Әлмәт таңнары

Мәктәп формалары кайта

Яңа уку елы башланырга да санаулы вакыт калып бара.

Бу көннәрдә кибетләрдә, базарларда балаларына мәктәп формасы сайлаучы әтиниләрне бик еш күрергә була. 1 сентябрьдән шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә дә бердәм форма кертелә.

Безнең мәктәп еллары коңгырт төстәге тукымадан тегелгән ак якалы һәм манжетлы күлмәкләр, ак-кара алъяпкычлардан торган мәктәп формасында үтте. Уңайлы да, матур да, классташым бүген нинди затлы кофтадан килер икән, их, нигә минеке дә юк икән дип борчыласы да юк иде. Форманы кию мәҗбүри булуын да искә төшереп үтәсе килә. Муенга бәйләнә торган пионер галстугын оныткан өчен генә дә өйгә кайтарып җибәрәләр, кисәтү ясыйлар иде.

Ак канатлы альяпкыч кызларны бигрәк гүзәл итә шул. Бәлки шулай матур булганга, үзләре үк мәктәп формасыннан йөрүдән баш тарткан кызларыбыз соңгы кыңгырау тантаналарына махсус әлеге күлмәк-алъяпкычларны кияләрдер. Ләкин заманалар белән зәвыклар да үзгәрә бара. Мәктәп формалары 1992 елда бетерелде. Уку йортларын чуарлык басты: кем тәнгә сыланган чалбарлардан, шактый кыска итәкләрдән, махсус ертылган, тез башлары агарып беткән джинсылардан йөри башлады, аллы-гөлле кофталар да күренде. Бердәм мәктәп формасына кайтырга кирәклеге көн кадагына килеп басты. Байтак кына мәктәп моның өчен махсус карар кабул ителгәнне дә көтмичә, үз кагыйдәләрен кертте, таләпләрен куйды. Мисал өчен, безнең Әлмәт районында узган уку елында 71 мәгариф учреждениесенең 52 сендә бердәм мәктәп формасы кертелгән иде инде. 19 мәктәптә укучыларга классик стильдә - ак кофта, коңгырт, соры, кара төстәге итәкләр яки сарафан, костюм-жилетлардан йөрү таләбе куелды.

- Шуңа күрә бердәм мәктәп формасы кертү турындагы боерык-карарлар безгә яңалык булмады һәм әллә ни авырлык, ризасызлык тудырмады, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Ганиев бу хакта фикерен сорагач. - Без һәр мәктәпкә Мәгариф һәм фән министрлыгының рекомендацияләрен җиткердек. Балалар нинди фасондагы, нинди төстәге формадан йөриячәк, алдагы еллардагыларын калдыралармы яки яңаларын сайлыйлармы - моны һәр мәктәп әтиниләр комитеты белән берлектә үзе хәл итә. Каян сатып аласын да әтиниләр үзләре чишә.

Күргәнебезчә, борчылырга урын юк. Әлбәттә, һәркемнең дә затлы мәктәп формалары тектерергә көченнән килми, аз тәэмин ителгән гаиләләрнең мөмкинлекләре дә искә алынырга тиештер. Сораштырулардан аңлашылганча, күпчелек уку йортлары шулай эшләгән дә, әтиниләр өчен тегү фабрикалары вәкилләре белән очрашулар уздырылган, үзләренең "кесә калынлыгына" туры килгән мәктәп киемнәре алу мөмкинлеге тудырылган.

Алай да бүген мәктәпкә әзерләнү ничә сумга барып төшә икән? Без бу сорауга җавап табу ниятеннән балалар әйберләре сатучы берничә кибетне һәм базарларны әйләнеп чыгарга булдык. Башта кызларга тукталыйк. Кечкенә сыйныфта укучылар өчен ак блузка, итәк, костюмны уртача алганда 1700- 2 мең сумга да алырга була. Сарафанның да бәясе бер мең сумнан башлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәяләр тукымаларның сыйфатына һәм фирмаларга бәйле рәвештә төрлечә. Арзанлылары да бар, югары суммадагылары да эленеп тора. Элек мәктәп формаларын ярым йон материалдан теккән булсалар, бүген җитештерүчеләр чит илдә эшләнгән синтетикага өстенлек бирә. Сатучылар мондый тукыманың арзанрак булуын һәм яхшы булуын әйттеләр. Имеш, яхшы "сулый да", әллә ни бөгәрләнми дә.

Зуррак кызларга киемнәр бераз кыйммәтрәк, әлбәттә. Мәсәлән, фасонлы костюм һәм итәкне 3 мең сумга исәпләп чыгардым. Сатуда безнең чордагы ак алъяпкычлы мәктәп формалары да аз түгел. Күлмәкләре бер мең сумнан башлана, ә альяпкычлар 500 сум тора. Сәүдәгәрләр бу көннәрдә әлеге төр формаларның да яхшы сатылуын әйтте.

Малайларны киендерү арзанрак торадыр дип фикер йөртсәк тә, аларны да мәктәпкә әзерләү шул чамаракка барып төшә икән. Башлангычлар өчен костюм-чалбарлар 1500 дән башлана. Жилетын да алсаң, 1750 сум кирәк булачак. Сатуда шулай ук фасонлы итеп тегелгәннәре дә бар. Алары, әлбәттә, кыйммәтрәк - 1800 сум һәм аннан югарырак. Ак күлмәкләр дә төрле бәядә. Аяк киеме кирәклеген дә истән чыгарырга ярамый. Ә аларын арзан бәягә табармын димә.

Кайбер мәктәпләр теге яки бу сәүдә нокталары белән килешү төзегән. Нәкъ менә шушы кибеттән алучылар өчен ташламалар булдырылган. 10 процент әллә ни зур булмаса да, мәсәлән, 3 мең сумнан экономияләнгән 300 сумга оекбашлар да, галстук, башка шуның ише вак-төяк кирәк-яракны алырга мөмкин.

Чират сумкага җитте. Аларының да бәяләре тигез түгел. Капроннан тегелгәне 1300 сум, чыдамрагы 3 мең сумнан башлана. Мәктәп кирәк-яракларын, алмашка кияргә күлмәкләрне дә исәпләсәң, баланы мәктәпкә әзерләү шактый гына суммага барып төшә.

- Акча дип үлеп булмый инде. 1 сентябрьдә бала яңа, матур киемнән барырга тиеш дип уйлыйм. Ул аның өчен бәйрәм бит, - диде өч бала анасы Вероника Галиева. - Безнең гаиләдә ике укучы. Мин уку елы тәмамлану белән акча җыя башлыйм. Шөкер, хәзер хет әйберләр бар. Арзанрагын да алырга була. Алары сыйфатсызрак инде. Яхшыны алсаң, ел буе башың авыртмый.

Мәктәп формасы уңаеннан да төрле фикерләр белдерүчеләр булды. Берәүләр мондый киемнең дисциплинага өйрәтүенә ишарә итсә, икенчеләре "бер төсле киенү ул балаларны дуслаштыра, гаиләләрдәге җитешсезлекне сиздерми, балалар кимсенми", диде. Һәрхәлдә, әтиниләр арасында моңа каршы килүчеләр булмады.

Укучылар исә чалбардан йөрүләрне дә тыймасыннар иде дигән теләкләрен җиткерде. Гомумән алганда, алар мәктәп формасына риза, арада шакмаклы яки сызыклы костюм-сарафаннарга түгел, ак блузка, караңгы төстәге итәкләргә өстенлек бирүчеләр дә күзәтелде.

- Бердәм мәктәп формасы ул бөтен мәктәпләрдә дә бертөсле киенәчәкбез дигәнне аңлатамы? Юк, без алай теләмибез. Төрле мәктәптә төрлечә булсын. Ә укытучылар ничек киенәчәк, аларга карата да таләпләр бармы? - дигән сораулар яудырды исемен әйтергә теләмәгән бер кыз җавап урынына.

Реклама

Лариса Кольгина, 24 нче мәктәп директоры вазифаларын башкаручы:

- Безнең мәктәптә укучылар өченче ел инде формадан йөри. Малайлар соры төстәге тройкалар, ә кызлар соры төскә ал шакмаклар төшерелгән костюм кия. Башлангыч сыйныф кызлары сарафаннан, өлкәннәр жилет белән итәктән. Чаллыдагы бер фирма белән хезмәттәшлек итәбез. Калабызда аларның сату нокталары бар. Кече яшьтәгеләргә костюмнар нигездә 1750 сум тора. Өлкән сыйныфтагыларныкы 100-200 сумга артыграк. Быел беренче сыйныф малайлары өчен чыдамрак тукымадан тегелгән формаларга заказ бирү өстендә эш бара.

Гүзәл Хәйретдинова:

- Минем улым 12 нче мәктәптә укый. Безгә караңгы төстәге соры форма алырга әйттеләр. Яңа уку елына әзерләнеп куйдык инде. Бердәм мәктәп формасына каршы түгел. Бик кирәк ул. Матур да, уңайлы да. Безнең мәктәптә элек тә формадан йөриләр иде. Форма җитдилеккә өнди. Мин мәктәптә джинсы киеп йөрүләренә нык каршы.

Рәмзия Билалова,

- Татар гимназиясендә укучы кызым бар. Анда һәр сыйныфның үз формасы. Моңа кадәр кайсыбер класста шакмаклыны да киделәр. Сыйныф сайлаган төскә, фасонга карата ризасызлык белдерелми. Без бер кибеткә балаларның үлчәмнәрен әйтеп күпләп заказ бирдек. Бәяләрне үзебез карап чыктык. Башта бер төр форма тәкъдим итеп караганнар иде, ошатмыйча баш тарттык. Барысын да балаларның фикерен тыңлап әтиниләр хәл итә. Минемчә, бертөсле киенү игътибарны башкага юнәлтми, төп бурычның уку икәнлеген искә төшереп тора.

Ирода Азенбаева, 15 нче мәктәп укучысы:

- Безнең мәктәп формасы караңгы яшел төстә булачак. Элек соры төстәге костюм-сарафаннан йөрдек. Яңа форма шулай ук бик ошый.

Зөһрә Камалетдинова, 1 нче гимназия укучысы:

- Мин быел унынчы сыйныфка барам. Мәктәп формасы кирәк инде ул. Тик ул бар җирдә дә бөртөсле булмасын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: