Әлмәт таңнары

Массакүләм мәгълүмат чаралары - көчле корал

Чәршәмбе көнне Ютазы муниципаль районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә ТР иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше сораулары буенча комиссиясе рәисе, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук рәислегендә "Җәмәгать контролен оештыру һәм коррупциягә каршы көрәш алып бару максатыннан массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек" темасына төбәкара...

Башта Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова семинарга җыелучыларны төбәкләре белән таныштырып үтте. Ютазы районы үз эченә 38 торак пунктны берләштерә. Барлыгы 10 авыл, бер шәһәр тибындагы җирлек исәпләнә. Районда яшәүчеләрнең 73 проценты - татарлар. Үзәктә немецлар да яши икән. Барлык авылларга да асфальт юл салынган. Район бюджетының 50 процентын сәнәгать предприятиеләре тулыландыра. Җирлектә тотрыклы эшләүче 10 предприятие санала. Районда 19 мәктәп, 20 балалар бакчасы эшли.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районын- дагы полиция бүлеге начальнигы Марат Сибагатов та үзенең чыгышында коррупциянең һаман да күзәтелүен ассызыклады. Коррупциягә каршы көрәш алып баруда массакүләм мәгълүмат чараларының көчле корал булуын әйтеп, аларның җәмәгать фикере тудыруда зур роль уйнавы бәян ителде, хокук саклау органнары, мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмаларның үзара хезмәттәшлегенең коррупцион җинаятьләрне профи- лактикалауда нәтиҗәсе билгеләп үтелде.

Мәгълүм булганча, һәрбер муниципаль берәмлектә район башлыгы каршында коррупциягә каршы комиссия төзелгән. Әгъзалар арасында җәмәгатьчелек тә, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә бар. Семинарда Ютазы районының коррупциягә каршы комиссиясе секретаре Екатерина Огневаның җирлектә коррупциягә каршы республика программасының ничек тормышка ашырылуы турындагы белешмәсе тыңланды. Агымдагы елның тугыз аенда уздырылган комиссия утырышларында байтак мәсьәлә каралган. Төзелгән электрон ящикларга кешеләр медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты турындагы шикаятьләрен җибәрә алалар. Агымдагы елда районның контроль-санау палатасы иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә ТСЖларның ничек җылылык энергиясенең исәбен алу һәм аңа түләүне исәпләүләрен тикшергән. Азактан аның нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелгән. Чыгыш ясаучы ышаныч телефонының да халык белән элемтәдә әһәмиятен билгеләп үтте.

Сөйләшүгә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең Әлмәттә урнашкан бүлеге начальнигы Рафикъ Минабетдинов та чакырылган иде. Ул эшчәнлекләрен бәян итеп, 9 районга оператив хезмәт күрсәтүләрен, алга куелган төп бурычның коррупция белән бәйле авыр җинаятьләргә каршы көрәш алып барудан, барлык дәрәҗәдәге бюджет средстволарын яклаудан гыйбарәт булуын, һәммә мөрәҗәгатьләрне, хәтта анонимнарын да тикшерүләрен җиткерде. Аның искәртүенчә, бу юнәлештә җи- наятьләр күзәтелеп тора. Мәсәлән, быел Зәй муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе ришвәт алганда тоткарланган, Актүбә психоневрология диспансеры баш табибының бер авыруның счетыннан акча алуы ачыкланган, Чистайда да үзәк район шифаханәсе баш табибы алып барылган капиталь ремонттан үзе өчен файда ясаган. Гостехнадзорның җиде район җитәкчесе шулай ук тоткарланган һәм башкалар. Законсыз эшмәкәрлек өчен дә җавапка тартылучылар бар. "Теләсә нинди дәрәҗәдәге, урындагы кешеләр, җитәкчеләр хакында хәбәрләр кабул ителә", - дип тагын бер кат ассызыклады Рафикъ Сәгъдәтович. ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт сораулары буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов ТР эчке эшләр идарәсе биргән мәгълүматларны җиткерде.

Республикада 8 айда коррупция белән бәйле җинаятьнең 884 очрагы ачыкланган. 688 җинаять дәүләт властена каршы кылынган. Ришвәт бирүнең 148 факты күзәтелгән. Бюджетка 101 миллион сумнан артыклык зыян килгән. Иң күп коррупция җирләрне рәсмиләштерү өлкәсендә булган, агымдагы елда 15 авыл җирлеге шушындый гамәле өчен җаваплылыкка тар- тылган. Салават Фоатович яңа коррупцион схема пәйда булуын да җиткерде. Гостехнадзор хезмәткәрләре үзләренең эш күрсәтү өчен кешеләргә административ хокук бозулар турында кул куярга мәҗбүр иткәннәр һәм штраф түләткәннәр. Мондый күренеш Гостехнадзорның 14 инспекциясендә күзәтелгән. "Коррупциянең һәрбер очрагын халыкка хәбәр итәргә кирәк. Ул бу афәткә каршы көрәшнең төп коралы булып тора. Шулай ук ачыкланган очраклар буенча күрелгән чаралар да массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылырга тиеш", - диде Салават Рәхимов.

Владимир Шевчук көн кадагына куелган сорауның мөһим мәсьәлә булуны билгеләп үтте, массакүләм мәгълүмат чараларында бу темага аз язылуын, халыкның мәгълүматлылыгы җитәрлек дәрәҗәдә булмавын искәртте. Аның фикеренчә, һәр икенче кеше кайчан да булса коорупцион ситуациягә юлыккан. Коррупция торышына мониторинг үткәрү максатыннан төрле катлам халык белән социологик сораштыру да уздырылган. Владимир Николаевич семинарга җыелучыларны аның нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул ике өлештән тора. Кешеләр белән беррәттән эшмәкәрләрнең дә коррупция хакында фикерләре тыңлаган. 81 процент кеше коррупцияне ришвәт бирү дип санаган. 51,8 процент аны эш урыныннан файдалану, 40,6 процент янап,куркытып алу, 45,5 процент дәүләт средстволарын шәхси максатларда куллануны дип белдергән. Коррупцион тармак исемлегендә иң беренче урында ЮХИДИ тора. Сораштыруда катнашкан 73,8 процент кешенең фикере әнә шундый. Медицина (64,7 %), югары уку йортлары укытучылары (57,7 %), хәрби комиссариат (49,8 %), эчке эшләр идарәсе (33,3 %), прокуратура (26,4 %) һәм башкалар китә. Сораштыру һәр бишенче кешенең коррупция ситуациясенә эләгүен күрсәткән. Ришвәт бирүнең сәбәпләренә килгәндә, 63 процент әлеге юл белән сорауларның тиз чишелүен әйткән. Бусагалар таптап йөреп алгач, ришвәт бирергә мәҗбүр булганнар да бар. 27 процент ришвәт бирүдәп принципаль рәвештә баш тартуын җиткергән. 32 процент проблеманы закон нигезендә чишәргә дә мөмкин дип санаган. Ришвәтнең иң зур күләме 100 мең сумнан башлана һәм бушлай торак алу өчен бирелә. Җир участокларын алу белән бәйле проблеманы чишүгә дә 100 мең сум тирәсе ришвәт кирәк икән. Балалар бакчасыннан шушы юл белән урын алу 20 мең сумлап тора. Кире борулар (откат) проблемасы да зур борчу тудыра, дип билгеләп үтте Владимир Шевчук. Бу бигрәк тә төзелеш тармагында дәүләт заказлары алуда күренә. Сораштыруда катнашканнар 70 процент халык бу темага мәгълүматлы булуын әйткән.

Владимир Шевчук массакүләм мәгълүмат чараларына хокук саклау органнары белән тыгызрак элемтәдә торып эшләргә кирәклегенә күрсәтте һәм башка киңәшләрен бирде.

Ирина Апачаева, автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров