Әлмәт таңнары

Раушан Хафизов: "Предприятиегә яшь белгечләрне җәлеп итү - иң зур теләк"

Нефтьчеләр башкаласын салкын су белән "Әлмәт-Водоканал" ААҖ тәэмин итә.

Без нинди су эчәбез, халыкның бурычы суны чикләүгә китермәсме - предприятие җитәкчесе Раушан Хафизов белән әңгәмәбез әнә шулар һәм башкалар хакында барды.

Шикаятьләр кими, бурыч арта

Шөкер, соңгы елларда су белән тәэмин ителештән зарланып булмый. Тәүлекнең кайсы гына минутында кранны ачсаң да, шаулап су ага. Өзеклекләр аркасында хәтта икешәр көнгә кадәр су туктатуларны онытып барабыз.

- Дөрестән дә, шикаятьләр, заявкалар кимеде, бетте дисәң дә була. Элек сез, журналистлар да газета укучыларның хатлары буенча еш мөрәҗәгать итә идегез. Хәзер нигездә чараларда гына очрашабыз. Бу бездә проблемалар юк дигәнне аңлатмый, әлбәттә. Чирен яшергән үлгән, диләр. Шуңа да бүген аларга тукталыйк әле, - диде Раушан Хафизов.

Нинди генә проблема килеп тумасын, гаиләдәме ул, предприятиедәме, тәэсирсез генә узмый. Биредә дә шулай. Сүз техник сораулар турында бармый. Инженерлык челтәрләреннән файдаланганда яки предприятиенең башка объектларында барлыкка килгән проблемалар үзвакытында хәл ителә. Иң зур һәм беренче чиратта чишәргә кирәк булган мәсьәлә - чистарту корылмаларын реконструкцияләү. Бу "Әлмәт-Водоканал"да гына түгел, шәһәрдә дә көн кадагында торган тема. Моны чишү предприятиенең үз көченнән генә килми. Димәк, аның район һәм республика дәрәҗәсендә дә тикшерелүе, федераль программага эләгү кирәк.

Аннан тыш тариф елы дәвамында үтәлергә һәм тарифлар комитеты алдында хисап тотарга кирәк булган производство программалары да бар. Алар һичшиксез тормышка ашырылырга тиеш. Билгеләп үтелгәнчә, җәмгыятькә читтән башка төрле финанс чаралары керми. Алар тариф эченә салынган. Шул ук вакытта әлмәтлеләр арасында коммуналь хезмәтләр өчен үзвакытында акча җыелуның мөһимлеген аңларга теләмәүчеләр да бар. Югыйсә 100 миллион сум бурыч (1 ноябрьгә) каян килер иде. Предприятие хезмәткәрләренең бурычларны түләргә кирәклегенә ышандырып өйдән-өйгә йөрүләре бер яктан караганда мәзәгрәк тә, кызганыч та тоела. Чөнки беребез дә кибеттән бушка ипи алмый бит.

- Кеше эштән өенә кайткач, яки йокысын туйдырган эшсез яисә башкалар кранын ачып судан рәхәтләнеп кулланганда ул канәгать, аңа рәхәт. Ә инде су булмаганда, әлбәттә инде, ризасызлык белдерелә. Безнең коллектив су белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмасын өчен барысын да эшли. Кайчакларда авария ситуацияләрендә, реконструкциядән һәм квартал эчендәге магистраль суүткәргечләрне алыштырганнан соң яңаларына тоташтырылганда су бирү туктатылып тора. Әмма һәрчакта да билгеләнгән регламент саклана. Без кулланучылар алдында бурычыбызны тиешле дәрәҗәдә үтибез, - дип белдерде Раушан Хафизов.

Тариф акчалары кая китә?

Тарифка килгәндә, аның 48 проценты сатып алынган су өчен түләүгә китә, ә калган өлеш суүткәргеч челтәрен тотуга чыгымнар өчен каралган. "Әлмәт-Водоканал" чыгымнарны киметү буенча эш алып бара. Ләкин коммуналь хезмәтләр бер-берсенә бәйләнгән. Газга бәя арту электр энергиясенең, ә анысы үз чиратында сатып алынган су бәясенең күтәрелүенә китерә. Үзкыйммәтнең үсүен тоткарлау өчен ел саен челтәрләрне алыштыру, эчке чыгымнарны оптимальләштерү кебек чаралар күрелә. Саннарга гына күз салыйк. 2000 ел башында су югалтулар 42 процент тәшкил иткән, хәзер бу күрсәткеч 19,7 процентка калган. Быелның тугыз ае йомгаклары буенча ул тагын да түбән - 19,2 процент кына. Европада аның 15 процент булуын игътибарга алганда, азга гына калышабы. Әлмәтлеләрнең барысына да намус, җаваплылык дигән төшенчә хас булса, бәлки әле безнең күрсәткечләр тагын да түбән булыр иде. Тик...

19,2 процент үз эченә физик югалтулар белән беррәттән коммерция югалтуларын да алган. Беренчесенә аккан су керсә, коммерция югалтулары исә - торак йортка кергән суның бүленмәгән күләме. Гадирәк итеп әйткәндә, йортка билгеле бер күләмдә су керә, ә тотылганы азрак килеп чыга. Шул ук вакытта беркемнең дә подвалына шуның кадәр су акмый. Белгәнебезчә, юеш подваллар чоры шулай ук артта калды.

- Кемдер тотылган суның исәбен алучы приборларын туктатып тора, күрсәткечләрен аз итеп язучылар да, счетчикларына зыян китерүчеләр дә бар. Бу урлашу дип атала. Намуссыз кешеләрнең әлеге гамәлләре коммерция югалтуларына китерә. Шуңа күрә "караклыкка" каршы да көрәш җәелдерергә, катгый чараларга барырга туры килә. Фатирларында үзләре яшәмичә, кеше тотучылар да бар. Ул шәһәр буенча гомуми торак мәйданның 20 процентын тәшкил итә. Аның 1 процентында гына кеше яшәми. Фатирларына кеше кертүчеләр нигездә тору урыны буенча теркәлмәгән була, ләкин яшәүчеләр саны шактый. Пропискада кеше булмагач, алар су өчен дә түләми. Ахыр чиктә бу ОДН булып намуслы кешеләр кесәсенә суга. ОДН турында мин үз фикеремне бу сүз барлыкка килү белән үк белдергән идем инде. Тагын бер кат әйтәм, гомуми йорт ихтыяҗларына дигән атама белән килешмим. Аккан суны кайдандыр эзләү көлке. Без счетчик аша күпме су җибәрәбез, кешеләр шуның кадәр түләргә тиеш. ОДН ул әнә шул счетчикларына хилафлык китерүчеләр, күрсәткечләрен яшерүчеләр, беркем дә теркәлмәгән фатирларда бер көтү кеше яшәп тә коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр аркасында килеп чыга. Шуңа күрә йортларда яшәүчеләр игътибарлырак булсын, мондый фатирларда яшәүчеләрне ачыкларга ярдәм итсен иде. Аларның үзләренә файда бит. Закон нигезендә өч кешенең имзасы белән акт төзелсә, буш фатирларда яшәүчеләр дә түләргә тиеш булалар.

Октябрь аенда гына да торак йортларга җибәрелгән 7 млн 700 мең кубометр су бүленмичә калган. Әлбәттә, сатып алынган су өчен түләргә дә кирәк. Яшәүчеләр сыман бурыч туплап утырсаң, шәһәрдә суга чикләүләр кертелүен көт тә тор. Бүген "Әлмәт-Водоканал" җәмгыятенең су белән тәэмин иткән УПТЖ ППД алдында 37 миллион сум бурычы бар.

Йә түлисең, йә канализациясез каласың

Быелның декабрь аеннан "стажлы" бурычлыларның канализацияләре томалана башлаячак. Бу законлы көрәш булачак. Чөнки 354 нче карарның 119 нчы маддәсе аерым фатирларны су белән тәэмин итүдән өзүне рөхсәт итә. Саратов өлкәсендә закон эшкә җигелгән һәм ул нәтиҗәсен бирә башлаган. Бурычны кайтару өчен барлык мөмкинлекләр бар. Телисең икән - өлешләп түләү графигы төзисең һәм килешүдә күрсәтелгән вакыт эчендә агымдагы түләүләр белән бергә әҗәтеңне дә акрынлап кайтарасың, акчаң җитмәсә, үзеңнең идарәче компаниягә яки торак милекчеләре ширкәтенә төп хезмәтеңнән тыш өстәмә эшкә урнашырга була.

- Ипотека буенча фатир алу да коммуналь хезмәтләргә түләүне кичектерергә сылтама түгел. Нинди генә булса да, бурыч кайтарылырга тиеш. Безнең дә түлисе бар, - диде бу низаглы проблемага нокта куеп Раушан Хафизов.

Программаларга эләгү җиңел түгел

Әгәр тиешле барлык акча җыелса, күпме суүткәргеч линиясен алыштырырга мөмкин булыр иде. Алга куелган план - ел саен 10 км челтәрне яңарту. Суүткәргечләрне яңарту өзеклекләрне киметергә ярдәм итә. "Әлмәт-Водоканал" ААҖ проблемаларны чишү өчен төрле программаларга керергә тырыша. Мисал өчен, республиканың "Чиста су" программасы буенча авылларда да суүткәргечләр төзелә. Быел Түбән Мактаманың экология бистәсе суүткәргечле булды, Урсалыда эш бара. "Торак" федераль максатчан программасының "Коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү" подпрограммасы исә шәһәр халкын эчәргә яраклы чиста, сыйфатлы су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. IV сукүтәрткечтә уздырылган реконструкция иң зур проблеманың берсен чиште. Су сыйфатын яхшырту буенча эш 2007 елда ук башланган иде. Федераль программа буенча магистраль суүткәргечләрне полиэтиленга алыштыру өчен акча бүлеп бирелде. IV сукүтәрткечнең үзендә дә зур эш башкарылган: эшләүчеләргә барлык шартлар тудырылган административ-көнкүреш бина, блоктан модульле котельный төзелгән. Иң мөһиме, республикада беренчеләрдән булып суны йогышсызландыру өчен натрий гипохлориты җитештерү җайланмасы ясалды. Нәтиҗәдә элек сыек хлор белән йогышсызландырылган су яңа ысул белән чистартылуга күчте.

- "Татнефть" ААҖнең дә әлеге җәһәттән зур хезмәтен билгеләп үтәсе килә. Бу эчәргә яраклы су белән тәэмин итүдә уртак эш булды. Су сыйфаты даими тикшерелә. Анализлар шәһәрнең төрле нокталарыннан алына. Проблема хәл ителгәннән соң эчә торган суыбыз сыйфатына, төсенә, тәменә карата шикаятьләр дә юкка чыкты. Алдагы сөйләшүгә кире кайттык түгелме?! Бу кешеләргә хезмәт күрсәтүдә безнең тарафтан башкарылган чараларның берсе. Кунак ашы - кара-каршы дигән кебек, яшәүчеләр тарафыннан да җавап, үз бурычларын вакытында үтәү булырга тиештер бит, - дип искәртте җитәкче.

Без IV сукүтәрткечтә дә булдык. Оператор Оксана Маслакова резервуарлардагы калдык хлор күләмен тикшерә иде. Ул хәтта нормадан ким булып чыкты.

- Барлык мәгълүматлар сәгать саен тикшереп языла, - диде ул. - Контроль нык. Әгәр хлор ким булса, дозаторлар белән көйләп өстибез.

Резервуарлардагы су күләме дә күзәтчелек астында. Тәүлегенә 34 мең кубометр су тота икән әлмәтлеләр. Иртә-кич күбрәк сарыф ителә. УПТЖ ППДдан килгән су туп-туры резервуарларга җибәрелә, ул натрий гипохлориты белән йогышсызландырылып чистартылгач кына дүрт юнәлеш буенча шәһәргә җибәрелә. Барлык эш автоматлаштырылган. Резервуарларның һәммәсе герметик ябылган.

Теләкләр кабул булсын

- Чистарту корылмаларына да реконструкция уздыра алсак, - дип әйтеп куйды Раушан Хафизов. - Мин әлеге объектлар буенча Россия күләмендә анык бер карарга киленер дип уйлыйм. Ник дигәндә, бу проблема бездә генә түгел, ил күләмендә. Аннан соң Россия Президенты киңәшмәләрнең берсендә әлеге сорауны күтәрде.

Хыяллар тагын бар икән әле. Иң зурысы, әлбәттә, халыктан бурычларны җыю. Алар тузган суүткәргечләрне алыштырып бетерү өчен кирәк. Аннан соң замана канализация-насос станцияләренә реконструкция уздыруны таләп итә. Диспетчерлык пункты барлык процесслар белән идарә итә алырлык булырга тиеш.

- Әлбәттә инде, иң мөһиме, кешеләр. Предприятиегә яшь белгечләрне җәлеп итү - шулай ук иң зур теләк. Бездә әлегә яшьләр күп түгел. Электриклар, "кип"чылар, экскаваторчылар, слесарьлар, мастерлар җитми. Бу юнәлештә дә эшлибез.

Сер түгел, яңа гына уку йортын тәмамлаган белгечләрне берәү дә эшкә алмый. Ә биредә кабул итәләр, өйрәтәләр. Кайчандыр борып җибәргән предприятиеләр бераз тәҗрибә туплаган белгечне артыграк эш хакы белән җәлеп итеп кабаттан колач җәеп каршы ала. "Мин моңа да шат, чөнки биш кешенең берсе булса да бездә кала. Яшьләр юньсез дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин бу фикер белән килешмим. Аларның күбесе грамоталы, перспективалы, үз эшен белә торган. Теләктәшлек кенә күрсәтергә кирәк үзләренә, - ди җәмгыять директоры. - Без яшьләрне спартакиадаларга, шәһәр чараларына җәлеп итәбез, кызыксындыру чаралары кулланабыз. Яшьләр комитеты яхшы гына эшләп килә".

Менә шундый эш-мәшәкатьләр, проблемалар һәм планнар белән яши бүген "Әлмәт-Водоканал" җәмгыяте.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки
  • "Ышанычлы терәк" бәйгесендә кем җинүче булыр? Яраткан ирләрегез, ир туганнарыгыз, әтиләрегезнең фотоларын безгә җибәрегез һәм иң лаеклыны бергәләп билгеләячәкбез!
    1696 кеше тавыш бирде