Әлмәт таңнары

Әлмәттә Владимир Ларин истәлегенә мемориаль такта куелды

Калабызда үзләренең үткен каләмнәре, кабатланмас язмалары белән газета укучылар күңеленә үтеп кергән, шәһәр һәм район үсешендә өлеш калдырган шәхесләр дә бар.

Аларның исемнәрен мәңгеләштерү - күркәм гамәл. Яңа ел алдыннан гына Владимир Иванович Ларин истәлегенә ул яшәгән йорт диварына мемориаль такта беркетелде.

Моңа кадәр мемориаль такта язучы, журналист Изаил Зарипов хөрмәтенә генә куелган иде һәм "Көнбатыш капка" микрорайонындагы яңа урамнарның берсенә аның исеме бирелде. Владимир Ларинны белгән, аның белән бергә хезмәт куйган әлмәтлеләр әлеге шәхеснең дә исемен мәңгеләштерүгә нык шатлануларын белдерделәр.

- Владимир Иванович танылган журналист иде. Аның партиянең район комитеты секретаре булуы ук күп нәрсә сөйли. Исеме зур хәреф белән язылуга лаек кеше иде. Мәкаләләре, картиналары, агачка уеп ясавы һәм башка шөгыльләре аның киңкырлы шәхес булуы, дөньяны танып-белү дәрәҗәсенең искиткеч зурлыгы хакында сөйли, - диде мемориаль тактаны ачу тантанасы вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов.

Владимир Ларин исеме күпчелек өлкән буынга яхшы таныш. Әлмәткә килгәнче ул Юдино станциясендә эшли, район партия комитетының беренче секретаре дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Ә инде 1955 елның гыйнварыннан 1975 елның май аена кадәр "Знамя труда" газетасының баш мөхәррире була. 12 ел дәвамында Әлмәттәге "Белем" җәмгыяте бүлегенә җитәкчелек итә, халык депутатларының шәһәр Советына күп тапкырлар депутат итеп сайлана һәм башка җаваплы вазифалар башкара, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә. Фидакарь хезмәте Хезмәт Кызыл Байрагы, "Мактау билгесе" орденнары һәм күп кенә медальләр белән билгеләп үтелә.

2012 елның августында аңа 100 яшь тулган булыр иде. Ул арадан туган көненең икенче көнендә - 2001 елның 30 августында китә. Фани дөньядан китсәләр дә, үзләренең күркәм холыклары, эш-гамәлләре белән хәтергә уелып калучылар бар. В.И.Ларин - шундыйларның берсе.

- Мин редакциягә Владимир Ларин мөхәррирлек иткән чорда эшкә килдем. Ул бик игелекле, ярдәмчел, гади иде, кабинетларда еш булуы, нәрсә язарга киңәш итүе, тормышындагы кызыклы хәлләр белән уртаклашуы хәтердә. Владимир Иванович һәркемгә ошый иде. Без бүген аның исеме мәңгеләштерелүгә бик шат. Бу бик мөһим, чөнки журналистлар хөрмәтенә мемориаль такта еш куелмый, - дип фикерен җиткерде язучы, аксакал журналист Әсгать Салах.

Мемориаль такта ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт оешмасы иницативасы, муниципалитет җитәкчелеге теләктәшлеге белән урнаштырылды. "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы директоры Сәрия Исхакова алар адресына зур рәхмәтен юллады.

- Владимир Иванович Журналистлар оешмасының иң нәшат әгъзасы иде. Җыелыш алдыннан кабинетларга йөреп, хәлләрне белеп, безнең хезмәт өчен гел рәхмәт әйтте. Яхшы якларны күрә белде. Ул газетаның патриоты иде - Владимир Ларин "Знамя труда" газетасының хәзерге баш мөхәррире Сәрия Тәлгатовна күңелендә дә әнә шундый уңай фикерләр генә калдырган.

Пушкин урамындагы 50 нче йорт янына мәртәбәле чарага килүчеләрнең күплеге мөхтәрәм шәхескә хөрмәтнең зурлыгы хакында сөйли. Владимир Ларинны искә алу мемориаль такта ачу белән генә тәмамланмады, хатирәләрне яңарту туган якны өйрәнү музеенда да дәвам итте. Мәгълүм булганча, монда аның 100 еллыгы уңаеннан күргәзмә ясалган иде. Биредә аның шәхси әйберләре, кул эшләре урын алган. Музейдагы чара юкка гына музыка көллияте талантларының балалайкада уйнавы белән башланмады. Чөнки Владимир Иванович нәкъ менә шушы уен коралында уйнарга яраткан. Бу көнне музей экспонатлары тагын да тулылана төште. Журналистлар тарихи әһәмияткә ия әйберләр белән килгән иде.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: