Әлмәт таңнары

Профилактика – җитди чара

Статистик мәгълүматларга күз салсаң, бүгенге көндә Россиядә генә 612006 ВИЧ-инфекцияле авыру теркәлгәнен күрергә була. Кызганычка каршы, алар арасында әлмәтлеләр дә бар. СПИД-үзәк биргән мәгълүматларга караганда, Әлмәт җирлегендә ВИЧ эпидемиясе 2000 елның февраль аенда күзәтелгән. Әлеге башлангыч чордан алып бүгенге көнгә кадәр 1627 инфекция йөртүче ачыкланган. Шуларның 338е инде үлгән. Хәзерге...

Статистик мәгълүматларга күз салсаң, бүгенге көндә Россиядә генә 612006 ВИЧ-инфекцияле авыру теркәлгәнен күрергә була. Кызганычка каршы, алар арасында әлмәтлеләр дә бар. СПИД-үзәк биргән мәгълүматларга караганда, Әлмәт җирлегендә ВИЧ эпидемиясе 2000 елның февраль аенда күзәтелгән. Әлеге башлангыч чордан алып бүгенге көнгә кадәр 1627 инфекция йөртүче ачыкланган. Шуларның 338е инде үлгән. Хәзерге вакытта СПИД-үзәктә 1035 кеше учетта тора. Әлмәт муниципаль районы хакимияте, Сәламәтлек саклау идарәсе, СПИД-үзәк хезмәткәрләренең һәм башка күп кенә оешмаларның уртак һәм тыгыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә 20 яшькә кадәр булган яшьләр арасында инфекция йөртүчеләрнең санын киметүгә ирешелгән. Ләкин шуның белән беррәттән өлкән буын кешеләре арасында әлеге авыруның артуы борчуга чала. Авыруны йоктыручылар арасында 50-70 яшьлекләр шактый. Ә менә наркотиклар куллану нәтиҗәсендә СПИД йоктыручылар саны 2000 ел белән чагыштырганда 4 тапкырга кимегән. Соңгы елларда ВИЧ-инфекцияне җенси юл белән йоктыру очраклары еш күзәтелә. Алар арасында бала тудыруга сәләтле яшьтәге хатын-кызларның булуы аеруча кызганыч. 28 ноябрь көнне СПИД-үзәктә булып узган матбугат конференциясендә дә нәкъ менә шушы һәм башка күп кенә проблемалар күтәрелеп чыкты.
СПИД-үзәкнең эшчәнлегенә килгәндә, бүгенге көндә әлеге учреждение белгечләре республиканың 30 процентлап ВИЧ-йөртүчесенә медицина ярдәме күрсәтә. Биредә лаборатор диагностикадан тыш, тәҗрибәле белгечләр консультациясен дә алырга мөмкин. ВИЧ-инфекцияне һәм наркоманияне профилактикалау да югары дәрәҗәдә алып барыла. СПИД-үзәкнең коллективы тотрыклы эшли.
ВИЧ-инфекция медицина проблемасы гына түгел, ә бөтен җәмгыятьнеке дә. Бу турыда һич кенә дә онытырга ярамый. Бары тик гомуми тырышлык белән генә райондагы ВИЧ-инфекция күренешләренә чик куярга була. Иң беренче чиратта профилактик чараларны тормышка ашыру күздә тотыла. Әлбәттә, районыбызда яшәүчеләр үзләренең яшәү рәвешләрен тәртипле алып бару турында үзләре уйланырга һәм тиешле нәтиҗә ясарга тиешләр. Мондый очракта бернинди үгетләүләр һәм агитацияләр ярдәм итә алмый. Бары тик үзеңне үзең һәм әйләнә-тирәдәгеләрне хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: