Әлмәт таңнары

Машина кую һәм йокы кыйммәткә төшәме?

Бу сорауга бигрәк тә административ комиссия утырышына эләккән әлмәтлеләр төгәл җавап бирер, мөгаен. Комиссиянең 19 сентябрьдә узган утырышына 118 беркетмә кергән иде. Шуларның 70 тән артыгын автотранспортын "яшел зона"га: газоннарга һәм балалар мәйданчыкларына "оялатканнар" тәшкил итте.


Газонда парковка урыны тапкан автомобильләр, машиналар белән тулган ишегаллары бүген гадәти күренеш. Югыйсә, транспорт үсешен дә искә алып (Әлмәт кеше башына автомобильләр саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала 3 нче урында тора) шәһәрдә төрле конструкцияле автостоянкалар сафка баса. Хәл үзгәрми: ишегаллары тулы машина. Күрәсең, алардан файдаланучылар сирәк: әлмәтлеләр тимер атларын юл буйларында, ишегалларында калдыруны хуп күрә. Бу һәркемгә уңайсызлык тудыра, югыйсә, кемнәрдер яшәгән йортларына уза, махсус техника һәм оператив хезмәт вәкилләре ярдәмгә вакытында килеп җитә алмый. Проблеманы бары халык үзе генә хәл итә ала ди, хакимият вәкилләре.
Мәгълүм булганча, быелның 1 гыйнварыннан административ хокук бозулар турындагы Кодекска үзгәрешләр гамәлгә керде. Аның нигезендә хәзер территориянең "төзеклеген" бозган транспорт хуҗаларын җаваплылыкка тарту җайлашты. Моның өчен газонга кереп "кунаклаган" автомобильне фотога яки видеога төшерү җитә. Юл хәрәкәте иминлеге базасы белән элемтә хуҗаны ачыклау проблемасын бик тиз хәл итә. Шуңа күрә дә бу төр кагыйдә бозучыларны административ комиссия утырышына чакырып тормыйлар, "хатларны" алар почта аша кабул итә. Хәзер башкарма комитет бусагасын нигездә көнкүреш калдыкларын теләсә кайда ташлап калдыручылар һәм төзелеш яки каты калдыкларны тиешле урында сакламаучылар таптый.
Административ комиссия утырышына килгәннәрнең бер өлеше көнкүреш калдыкларын чүп ташучы машинага салмауларын кичен эштән кайтып җитешмәүләре, иртән исә йоклап калулары белән акланды. Ленин урамында яшәүче М., Р.Фәхретдин урамыннан берничә кеше беркетмә төзелү сәбәбен шулай дип аңлатты.
Йокы аларга кыйммәткә төште: һәммәсенә 2-2,5 мең сум штраф билгеләнде. Әлмәткә читтән килдек, белмәдек диючеләр дә акчалы җәзадан кача алмады.
Материалларын тиешенчә сакламаулары нәтиҗәсендә төзелеш-төзекләндерү белән шөгельләнүчеләрнең янчыгы да 15 әр мең сумга "юкарды". Бу әле штраф күләменең түбән чиге, кабаттан эләгүчеләргә ул 30 мең сумнан да ким булмаячак. Кагыйдә бозу асылмалы линияләрне җир астына салучыларның да "кесәсенә сукты". Ул гына да түгел аларга рөхсәтсез, килештерми киселгән 1 агач өчен 3 не утыртырга туры киләчәк.
Киләчәктә Әлмәт гөлләр иленә әйләнергә мөмкин әле. Беренчедән, ел саен яшелләндерү, төзекләндерүгә 40 миллион сумлап акча бүленә. Предприятиеләр, аеруча нефтьчеләр дә зур суммада акча бүлә. Шәһәрне ямьләндерүгә "акылдан язарлык" акча сарыф ителә. Әгәр саклык тәэмин ителсә, я булмаса штрафлар күләме артып (эшләр шуңа бара: җирле хакимият республика җитәкчелегенә административ хокук бозулар өчен җыелган акчаның бер өлешен төзекләндерү эшләре өчен җирлектә калдыру үтенече белән чыккан. Мәсьәлә тикшерелгән, менә-менә җавап килергә тиеш икән. Рөхсәт булса кагыйдә бозучыларга штрафларны түбән чиктән түгел, ә иң югарысыннан "чәпәячәкләр"), тәртип бозу отышсызга әйләнсә, былтыргыны кабаттан торгызу урынына яңалары төзелсә, яшәгән калаңның шау чәчәккә күмеләсен көт тә тор!
Ләйләгөл МИНАЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров