Әлмәт таңнары

Марат Әхмәтов: “Зур күләмдә уңыш җыю – горурлык”

Хәбәр иткәнебезчә, 14 августта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Баулы муниципаль районнары кырларын вертолеттан карап йөрде. Әлмәт районында ул "Союз-Агро" басуында хуҗалык җитәкчеләре, аларга беркетелгән вәкилләр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Марат Готович урак өстенең тәмамланып килүен, аның быел көтелгән...

Хәбәр иткәнебезчә, 14 августта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Баулы муниципаль районнары кырларын вертолеттан карап йөрде. Әлмәт районында ул "Союз-Агро" басуында хуҗалык җитәкчеләре, аларга беркетелгән вәкилләр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Марат Готович урак өстенең тәмамланып килүен, аның быел көтелгән нәтиҗәләр бирмәвен искәртеп, Әлмәт районында уңышның республика белән чагыштырганда яхшырак булуын билгеләп үтте. "Бу шулай булырга тиеш иде дә, чөнки сездә 2009 елда да корылык булды, 2010 ел да кулай килмәде, быел да артык иркәләмәде дияр идем. Әгәр дә агымдагы елда да корылык булса, тагын да авырга туры килер иде. Мин сездә икмәк булуга бик шат. Татарстанга икмәк кирәк. 22 августтан соң яңгырлар көтелә. Аңа кадәр ничек тә урып-җыю эшләрен тәмамларга, киеренкелекне киметмәскә кирәк", - диде ул. Министр агымдагы елга икмәккә сорау зур булуын тагын бер ассызыклап, аның бәясенең дә әйбәт - сату-алу хакларының узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк булуын әйтте. Бюджет ярдәменә тукталып:

ТР Президенты сезнең күрше районнарда булганда аңа савым көтүенә сентябрь, октябрь айлары өчен дә субсидияләр булачакмы дигән сорау бирделәр. Бу бер сыерга 680 сум дигән сүз. Президент "Сезне ишеттем", диде. Бу җәһәттән карар кабул ителүенә бик ышанабыз. Төбәк фонды алдындагы бурычлары белән исәп-хисап ясаганнарга уҗым культураларын чәчү астына минераль ашламалар сатып алуга 500 миллион сум күләмендә субсидия планлаштырыла. Әлегә без аны заем итеп бирәбез, ә инде киләсе елның беренче кварталында гамәлдән чыгарачакбыз. Аннан соң Әлмәт имин булмаган һава шартларыннан зыян күрүчеләр исемлегенә дә эләкте. Бәлки әле федераль ярдәм дә булыр. Бу өлкәдә үзебезнең мәнфәгатьләрне яклаячакбыз, - дип аңлатты Марат Готович. Аның хәбәр итүенчә, моннан тыш киләсе елда федераль бюджетта авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә ярдәм итүнең стратегик эре инвесторлары һәм җәлеп ителгән зур суммадагы кредитлары булмаган районнар өчен бик тә кулай булган яңа тәртибе кертелә. Элиталы орлыкларга, минераль ашламаларга булган компенсацияләр кебек формалар бетерелә. Яңа тәртип буенча ярдәм эшкәртелә торган басуларның гектарыннан чыгып күрсәтеләчәк. Сөрү җирләренең керемен шул рәвешчә арттыруга гектарына әлегә якынча 1000 сум каралган.

Мисал өчен, синең 3 мең гектарда сөрү җирең бар икән, федераль бюджеттан 3 миллион сум алачаксын. Бу яңа форма товар җитештерүчеләрне кызыксындырыр дип уйлыйбыз, - дип аңлатты министр.

Әлмәт районы турында сүз алып барып, Марат Әхмәтов безнең хуҗалыкларда минераль ашламаларның күрше районнар белән чагыштырганда күбрәк - гектарына 42 килограмм кертелүен, әгәр ул 15 килограммга артыграк кертелгән булса, уңыш бирүчәнлек 5 центнерга күбрәк булыр иде дип белдерде һәм "Бу киләчәккә теләк кебек. Сезнең быелгы уңышыгызга канәгатьлек белдерәм, сездә уңыш әйбәт. Киләчәккә зуррак максат куярга кирәк", - дип тә өстәде. Авыл хуҗалыгына нефтьчеләрнең ярдәме зур булу да искәртелде. "Татнефть" белән Таиф" тарафыннан быел гына да дизель ягулыгын арзанайтуга 1 миллиард 100 миллион сумлык финанс ярдәме күрсәтелгән.

Моннан тыш "Татнефть"кә болай да йөкләнеш зур, район башлыклары үзләре дә мөрәҗәгать итеп тора. "Татнефть" үзе генә дә авыл хуҗалыгына 950 миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Башка төбәкләрдә бер генә шушындый компания дә мондый ярдәм күрсәтми, - дип билгеләп үтте Марат Готович.

Журналистларга биргән әңгәмәсендә ул тәэсирләренең әйбәт булуын, Әлмәт районы басуларының, эш тепмының, эшне оештыру тәртибенең, җитәкчелекнең урак өстендә актив катнашуының, кызыксындыру чаралары булдырылуның ошавын җиткерде.

Әлмәттә ашлык сыйфатлы. Авыл хуҗалыгы тармагына зур игътибар күрсәткән яңа район башлыгы алдагы елларда тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешер дип ышанабыз. Татарстан авыл хуҗалыклары исеменнән ел саен зур ярдәм күрсәткән нефтьчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. "Татнефть" компаниясе бюджетны да тулыландыра, шул ук вакытта авыл хуҗалыгын да онытмый. Әгәр безнең уңай нәтиҗәләребез бар икән, монда нефтьчеләрнең дә өлеше зур. Әлмәт төбәге быел икмәкле, игенче кулы тимәгән, чүпле басулар күренми. Бу як өчен кирәкле фактор ул. Чөнки үз көче белән яшәүче һәм башка тармаклар белән киеренкерәк көндәшлек кичерүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренә үз-үзенә ышану өчен мондый фактор кирәк иде. Күрсәткечләрне үстерергә мөмкинлекләр бар әле. Биредә игенчелек культурасына һәм механизаторларга таләпләр зуррак куела. Монда иген үстерү җиңел түгел, һәр басуда йөзәрләгән багана, һәрберсен әйләнеп узарга кирәк. Хезмәт, җиргә игътибарлы булу, вакытында туплана белү нәтиҗәсен бирде. Республиканың уртача күрсәткеченнән зуррак күләмдә уңыш җыю бу үзенә күрә горурлык",- дип бәяләде әлмәтлеләрнең эшчәнлеген министр.

Район башлыгы Мәҗит Салихов урып-җыю чорында махсус штаб төзелүен, көненә ике тапкыр җыелуларын, соңгы вакытта алдынгы хуҗалыкларны чакырмауларын җиткерде һәм ТР Президенты куйган вакытка - 20 августка районда урып-җыюэшләрен тәмамларга тырышачакларына ышандырды.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров