Әлмәт таңнары

Әлмәттә су коену сезоны кичектерелә

Районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында су коену сезонын ачу-ачмау мәсьәләсе тикшерелде.

Су коену сезоны рәсми рәвештә ачылмаса да, инде елга-күл, сусаклагыч буйларында кызынучы, хәтта су керүче кешеләрне күрергә була. Кайберәүләрнең ял итү, су керү өчен моңа махсус каралмаган, санитария таләпләренә җавап бирмәгән сулыкларны сайлавы, үз-үзләрен тотышлары гаҗәпләндерә. Дөрес, беркем дә үзе белән бәхетсезлек очрагы булырга мөмкинлеген күз алдына да китерми. Ә бәла аяк астында, аңа абынганыңны сизми дә каласың. Ел саен районда һәм шәһәрдә суга батучыларның булып торуы моңа мисал. Саннарга гына күз салыйк. 2008 елда безнең сулыкларда 9 кеше батып үлгән. 2009 елда мондый бәхетсезлеккә 7 кеше дучар булган. 2010 елда аларның саны 14 кә җиткән. Узган ел 8 кешенең гомере шул рәвешле өзелгән. Быел әле коену сезоны башланмады, әмма суда бер кеше үлгән инде. Күргәнебезчә, саннар куандырырлык түгел.

Суга батуның сәбәпләренә килгәндә, кемдер спиртлы эчемлек, наркотик матдәләр кулланып йөзәргә маташа. Төнлә су керергә яратучылар да бар. Тиешсез урында су коенуларның да ахыры еш кына аянычлы тәмамлана. Әти-әнисенең игътибарыннан читтә булган балалар арасында да суга батучылар күзәтелә.

Безнең район һәм шәһәр территориясендә су керү өчен махсус төзекләндерелгән ике урын бар. Болар - шәһәр күле һәм Кичүчат авылындагы буа. Узган ел аларның икесе дә санитария-эпидемиология нәтиҗәсен алган иделәр. Утырышта быел әлегә мондый нәтиҗә алынмавы хәбәр ителде. Кичүчаттагы буа суының сыйфатын тикшерү буенча эш алып барыла. Әлегә шәһәр күленең суы санитар-химик һәм микробиология күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә җавап бирми. Шуңа күрә бу сулыклар тулысынча тәртипкә китерелгәнчегә кадәр су коену сезонын ачу кичектерелә.

Шәһәр һәм райондагы калган сулыклар төзекләндерелмәгән, су төпләре тикшерелмәгән. Шуңа күрә аларда су коенырга киңәш ителми. Бәхетсезлек очракларын куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап кына кисәтергә мөмкинлеген һич кенә дә истән чыгарырга ярамый. Гомеребез, сәламәтлегебез, балаларның, якын-тирәдәгеләрнең тормышы - үзебезнең кулларда. Уку елы да тәмамланды. Балалар һәм үсмерләрнең барысы да лагерьларга китми, үз иркендә калучылар, авылга әби-бабайларына кайтучылар да бар. Алар белән сулыкларда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында кат-кат сөйләшү комачау итми.

Ирина Апачаева

Рамис Кәримов, читтән торып белем алучы студент:

-Шәһәр күле пляжында еш булам. Менә быел да су керергә өлгердем инде. Күке кычкыргач су коенырга ярый дисәләр дә, су бик җылынмаган әле. Миңа әлеге зона бик ошый. Ул шәһәр эчендә генә, теләсә кайсы вакытта бирегә килергә була. Кичләрен яшьләрнең дә яраткан урыны бу. Суга кергәч, кагыйдәләр онытыла шул. Тагын да эчкәрәк йөзәсе килә. Сезнең белән килешәм, суда батуың да бар. Ходай язмасын!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: