Әлмәт таңнары

Сезгә субсидия тиешме?

Торак-коммуналь хезмәтләргә исәпләүләрдә киеренкелек һаман да саклана. Түләүләрнең күп килүе халык арасында зур ризасызлык тудырды.

Билгеле булганча, РФ Хөкүмәтенең 761 санлы карары белән торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидия дә каралган. Аның сиңа тиешме-юкмы икәнлеген беркая да мөрәҗәгать итмичә, үзең генә дә исәпләп чыгарырга була. Дүшәмбе көнне социаль яклау идарәсе начальнигы Закирҗан Шакирҗанов һәм белгечләр журналистлар белән уздырган түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә шуны аңлаттылар.

Мәгълүм булганча, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләргә субсидия 2005 елдан бирле билгеләнә. Бүген аны Әлмәт муниципаль районында биш меңнән артык кеше ала. Әлеге акча кемнәргә бирелә һәм аның күләме күпме соң? Һәркем аны үз керемнәреннән чыгып исәпләргә мөмкин. Биредә төп документ булып төбәк стандартлары санала. Әлеге стандартлар ел саен Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитеты тарафыннан раслана. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, төбәк стандартларындагы сумма торак бинаның төренә бәйле. Барлыгы 4 төр исемдәге торак билгеләнгән. Алар торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр төренә карап бүленгән. Болар - минималь, уртача, тулы һәм максималь исемлек. Мисал өчен, соңгы, максималь исемлеккә бөтен төр торак-коммуналь хезмәтләрне үз эченә алган, шул исәптән лифтлы да булган торак йортлар карый (исемлек белән газетабызның 1 март санында таныша аласыз). Төбәк стандартлары билгеле булгач, субсидия тиешме икәнлеген һәм аның ничә сум тәшкил итәчәген санап чыгару авыр түгел. Моның өчен төбәк стандартыннан үзегезнең йорт караган исемлекне табасыз һәм андагы санны фатирда яшәүчеләр санына тапкырлыйсыз. Килеп чыккан суммадан гаилә кеременең 21 процентын алабыз. Бу - сезнең субсидия күләме. Формула түбәндәгедән гыйбарәт: РФ субсидиясе = 2013 елга торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең төбәк стандарты х фатирдагы кешеләр саны - 21% х гаиләнең тулаем кереме. Тагын да аңлаешлырак булсын өчен конкрет мисалларда карыйк. Гаиләдә дүрт кеше, аларның икесе балалар ди. Гаилә кереме 30 мең сум тәшкил итә. Алар максималь исемлектәге йортта яши. Теркәлеп яшәүчеләр дүрт кешене стандарттагы санга (2000) тапкырлагач 8000 килеп чыга. Хәзер гаилә кеременең 21 процентын табабыз. Ул 6300 була. 8000 - 6300=1700. Димәк, гаиләгә 1700 сум субсидия тиеш. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, биредә бары тик фатирда теркәлеп яшәүчеләр генә исәпләнә.

Төбәк стандартлары гел бертөрле түгел, алар да коммуналь хезмәтләрдән файдалану чорына, тарифларга карап үзгәрә. Мисал өчен, җылылык өчен түләмәгән җәйге айлардагы белән кышкы чор арасында аерма бар. Болар таблицаның беренче графасында күрсәтелгән.

- Сезгә конкрет мисаллар да китерә алам, - диде Закирҗан Шәрипович. - Төзүчеләр проспектындагы 31 нче йортта яшәүче бер пенсионерны алып карыйк (фатиры һәм исем-фамилиясе дә аталды. - И.А.). Аның йортында торак-коммуналь хезмәтләрнең барлык төре дә күрсәтелә, лифт эшли. Димәк, йорт максималь исемлектә. Аңа узган ел август аенда субсидия 191 сум түләнгән, декабрьдә 864, гыйнварда 862 сум булган. Бездә күп балалы гаиләләр арасында 6 мең сумнан артык субсидия алучылар да бар. Аларның субсидияләре коммуналь түләүләр күләмен тулысынча каплый.

Формула буенча исәпләп чыгарганнан соң субсидия артыннан йөрергә, документлар җыярга кирәкме-юкмы икәнне аңларга була. Закон нигезендә субсидия торак милекчеләренә яки анда найм буенча яшәүчеләргә каралган. Хосусыйлаштырылган фатирлар шәхси милек булып санала. Найм буенча - ул социаль торак. Субсидия алу өчен фатирда яшәүчеләрнең милекче белән найм килешүе булуы шарт.

- Безнең шәһәрдә социаль торакның милекчесе - муниципаль район. Кеше фатирында яшәүчеләр дә, хуҗа белән ике арада найм килешүе төзелсә, коммуналь хезмәтләргә субсидиягә өмет итә ала, - диде Закирҗан Шакирҗанов.

Социаль ипотека буенча алынган фатирларда яшәүчеләргә дә кайгырырга кирәкми. Алынган дәүләт теркәве турында таныклыклары аларның бу торакның милекчеләре булуын раслый.

Исәпләп чыгардыгыз, сезгә субсидия тиеш ди. Бу очракта кая барырга һәм нинди документлар кирәк? Пенсионерларга керем турында белешмә кирәкми, чөнки бу мәгълүмат Пенсия фонды идарәсеннән җибәрелә. Аларның фатирның милекчесе булуы турындагы документ, паспорт һәм пенсия таныклыгы булуы да җитә. Эшләүчеләргә шулай ук әлеге документлар, хезмәт урыныннан мөрәҗәгать итәр алдыннан булган алты айлык эш хакы турындагы, 16 яшьтән зуррак балаларның уку урыныннан белешмәләр кирәк. Әгәр уку түләүле икән, закон буенча түләнгән акча әти-әниләрнең чыгымы булып түгел, кереме булып санала. Теркәлгән эшсезләрнең кереме булып мәшгульлек үзәгеннән бирелгән пособие күләме санала. Субсидиянең торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә бурычлары булмаганнарга гына бирелүен дә искәртеп узасы килә.

- Бурычлары булганнарга да субсидия түләнергә мөмкин, моның өчен бурычны каплау турында килешү төзелергә тиеш. Килешүдә бурычлының ай саен күпме акча түләп барачагы да күрсәтелә. Шушы шарт үтәлгәндә генә аларга субсидия түләнә, - диде социаль яклау идарәсе җитәкчесе.

Билгеләп үтелгәнчә, төбәк стандарты һәр торак пунктта төрлечә. Таблицада шәһәр генә бирелгән.

Закирҗан Шакирҗанов бу көннәрдә студентлар белән дә шушындый аңлатулар алып барылуын җиткерде. Социаль яклау идарәсе белгечләре аларны субсидия күләмен санарга өйрәтә. Яшьләр үз чиратында ЕРРЦга барып, анда килгән кешеләр арасында аңлату уздырачак. Бу эш 11 марттан башлана.

Ирина Апачаева

Автор фотосы


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки