Әлмәт таңнары

Һәр ел саен 220 мең кешенең гомере өзелүгә тәмәке сәбәпче

31 майда планетабызда Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә.

Тәмәке тартучылар өчен әлеге зарарлы гадәттән арынырга тагын бер сәбәп булып тора әлеге дата.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, галәмдә ел саен 5 миллионнан артык кеше шушы яман гадәт аркасында вакытыннан алда дөнья куя. Россия буенча алганда исә ул һәр елны 220 мең кешенең гомерен өзә.

Кызганычка каршы, күпләр тәмәке тартуның никадәр зарарлы булуын аңларга да теләмәүләре белән үз сәламәтлекләренә шактый зур зыян салалар. Ә бит аның тискәре йогынтысы хәмернекеннән бер дә ким түгел. Тәмәке төтене 196 агулы компоненттан тора, шуның 14 е - наркотиклар. Тәмәке тартканда мидәге процесслар вакытлыча активлаша, ә аннары бик озакка туктап кала. Алга таба кан тамырлары кысыла, күзәнәкләргә кислород җитми башлый һәм алар үлә.

Тәмәке тартучыларның табигый үлемгә кадәр 12-17 елга алдарак дөнья куюлары расланган инде. Алар тартмаучыларга караганда 20 тапкыр ешрак рак белән авырыйлар. Янып торучы тәмәкенең температурасы 300 градус тирәсе булса, эчкә суырганда ул 1000 градуска кадәр җитә. Бер тәмәке тартканда гына да якынча 20 тапкыр суырганны исәпкә алсаң, һәр яңа тәмәке белән авыз һәм тамак куышлыклары, үпкәләрнең ничек яндырылуын аңлавы кыен түгел.

Бер яссылыкка җәеп караганда кешенең үпкәләре 100 квадрат метрга якын мәйдан биләвен исәпләп чыгарганнар. Бу мәйдан тәннең кислород белән тулы кыйммәтле туенуы өчен кирәк икән. Ә менә тәмәкедә нәкъ менә кислород янып бетә дә. Аның урынына үпкәләребезгә газ сыман һәм аэрозоль рәвешендәге зарарлы агулы матдәләр килеп эләгә. Тарткан кешенең үпкәсенә бер ел эчендә кимендә бер килограмм тәмәке дегете ябыша, аның бер өлеше генә кеше йөткергәндә һәм какырык белән тышка чыга.

Тәмәке төтенендә синиль кислотасы туплану дәрәҗәсе үлемгә китерүче дозадан нибары 40 тапкырга гына ким. Ике кап тәмәкене (40 данә) берөзлексез тарту кешене үлемгә дә китереп җиткерергә мөмкин.

Никотинның зур булмаган дозасы да артериаль кан басымын күтәрә, ә организм, канга тиешле гормоннар җибәреп һәм йөрәк-кан тамырлары системасы капиллярларының үткәрүчәнлек сәләтен киметеп, аны нормальләштерергә тырыша. Шул арада тәмәке тартучы никотинның яңа порциясен алырга өлгерә. Менә шунда инде сәламәт организм өчен рөхсәт ителгән чик нормасы артып китә һәм бу психиканың какшавына, гормональ һәм йөрәк-кан тамырлары системасының эштән чыгуына китереп җиткерә. Кан тамырларының тышчалары бер киңәю, бер тараюдан башта сыгылмалылыгын югалта, аннары нәзекләнә һәм шартлый. Нәтиҗәдә кан тамырлары тромбозы, тромбофлебит, яман шеш авырулары килеп чыга.

Реклама

Йорт куянының тәненә кертелгән никотин аның җенес органнарын кечерәйтә һәм сперматозоидларның һәлак булуына китерә икән. Тәмәке тартучы ирләрдә дә бу нәкъ шулай. Импотенция белән бәйле 100 очракның 10 ысында тәмәке тарту сәбәпче. Тартмый башлаган күпчелек ирләрдә җенси функцияләр яңадан торгызыла.

Ирләрнең тәмәке тартуы бер бәла булса, хатын-кызларда ул ике бәла. Чөнки бу зарарлы гадәт аның үзе өчен дә, баласы өчен дә куркыныч. Тәмәке агуы бигрәк тә туасы баланың миенә нык тәэсир итә. Балаларның үле тууы, акыл ягыннан артта калуы һәм физик зәгыйфьлеге, срогыннан алда дөньяга килүе - ана кешенең яман гадәте өчен түләү. Шуңа да гаилә корырга җыенган тәмәке тартмаучы егетләр акыл белән эш итә: үзенә хатынлыкка бер дә тартучы кызларны сайламый.

Тәмәке рекламасында «Минздрав кисәтә: тәмәке тарту сезнең сәламәтлегегез өчен куркыныч» дигән сүзләр языла язылуын, әмма шул ук вакытта тәмәке тартуның киләчәк буыннар өчен дә куркыныч булуы турында ләм-мим бер сүз юк. Ә бит үзегезнекеннән аермалы буларак, туачак балалар сәламәтлеге сезнең милек түгел. Димәк, эчеп-тартып, сез чит милеккә дә зыян китерәсез - сабыйларыбызның сәламәтлеген дә җимерәсез.

Әлмәт наркология диспансеры булышлыгы белән Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА әзерләде

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: