Әлмәт таңнары

Әлмәттә юллар төзелешенә 2 млрд сум акча тотылачак [+ФОТОЛАР]

Быел Әлмәттә 300 километр юлга ремонт ясалачак. Квартал араларындагы биләмәләр дә яңартылып, велосипед юллары төзелеше дә дәвам итә.

Үзәк юллар гына түгел, ремонт микрорайоннарга да килеп җитәчәк. Мисал өчен, Урсалыда берьюлы берничә урам планга кертелгән. Хәзерге вакытта Механизаторлар урамында эш кайный. Соңрак юлчылар Шакиров урамына күчәргә исәпли. Восточная, Фәйзи, Ганиев, Гыйльметдинов, Садыков урамнарында эшләр төгәлләнгән инде. 
Быел 30 ишегалдында күркәм үзгәрешләр көтелә. Әлеге максатка 60 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Тулаем алганда юлларны ремонтлауга барлыгы 2 миллиард сум күләмендә акча юнәлдерелә. Аның бер өлеше нефтьчеләрнеке. «Татнефть» компаниясе бүлеп биргән акчаларга Жуковский, Чапаев урамнарында юллар яңартыла, шулай ук Шевченко урамы буенча Шевченко-Фәхретдин боҗрасыннан алып Мәрҗани урамына кадәрге өлештә өске катламны алыштырырга ниятли алар. Әлмәт шәһәр юллары идарәсе баш инженеры Рәфис Нуришанов сүзләренә караганда, әлеге программа буенча 50 процентлап эшләр тәмамланган инде. 
Шәһәр буенча велоюллар төзелеше дә дәвам итә. Моның өчен 200 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта Шоссейная, Геофизическая, Совет, Радищев урамнары һәм Төзүчеләр проспектында барлык таләпләр буенча да яңа юллар сузыла. Эшләр график нигезендә алып барылып, юлчылар ремонтны үзвакытында төгәлләргә исәп тота. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: һава торышы яхшы, асфальт-бетон заводы тулы куәтенә эшли, материаллар белән тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә. Көн саен юл эшләренә 20 берәмлек техника җәлеп ителеп, эшчеләр иртәнге 6 дан кичке 6 га кадәр хезмәт куя.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: