Әлмәт таңнары

Әлмәттә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында республиканың икътисад тармагын кадрлар белән тәэмин итүгә багышлап уздырган киңәшмә узды

Югары квалификацияле кадрлар әзерләү системасын булдырмый торып Татарстанның яңача үсешенә ирешергә, аның икътисадын модернизацияләргә мөмкин түгел. Хәзергә белгечләр әзерли торган структура ихтыяҗларга тулысынча җавап бирми.

Бүген эш бирүчеләргә заманча җиһазларда эшли белә торган белгечләр кирәк - Президент Рөстәм Миңнеханов дүшәмбе көнне калабызда республиканың икътисад тармагын кадрлар белән тәэмин итүгә багышлап уздырган киңәшмәсендә әнә шулай дип белдерде.

Киңәшмәдә катнашучылар, болар министрлар, шәһәр-район башлыклары, предприятиеләр, уку йортлары җитәкчеләре, җитди сөйләшү алдыннан "Татнефть" компаниясе канаты астында булган уку йортларында булдылар, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Республикакүләм чара уздыру өчен Әлмәт очраклы сайланмаган.

- "Татнефть"нең кадрлар әзерләү үзәге белән таныштык. Лениногорскидагы нефть техникумында, Әлмәттәге нефть институтында булдык. Мондый үзәкләр икътисадның башка тармакларына да кирәк, - диде Президент. - Уку йортларының өстенлеге шунда ки, алар нефтьчеләрнең производство эшчәнлегенә бик якын. Бу сыйфатлы белгечләр әзерләү, аларны хезмәт базарында конкурентка яраклы итүдә зур әһәмияткә ия. Әлбәттә, квалификацияле эшчеләргә лаеклы хезмәт хакы тәкъдим иткәнче башта производствоны модернизацияләргә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, социаль сорауларны чишәргә кирәк. Әлеге бурычны хәл итү республика икътисадының барлык тармаклары алдында тора.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда 34 меңнән артык вакансия теркәлгән. Кадрлар кытлыгы эре сәнәгать предприятиеләрендә дә күзәтелә. Проблеманы чишми торып модернизация турында сүз алып барып булмый, билгеле. Ул икътисад үсешендә билгеләнгән яңа нокталарга да аяк чала. Мисалга Кама инновацион производство кластеры китерелде. 2020 елга кадәр биредә җитештерүчәнлек күләме өч тапкырга артырга һәм ул 2 триллион сум тәшкил итәргә тиеш. "Алабуга" икътисад зонасында бүген 3,5 мең югары технологияле эш урыны булдырылган. Аңа да эш урыннарын кимендә өч тапкыр арттыру бурычы куелган.

Президент фикеренчә, инженерия үзәкләре оештыру яңа дәрәҗәдәге инженерлар белән тәэмин итүне таләп итәчәк. Шул ук вакытта югары уку йортларында гуманитария белгечлеген сайлаучыларның күплеге борчуга сала. Быелгы чыгарылышның 70 проценты - икьтисад һәм гуманитария юнәлешендәге белгечләр.

- Өлкән сыйныф укучылары арасында һөнәр сайлау буенча эш алып барылмый, абитуриентлар еш кына ихтыяҗ булган профессия сайламый, - дип искәртте Президент.

Соңгы елларда башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларында да укучылар саны кимегән. 2005 елда аларда 102 мең егет һәм кыз укыса, быел 85 мең укучы калган.

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстандагы һөнәри белем бирү системасының Россиядә иң эресе булуын ассызыклады. Республикада бүген 260 меңнән артык студент, шул исәптән 60 проценты югары белем программасы буенча белем ала. Соңгы ике елда республикада югары уку йортларының 9 филиалы ябылган. Россиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2013 ел буенча уздырылган мониторинг безнең республикадагы ике югары йортын һәм дәүләтнеке булмаган уку йортларының 13 филиалын нәтиҗәсез эшләүче дип тапкан. Бу һәркемгә уйланырга җирлек. Әти-әниләрнең акчалары суга салына түгелме соң? Филиалларны тикшерү һәм нәтиҗәсе булмаганнарын ябу киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип белдерде министр. Икьтисад һәм идарә итү белгечлеге буенча быел бюджет кабул итүләре 419 урынга кыскарган. Шул вакытта сәламәтлек саклау, химия технологиясе, машина төзелеше, автоматика һәм информатика, энергетика, төзелеш, архитектура белгечлекләренә бюджет урыннары арттырылган.
Энгель Фәттахов мәктәпләргә дә тукталды. 2014 ел Россиядә һәм Татарстанда рәсми рәвештә Математика елы итеп игълан ителә. Әлеге җәһәттән республика буенча математика, физика, химия кабинетлары яңартылачак, җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Әлеге фәннәрдән өстәмә рәвештә түгәрәкләр ачу да күздә тотыла. Боларның барысы да укучыларны төгәл фәннәргә тарту өчен эшләнә.

- Урта һөнәри уку йортларын да үзгәрешләр көтә, - диде мәгариф министры. Аларда укучыларның кимүен министр предприятиеләрнең кызыксыну күрсәтмәве, финанслауның аз булуын сәбәп итеп китерде. Татарстанда хәзерге вакытта 61 урта һөнәри уку йорты санала. Август аеннан алар министрлык карамагына ташырылган. Ә Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы кадрлар әзерләүгә заказ бирүче итеп билгеләнгән. Чыгышта билгеләп үтелгәнчә, киләсе елдан ресурс үзәкләре челтәре төзелә башлаячак. Аларны финаслау үрнәге итеп "Татнефть" мисалы китерелде. Татарстан 2014-2015 елларда федераль бюджеттан машина төзелеше тармагы өчен кадрлар әзерләүгә субсидия алачак. Ниһаять, урта һөнәри белем бирү системасын мәгълүматлаштыруга да игътибар артачак. Системаны 2015 елга барлык уку йортларында да эшләтеп җибәрү бурычы куела. Димәк, электрон әсбаплар һәм журналлар, планнар һәм башкалар техникумнарга да үтеп керәчәк.

Чыгышта һөнәри белем бирүче уку йортларында мастерларга кытлык булуы да искәртелде. 2014 елдан аларны кызыксындыру өчен грантлар һәм башкалар старт алачак, хезмәт хакларына ай саен 7 мең сумга кадәр өстәмәләр каралачак.
- Республикада сәнәгать комплексында бүген 346 мең кеше эшли. Ел саен квалификацияле белгечләргә булган ихтыяҗ 6,5 меңнән артып китә. Шуның 5 меңе эшче белгечлекләренә, калганы югары белемле инженерларга туры килә, - диде көн кадагына куелган соаруның мөһимлеге ассызыклап сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов. Аның фикеренчә, кадрлар әзерләүне мәктәп эскәмиясеннән үк башларга кирәк. Әлегә 109 предприятие мәктәпләр һәм мәктәптән тыш эшләүче үзәкләр белән хезмәттәшлек итүгә 257 килешү төзегән. Быел сәнәгать предприятиеләре физика, химия кабинетларын лаборатория җиһазлары белән тәэмин итүгә 6 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Республика бюджетыннан бу максатка 40 миллион сум өлеш чыгарылган. Министр бу эшнең дәвам итәчәген, алдагы биш елга эш бирүчеләрнең ихтыяҗларын искә алып, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең үсеш планын төзү кирәклегенә басым ясады.

- Уку йортларына һәм предприятиеләргә карата таләпчәнрәк булырга кирәк. Кадрлар әзерләү белән чынлыкта исә нибары 3-4 предприятие генә җитди шөгыльләнә, - диде Президент. - Эш ике яклы булырга тиеш. Иң беренче чиратта заказчының ихтыяҗы булуы зарур. Заказчы - ул предприятиеләр. Без һөнәри белем бирүгә зур акчалар түгәбез. Аннан белем алган күпме бала үз урынын таба алмый. Нишләптер "Татнефть" барысыннан да хәбәрдар, аның барлык бүлекчәләре уку процессына җәлеп ителгән.

Рөстәм Миңнеханов уку йортлары һәм предприятиеләрнең кадрлар әзерләү эшенә рейтинг төзеләчәген, нәтиҗәсе булмаган уку йортларының ябылачагын җиткерде. Президент белән һәркем килешәдер, югары технологияле производствода грамоталы белгеч кенә эшли ала. Ул шулай ук сәләтле яшьләргә игътибар күрсәтү, эшче һөнәренең абруен күтәрү кирәклегенә дә күрсәтте.

"Икътисадның югары мәктәбе "милли тикшерү университеты мәгариф институтының фәнни җитәкчесе Исак Фрумин Татарстанда һөнәри белем бирү үсешенең 2014- 2020 елларга программасын бәян итте. Ул хөкүмәт тарафыннан гыйнварда кабул ителәчәк.

Нефтьчеләрнең кадрлар әзерләүдәге тәҗрибәсе уртаклашуга лаек. "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев күп еллар дәвамында өзлексез белем бирү, кластер системасының тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Җәмгыятьнең канаты астындагы уку йортларының матди базаларын даими яңартуын, төп кадрларның нәкъ менә әлеге техникум-институтны тәмамлаучылар тәшкил итүен, студентларга практика узу, диплом язу өчен шартлар тудырылуын без даими язып торабыз.

Киңәшмә азагында мәгариф һәм фән институты һәм "РИМЕРА" ЯАҖ арасында кадрлар әзерләү турындагы килешүгә кул куелды.

Фәрит Залакаев, Кама дәүләт автомеханика техникумы директоры:

- Әлмәт политехникумы мине сокландырды: искиткеч ремонт ясалган, җиһазлар белән тәэмин ителгән. Сүз дә юк, яңа этап. Без әлегә арттарак. Әмма Чаллыда да шундый кадрлар әзерләү үзәге булыр дип уйлыйбыз. Ник дигәндә, "КАМАЗ" җәмгыяте үзенә дәүләт белән берлектә уку йортын җиһазларга, машина төзелеше өлкәсендә кирәкле белгечләр әзерләргә йөкләмә ала. Татарстанда машина төзелеше үсештә. Ләкин әле аның фәнни-техник базасы яңартуны таләп итә.

Марина Сивко, Горбунов исемендәге КАПОның персонал буенча директоры:

- Кадрлар белән тәэмин ителеш безнең предприятие өчен бик актуаль. Чөнки өч елга заказларга килешү төзедек. 2018 елда ерак авиация өчен яңа, перспективалы самолет чыгарырга тиешбез. Белгечләр кытлыгын уку йортлары белән элемтәдә тормыйча хәл итеп булмаячак. Без авиация көллияте белән эшлибез. Программаларыбыз нәкъ нефтьчеләрнеке кебек. Ел саен эшкә көллиятне тәмамлаган 50 кеше килә. Әле тагын биредә 250 белгеч әзерләнә. Безгә Әлмәттәге уку йортларындагы уку класслары, производство мәйданчыклары бик ошады. Аларга тиңләшү - безнең хыял.

Татьяна Воропаева, Зәй муниципаль районы башлыгы:

- Миңа 17 ел дәвамында һөнәри техник белем бирү өлкәсендә эшләгән кеше буларак, бүгенге тема кызыклы булды. Киңәшмәдә кадрларны мәктәп эскәмиясеннән үк әзерли башларга кирәклеге берничә тапкыр искәртелде. Мин моның белән килешеп бетмим. Белгечләрне балалар бакчасыннан ук әзерләү зарур, шул чакта гына үз һөнәрен яратучыларны үстерергә була. Һөнәри юнәлеш эше белән генә чикләнмәскә кирәк. Ресурс үзәкләре төзелү бик әйбәт, ләкин мин кайбер тармакларда бу үзәкләрне күрмәдем әле. Программа киңәйтелер дип уйлыйм. Проблема актуаль, чынлап та, әрәмтамаклар китәргә, кадрлар әзерләүчеләр калырга һәм ныгырга тиешләр.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: