Әлмәт таңнары

Россия дәрәҗәсендә зур җиңү

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы булышлыгы белән Россия Ирекле икътисади җәмгыяте һәм Халыкара менеджмент академиясе тарафыннан 2007 елдан бирле "Дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә ел менеджеры" Россия конкурсы үткәрелеп килә.

Ул дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәләрдә идарә итүнең уңай тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату һәм иң яхшы менеджерлар турындагы мәгълүматлар банкын формалаштыру максатыннан үткәрелә. Дәүләт власте органнары вәкилләре, күренекле галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри конкурсның 2011 елгы абсолют җиңүчеләрен һәм ун номинациядә 21 җиңүчене билгеләде. Шушы 29 җиңүченең өчесе Татарстаннан. Сигез абсолют җиңүченең берсе - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мәҗит Салихов. "Әлмәт муниципаль районының контроль-санау палатасы" муниципаль учреждениесе рәисе Җәмилә Ханмурзина "Нәтиҗәле контроль системасы" номинациясендә һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов "Нәтиҗәле социаль сәясәт" номинацияләрендә җиңү яуладылар.
Мәҗит Хаҗип улы Салихов Әлмәт районы хакимиятендә 2005 елдан бирле эшли. 2010 елда ул башкарма комитет җитәкчесе итеп сайланды. Җирле үзидарә органнарында эшләү дәверендә Мәҗит Салихов муниципаль берәмлекләр белән идарә итүдә, республика дәүләт идарәсе органнары белән хезмәттәшлек итүдә гаять зур тәҗрибә туплады.
Әлмәт районы халкын торак белән тәэмин итүне, шулай ук юллар төзү һәм ремонтлауны, социаль-культура билгеләнешендәге объектлар җиткерүне Мәҗит Салихов үз эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр дип саный.
Ел саен торак төзеп тапшыру рейтингында Әлмәт өченче урынны били. "Татнефть" ААҖ белән кулга- кул тотынып эшләү бәрабәренә соңгы өч елда гына да ясалма бозы булган Спорт сарае, теннис комплексы, Казан Изге Анакай иконасы храмы, ат спорты мәктәбе, сәүдә комплекслары һәм кайбер башка объектлар эксплуатациягә тапшырылды. Биш урында транспорт боҗралары, шәһәр эстакадасы төзелде, калабызның 20 дән артык урамына капиталь ремонт үткәрелде. 2010 елда Әлмәт Татарстан Республикасының иң төзек шәһәре дип танылды.
Мәҗит Салихов сәламәтлек саклау, экология, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләренә, шулай ук халыкны социаль яклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә. Әлмәт районы мәдәният өлкәсе буенча республикада беренче урынны били. Һәм монда район башкарма комитеты җитәкчесенең өлеше аз түгел.
М.Х.Салихов "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исемне йөртә.
Мәҗит Салихов гаять зур оештыру сәләтенә ия, килеп туган хәлгә дөрес бәя бирә, җитди карар кабул итә һәм гражданнар белән уртак тел таба белә, халык фикеренә һәрвакыт колак сала. Шушы асыл сыйфатлары аңа үзенә йөкләнгән вазифаларны уңышлы башкарырга ярдәм итә дә инде.
"Нәтиҗәле контроль системасы" номинациясендә җиңү яулаган "Әлмәт муниципаль районының контроль-санау палатасы" муниципаль учреждениесе рәисе Җәмилә Ханмурзина эшләү дәверендә палата эшчәнлегенә шактый саллы өлеш кертте. Иң кыен производство мәсьәләләрен дә хәл итәргә, төпле карарлар кабул итәргә сәләтле югары класслы белгеч буларак, ул үз вазифаларын намус белән, җиренә җиткереп башкара. Аның җитәкчелегендә контроль-санау палатасы соңгы дүрт елда 70 тән артык контроль-ревизия һәм эксперт-аналитик чара үткәрде, алар барышында 134 млн. сумлык финанс хилафлыклары ачыкланды. Аның инициативасы белән республикада беренчеләрдән булып финанс контроленең яңа системасы кертелде, ә 2008-2009 елларда муниципаль ресурсларны файдалануга аудит үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре, үткәрелгән аудит йомгакларына нигезләнеп, ресурсларны, энергияне янга калдыру буенча чаралар комплексы эшләнде: энергоресурсларны куллануга лимит эшләнде һәм кертелде, бюджет учреждениеләренең энергоресурсларны куллануына квартал саен мониторинг үткәрелә.
Д.Ханмурзина тәкъдиме белән муниципаль милектән нәтиҗәле файдалану максатларында район территориясендә физик һәм мораль таушалу нәтиҗәсендә яраксыз хәлгә килгән төп средство объектларын гамәлдән чыгару буенча даими эшләүче комиссияләр булдырылды һәм алар актив эшчәнлек алып баралар.
Җәмилә Рәшитовна муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен хезмәткә түләүнең бердәм системасын, районның барлык муниципаль учреждениеләре өчен бюджеттан тыш средстволарны файдалануның бердәм тәртибен эшләүнең һәм башка күп кенә тәкъдимнәр инициаторы булды.
Җ.Р.Ханмурзина - Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, күп кенә Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына ия.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров