Әлмәт таңнары

Шәфәгать Тәхаветдинов: "Социаль проектлардан баш тартмыйбыз"

21 декабрь көнне "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов федераль, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән агымдагы ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе уздырды.

26 миллион - күрсәткеч!

"Татнефть" өчен агымдагы ел тагы да уңышлы - күрсәткечләр шуңа ишарәли. 2012 елда компания 26 миллион тонна нефть чыгара. Кара алтын күләменең якынча 45 проценты катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча алымнарын куллану хисабына ирешелгән. Кулланылышка исә 296 яңа скважина кертү көтелә һәм алардан 379 мең тонна нефть чыгару планлаштырыла.

Капиталь салулар күләме ел ахырына якынча 63 миллиард сум тәшкил итәчәк, шуларның 30 ы нефть чыгару объектларына, 25 е Түбән Камадагы нефть эшкәртү һәм нефтехимия комплексына, калган сумма яңа территорияләрне үзләштерүгә һәм Татарстаннан читтә геолого-разведкалауга тотылачак. Сүз уңаеннан, "Татнефть-Самара"да быел 300 мең тонна нефть чыгарыла, биредә 31 скважина борауланган.

Битум нефте чыгаруда - казаныш

Компания эшчәнлегенең яңа юнәлеше - битум нефте чыгару тулы көченә башкарыла. Быел "Татнефть" тарафыннан 73 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган. Нефть ятмасы эшкәртелә башлаган чордан 13 пар скважинадан 179 мең тонна нефть алынган. Иң мөһиме, күрсәткеч тәүлегенә 279 тоннага кадәр җиткән. Ә бит бер ел элек аның күләме 1,8 тапкырга азрак иде. Менә ул казаныш!

- Әлеге юнәлештә эшчәнлегебезне тагы да үстерәчәкбез, хәзер дәүләт ярдәме хисабына да - Яшәүче ятмасын эшкәртү буенча Хөкүмәт дәрәҗәсендә безгә ярдәм күрсәтеләчәк, - дип саллы хәбәр белән уртаклашты баш нефтьче.

Яшәүче ятмасы күптән инде илебездә танылу алганнардан исәпләнә. Ул Россиядә битум нефте чыгару технологиясе үзләштерелгән бердәнбер ятма! Аның белән танышырга килүчеләрнең дә саны юк. Шул исәптән РФ энергетика министрына да эшлекле визиты кысаларында ятма турында урында мәгълүмат җиткерелгән иде.

Алга таба җитәкчелек темпны киметергә җыенмый, аена бер пар скважина бораулауны бурыч итеп куя. Шулай иткәндә, елына ул 11-12 гә җитәчәк. Беренче скважиналар башлангыч чорда 80-90 көн борауланган булса, хәзер әлеге эш 30-35 көн эчендә башкарыла. Баш нефтьченең теләге - 30 көннән арттырмаска!

Журналистлар битумның сәнәгатьтә куллану мәсьәләсенә дә ачыклык кертүне сорады. Табигый битумнан нефтьчеләр бензин, дизель ягулыгы, битум ала. Быел "Татнефть"тә 2 мең тонна нефть эшкәртелгән һәм нәтиҗәләр яхшы дип бәяләнгән. Җәйге чорда 300 тонна битум чыгарылган, көзен билгеле күләмдәгесе асфальт салу өчен юл төзүчеләргә бирелгән. Шәфәгать Фәхразович әйтүенчә, аның сыйфатын язын күзәтергә мөмкин булачак.

Америка могҗизасы

2000 елдан башлап компаниядә еллык нефть чыгару 1,5 миллион тоннага арттырылган. 2013 елдан башлап исә "Татнефть"тә ел саен 26 миллион тонна нефть чыгару һәм күрсәткечне алга таба үстерү күзаллана. Шәфәгать Тәхаветдинов бурычны 2020 елга кадәр дип билгеләде. Үсеш, әлбәттә, яңа технологияләр куллану хисабына булачак. Катламнарны күп зоналы гидроаеру технологиясе әнә шуларның берсе.

- Быел без яңа технологияләрне тикшерү һәм гамәлгә кертүгә өстәмә 1 миллиард сум күләмендә акчалар бүлдек. Күптән түгел киңәйтелгән утырышта эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләре белән таныштык һәм күрелгәннәрдән канәгать калдык. Михаил Горбачев әйткәндәй: "Процесс кузгалды", - дип әйтә алам, - диде "Татнефть" башлыгы һәм компаниядәге тагы бер яңалыкка игътибарны юнәлтте. - Америка могҗизасы турында күпләрегезнең ишеткәне бардыр. АКШта сланец газы чыгару өчен кулланылучы алгарышлы технологияне без үзебездә нефть чыгаруда гамәлгә кертәчәкбез. Әлбәттә, америкалылардан әлегә калышабыз, әмма гыйнвар-февральдә алардагы форматка тәңгәл киләчәкбез. Катламнарны гидроаеруны без горизонталь кәүсәләрдә сынадык һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештек.

Авыр нефть чыгаруның үзкыйммәте түбәнәйгән - баш нефтьче әлеге мәсьәләгә дә тукталды. Аның сүзләренә караганда, дәүләт тарафыннан бирелгән билгеле ташламалар белән бәйле авыр нефть чыгару табышлы дип бәяләнә.

Тагын бер уңышлы килешү

Журналистларны "Сколково" белән компаниянең хезмәттәшлеге турындагы килешү дә кызыксындырды. Шәфәгать Тәхаветдинов бик күп төбәкләрдә, Канадада суны парга әйләндерү алымы белән танышуларын, әмма алардан баш тартуларын бәян итте: "Безгә башка, нигезле фән кирәк, шуңа да "Сколково"га мөрәҗәгать иттек, фәнни-техник үзәк булдырачакбыз, тикшерүләргә эре уку йортларын җәлеп итәргә җыенабыз. Без генә түгел, бүген бөтен дөнья нефтьне су белән алыштыру проблемасын хәл итүгә мохтаҗ. Әгәр дә без уйлаганны гамәлгә кертсәк, чикләнгән цикл барлыкка киләчәк. Ул безгә кыйммәтле төче суны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Смета буенча беренче өч елда эшчәнлек 1 миллиард 265 миллион сумга җитәчәк. Шуның якынча 70 миллионы лаборатор җиһазларга, калганы төзелешкә бүленә".

УАЗ шинлы булачак

"Татнефть" "FordSollers" компаниясе белән дә килешү төзиячәк. Аэропортта аның хуҗасы Вадим Швецов белән очраклы очрашу нәтиҗәле тәмамланган - компания "УАЗ" машиналары өчен "FordSollers"ны Түбән Камада җитештерелүче "КАМА" шиннары белән тәэмин итәчәк.

- Россиядә соңгы 30 елда мондый заводлар төзелмәде. Безнең заводта һәр үзгәреш өстәмә продукция бирә, шулай ук эш урыннары барлыкка килә, - дип ассызыклады баш нефтьче. Контракт күләменә килгәндә исә, төгәл саннар әлегә аталмады, анысы килешүгә кул куйганда билгеле булачак. Әмма шунысы мәгълүм: "күләм зур булса - бәясе түбән, күләм кече булса - бәясе югары".

Ливиягә кайталар

Озакламый компания чит ил базарына кайтачак. Сүрия, әлбәттә, тоткарланып тора, чөнки андагы хәл-торышның нинди борылыш алачагы әлегә билгеле түгел. Ә менә Ливиягә юллар ачыла. Бүген анда эшче төркем булдырылган инде, алар әлегә мәгълүмат туплау белән мәшгуль. Гыйнвар-февральдә, мөгаен, Ливиядәге нефть компаниясе вәкилләре белән очрашу оештырылыр һәм эшчәнлеккә кабаттан башлангыч салыныр.

- Илдә булган вакыйгалардан соң без хезмәтләреннән кулланган компанияләр бәяләрне арттыру турында уйлана. Борылыш чорында аларның җиһазларына, милекләренә зыян салынган, шуңа да бораулау, геофизика башкача бәяләнә. Очрашуда боларның барысы да җентекләп тикшереләчәк. Ливиядә мөнәсәбәт һәрчак яхшы булды, безгә карата бернинди дә сәяси шарт куелмый. Анда без өч нефть ятмасы ачтык, ливиялеләр безнең хезмәттән канәгать, - дип белдерде Шәфәгать Тәхаветдинов.

Изге эшләр дәвамлы

"Татнефть" социаль мәсьәләләрне чишүгә йөз тотучы компания исемен күптән яулады. Быел әлеге максатта 2 миллиард сум акча тотылган. Әлеге средстволар шарлавыклы буалар төзелешенә, "Яшьлек" микрорайонында төзелүче мәктәпкә, паркка күзәтү тәгәрмәче урнаштыруга, көньяк-көнчыгыштагы белем учаклары, балалар бакчаларына ремонт ясауга юнәлтелгән. Шулай ук язгы ташудан соң зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә дә нефтьчеләр беренчеләрдән булып алынды: алар тарафыннан юллар төзекләндерелде, тораклары яраксызга әйләнгәннәргә фатирлар бүләк ителде. Шунысын әйтергә кирәк, тотылган 2 миллиард сум күләменә торак төзелеше керми. Шәфәгать Тәхаветдинов белдергәнчә, яңа елда да компаниянең планнары зурдан.

Сәламәтлек кыйммәтрәк

Социаль проектларны киңәйтүне күз уңында тота җитәкчелек:

- Сәламәтләндерү лагерьларыннан, профилакторийлардан беркайчан да баш тартмаячакбыз. 1998 елгы кризистан соң без аларны төзекләндерүгә зур суммалар бүлеп бирдек. Хәзер исә аларның эшчәнлекләрен киңәйтүне планлаштырабыз. Түбән Камадагы "Чайка" санаториена, мисал өчен, өч сменалы график белән эшләүче "Нижнекамскшин" хезмәткәрләрен атна уртасында ике көнгә ял итәргә җибәрү буенча эш алып барабыз. Ел әйләнәсенә объектлар тулы көчкә кулланылырга тиеш. Тау чаңгысы комплексы гына зыянга эшли. Быел 16 декабрьгә кадәр кар булмады. Шулай да көненә 1100 кеше килгән очраклар бар. Һәркем рәхәтләнеп ял итсен, бар нәрсәне дә акча белән бәйләргә ярамый, сәламәтлек кыйммәтрәк.

Кыскарту күзәтелми

"Татнефть"нең коллектив килешүе иң яхшылардан исәпләнә. Журналистларның: "Универсиада һәм башка проектлар белән бәйле килешүдә оптимизация күзәтелмәячәкме?" - дигән соравына, Татарстанның баш нефтьчесе Универсиадага тукталып:

- "Татнефть"не беркайчан да онытмаячаклар, төзелеш эшләреннән без читтә калмыйбыз. Ике ел элек "Зилант" боз сараен төзеп тапшырдык, - дип җавап бирде. - Коллектив килешүдә исә кыскартулар күзәтелми, ә киресенчә, кайбер юнәлешләргә чыгымнарны арттыру планлаштырыла.

"ЭКОлидер"

Компания ничә ел дәвамында "Эколидер" исеменә лаек була. Шәфәгать Тәхаветдинов басым ясаганча, аны юкка гына бирмиләр. Экологик программаларга һәм чараларга юллаган акчалар миллиардлар белән исәпләнә. Быел программага өстәмә 440 миллион сум бүленгән, ул газ генераторлары урнаштыруга юнәлтелгән. Алар сәгатенә 4,8 мең киловатт электр энергиясе эшләп чыгарачак һәм газны утильләштерү 95 % урынына 98,5 % ны тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта җиһазларга сынау уздырыла.

ТЭЦ тарифны киметәчәк

Әлмәттә төзелүче мини-ТЭЦ киләсе елның июль-август айларында файдалануга тапшырылачак. Ул әлмәтлеләр өчен аеруча мөһим объект санала. Җылылыкка һәм суга тарифларның югары булуы һәркемне борчый. Шуңа да нефтьчеләр бу мәсьәләдә дә инициатива күрсәтте - ТЭЦ төзелешенә алынды. Аның сафка кертү 900 миллион сумга барып төшәчәк. 2014 елда тарифларда уңай үзгәрешләр күзәтелер, мөгаен.

Чын хоккейчылар бездә әзерләнә

- "Татнефть" өчен "Нефтяник" командасына ярдәм күрсәтү нинди әһәмияткә ия? Яхшы уенчыларны туплап, җиңүләр яуларга да була бит...

Әнә шундый сорау юлланды Шәфәгать Тәхаветдиновка. Ә аның җавабы һәрвакыттагыча көчле яңгырады:

- Буш урында бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Егетләр күнекмәләр алсын өчен шартлар тудырылырга тиеш. Әйе, барысы да профессионал хоккейчы булмас, билгеле. Әмма алар кайдадыр подъездда түгел, ә бозда вакытларын уздыра. Ишегалды хоккее, ДЮСШ, ВХЛ, "Ак Барс" - менә шушы схема буенча әзерләнә чын хоккейчылар. Көньяк-көнчыгышта без 200 тартмачык, эшче хоккей лигасы да булдырдык. Хәтерләсәгез, элек "Ак Барс"та Татарстаннан беркем дә юк, читтән килүчеләр генә уйный иде. Бүген анда Әлмәттән Лукоянов, Кобухов, Токранов, бездә уйнап киткән Петров бар. Хоккей электән үк Россия спорты санала һәм саналачак. Командалар җанатарларны искиткеч уйнаулары белән сөендереп торалар.

Матбугат конференциясен йомгаклап, Шәфәгать Тәхаветдинов журналистларга узып баручы елның күңелле вакыйгаларга бай булуын ассызыклады: "Минем өчен һәр көн шатлык китерә. Сәламәтлек булса, эшең канәгатьләнү хисе китерсә, гаиләң яныңда икән башкача мөмкин дә түгел. Генераль директор хезмәте - күпкырлы, киеренке һәм җаваплы".

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки