Әлмәт таңнары

Әлмәттә язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып Токарликов исемендәге, “Союз-Агро” җәмгыятьләре кереште

Район башлыгы Мәҗит Салихов чәршәмбе көнне чәчү эшләренен барышы белән танышу максатыннан әлеге ике хуҗалыкта һәм "Аппак" җәмгыятендә булды.

Токарликов исемендәге җәмгыятьтә бу язда 6000 гектарга бөртекле культура чәчәсе, 2200 гектардагы уҗымнарга ашлама кертәсе, шулай ук терлек азыгы культуралары мәйданын киңәйтәсе бар. Хәер, уҗымнарны тукландыру төгәлләнеп килә инде. Дүшәмбедән арпа чәчүгә төшкәннәр. Югары Акташ бүлекчәсе басуларында ике механизатор эшли. Аларнын берсе - 13 ел элек Буа районыннан Кәләйгә күчеп килгән Фәргать Хәйруллин. Эретеп ябыштыручы булып эшкә урнашкан оста куллы ир тракторчы да, комбайнчы да. Кышын үз кулы белән ремонт ясап, техниканы тәртипкә китерсә, елның калган өч фасылын басуда үткәрә. Язгы кыр эшләре чорын аеруча ярата икән ул. Таң белән торып, иртәнге алтыда басуда булган Фәргать Хәйруллинның эш сменасы кичке унда гына тәмамлана. Көнлек хезмәт хакын башкалардан ким аласың килмәсә, 50 гектардан да ким чәчәргә ярамый. Арттырып үтәсәң - премия. Хезмәтчәннәрне шул рәвешле кызыксындыру алымы хуҗалыкта еллар дәвамында кулланыла.

"Союз-Агро" җәмгыятенең Кузайкино төбәк җитештерү комплексында да эшләр әйбәт бара: кадрлар җитәрлек, техника да сыната торганнардан түгел, минераль ашлама вакытында кертелеп, тырмалау да, иртә культураларны чәчү һәм дым каплау берьюлы алып барыла. Эш тәүлек әйләнәсе, ике смеанада оештырылган.

- Соңгы еллардан аермалы буларак, быел уҗымнарның, бигрәк тә көзге бодай торышы яхшырак. Шуңа күрә хәзердән үк гектарыннан 25 центнердан да ким булмаган уңышка өмет тотабыз, - диде җәмгыятьнең Кузай комплексы директоры Александр Мазуркин.

Эшләрне вакытында тәмамлау өчен "Аппак"та чәчү кампаниясенә хатын-кызлар да килеп кушылган. Гомер буе колхозда эшләгән Талия апа ир-атлар белән беррәттән чәчү агрегатында эшли. "Башка кеше булмагач, кая барасың - иписез яшәп булмый. Хуҗалык директорына я салам, я фураж сорап барырга туры килә, кире борганы юк. Шуңа күрә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә алындым", - диде тузанга баткан пенсионер Талия апа һәм ашыга-ашыга чәчкечкә орлык салырга юнәлде.

Район башлыгы Мәҗит Салихов башка еллар белән чагыштырганда быел кыр эшләренә соңрак керешелсә дә, хуҗалыкларның аны тиз арада төгәлләп чыгарга мөмкинлекләре булуын әйтте. "Язның бер көненең ел туйдырганын онтымаска кирәк. Шуңа күрә барлык көчне туплап, бергәләп тырышырга кирәк булачак", - диде ул.

Әлмәт районында язгы кыр эшләре уңышлы башланып китте, дип әйтергә нигез бар. Ник дигәндә, алдан әзерлек чаралары күрелде - тиешле күләмдә орлык, минераль ашлама, "Татнефть" ААҖ белән килешү нигезендә ташламалы бәядән ягулык әзерләнде, тракторлар һәм агрегатлар үз вакытында ремонтланды. Һава торышы да игенчеләргә рәхәтләнеп эшләргә мөмкинлек бирә. Район буенча язгы кыр эшләре 76 мең гектар мәйданда узарга тиеш, шуның 50 меңгә якыны бөртекле культураларга планлаштырылган. Кыр эшләренең 30-35 проценты башкарылган инде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов әйтүенчә, хуҗалыкларның 90 проценты иртә культураларны чәчүгә керешкән. Хуҗалык җитәкчеләре иртә культуралар чәчүне, гадәттәгечә, 9 майга тәмамларга планлаштыра.

Рәдифә Ногманова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: