Әлмәт таңнары

«Нефтяник» чемпионатка күтәренке рухта аяк атлый [+ФОТОЛАР]

Югары хоккей лигасы чемпионаты уеннары башланырга санаулы көннәр генә калды.

Шул уңайдан бүген Әлмәт хоккей командасы җитәкчелеге, тренерлар һәм команда капитаны журналистлар белән ачыктан-ачык сөйләшү уздырды. Пресс-конференциядә каләм ияләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алды.

Яшерен-батырын түгел, әмма узган сезон «Нефтяник» өчен әллә ни уңышлар китермәде. Әле дуслар уенында ук безнекеләр берничә тапкыр җиңелүгә дучар булды. Югары хоккей лигасына аяк атлаганда исә уенчылар да, тренерлар һәм капитан да барлык хаталарны исәпкә алырга сүз бирделәр.

- Быел командага 9 яңа уенчы килде. Алар өчен хоккей ят түгел, һәммәсе дә команда белән эшләү тәртибен белә. Бер егетебез Латвиядән. Физик мөмкинлекләре дә һәммәсенең канәгатьләндерерлек. Без иң яхшыларын гына сайлап алырга тырыштык. Республиканың әйдәп баручы «Ак барс» командасы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Команда гадәттәгечә быел да үзалдына иң югары максатларны куя -җиңәргә дигән уй белән генә бозга чыгачакбыз. Әмма уен гел җиңүләрдән генә тормавын җанатарлар аңласыннар иде. Команда һәрвакыт күңелен биреп уйнаганда гына уен мавыктыргыч килеп чыга, - диде команданың баш тренеры Илнур Гыйзатуллин.

Клуб президенты Ринат Шәфигуллин алдагы елларга планнар белән дә уртаклашты. Якын киләчәктә Әлмәттә «Татнефть» ААҖ ярдәме белән «Нефтяник» балалар командасына махсус боз сарае һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа спорт мәктәбе төзеләчәк. Инде әлеге юнәлештә беренче адымнар ясалган. Ул ачылган очракта балалар арасында хоккейны тагын да җәелдереп һәм бу спортка кызларны да кызыксындырып булачак.

- Бозга кытлык булуын сезон ачылган саен тоябыз. Гади халык өчен мәйдан юк, шуңа да бу мәктәпнең ачылышы бик күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Җиңү холкын кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк. Балалар арасында бу спорт төрен киңәйтү шарт. Бездә моның өчен бөтен алшартлар да бар, тренерларыбыз да көчле, җиһазлар да җитәрлек, - диде Ринат Илдус улы.

Команда капитаны итеп быел Максим Хапов сайланды. Аңа да яңа сезонда тренерлар да, уенчылар да һәм шул исәптән җанатарлар да зур өметләр баглый.

- Капитан - ул тренерлар составы белән уенчылар арасында күпер ролен уйнаучы звено. Миңа лидер булырга кирәк: бозда да, көндәлек тормышта да, чишенү бүлмәсендә дә. Нинди зур җаваплылыкны үз өстемә алганымны беләм, миңа бу рольне ышанып тапшырганнары өчен зур рәхмәт, - диде яшь егет.

Кыскасы, яңа сезонга Әлмәт хоккей командасы тулысы белән әзер. Инде мавыктыргыч уеннарны карап хозурланасы гына кала. Чемпионатның беренче уены исә 9 сентябрьга планнаштырылган. «Нефтяник» «Саров» командасы (Түбән Новгород өлкәсе) белән очрашачак. 2017/2018 Югары хоккей лигасы чемпионатында барлыгы 52 матч булырга тиеш, аларның 26 сы Әлмәт стеналарында узачак. Яраткан «Нефтяник» командасына уңышлар теләп калабыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки