карамастан, һаман да ОДН ничек исәпләнә дип сораучылар күзәтелә. Кулланылган хезмәтләрнең исәбен алучы прибор куелган йортларда ОДН тулаем йорт буенча күрсәткеч белән шәхси куллану күләме арасындагы аермадан чыгып санала. Бер караганда, мәсәлән, йортка күпме су килә, ул шуның кадәр тотылырга һәм күрсәткечләр дә шул рәвешчә булырга тиеш кебек. Ләкин кайбер намуссыз кешеләрнең счетчикларына хилафлык китерүләре яки күрсәткечләрне азайтып күрсәтүләре, мәгълүматларны билгеле бер вакытта тапшырмаулары ОДН китереп чыгара. Шунысын тагын бер кат искәртеп узабыз, счетчиклар белән тәэмин ителмәгән йортларда ОДН билгеләнгән норматив буенча исәпләнә.
- Мин өч атна фатирда яшәмәдем, барыбер ОДН язганнар, - дип шалтыраткан иде шушы көннәрдә газета укучыбыз.
- Шәхси прибор белән җиһазландырылган фатирларда яшәүчеләр вакытлыча өйдә булмасалар да, ОДНга кабаттан исәп-хисап ясалмый, ягъни коммуналь ресурсларны куллану күрсәткеченә бәйсез рәвештә ул торак һәм торак билгеләнешендә булмаган биналар мәйданына пропорциональ исәпләнә. Быелның гыйнварыннан җылылык өчен түләүгә үзгәрешләр керде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгы белән муниципаль районнар өчен җылыту системасы үзәкләштерелгән күпфатирлы йортларда җылылыкны куллану нормативы расланган. Норматив тарафыннан сентябрьдән башлап 8 ай дәвамында җылылык чоры искә алынып исәп-хисап алымы билгеләнгән - Ольга Носованың җавабы әнә шундый булды.
Бүген Әлмәт муниципаль районында күпфатирлы йортларның 85 проценты җылылыкның исәбен алучы гомуми йорт приборлары белән тәэмин ителгән.
Түгәрәк өстәл артында ишегалларында калдырылган машиналар уңаеннан да сораулар күтәрелде. Идарәче компанияләр подъезд ишекләренә кичтән үк ишегалдының җыештырыласын хәбәр итеп, бу вакытта машиналарны алып торуларын сорап игъланнар элә. Әмма аңа күпләр колак салмый яисә белдерүне ертып ыргыта. Бер-береңне аңламаганда, юл куярга теләмәгәндә, әлбәттә, тәртипкә, чисталыкка ирешү авыр. Бу теләсә кая чүп түгүләргә дә кагыла.
Бүген гыйнвар ае өчен исәп-хисап ясала. Бездә барлыгы 72 мең квитанция тутырыла. Аз сан түгел. ЕРРЦ алдына хаталарны кабатламау бурычы куелган. Квитанцияләр өч этапта тикшерелә. Бу айда шәһәрдә яшәүчеләргә квитанцияләрен күтәреп ЕРРЦга чабарга туры килмәс дип уйлыйбыз. Азактан Ленин урамында яшәүче Галимә апа Шакированың урынлы тәкъдимен китереп үтәсе килә.
- Электр энергиясе өчен ОДНга кайбер айларда исәп-хисап ясыйлар һәм ул минус булып килә. Ә нигә су өчен ОДНга кварталга бер булса да шундый исәп-хисап ясамаска? Кешеләрдә ышаныч артыр, акчаны кайтарачакларын белгәч, ОДН буенча ризасызлык та бетәр иде, - дип шалтыраткан иде ул.
Ирина Апачаева

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки