Әлмәт таңнары

Әлмәттә наркотикларга каршы көрәш югары дәрәҗәдә алып барыла

Ниһаять, җәйгә дә аяк бастык.

Табигатьнең җанлануы, тирә-якның яшеллеккә, чәчәкләргә күмелүе бер яктан күңелле манзара булса, икенче яктан борчылырга да җирлек тудыра. Наркотикларга каршы көрәш буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында да бу искәртеп үтелде.

Җәй белән бергә кыргый киндер кебек үләннәр үсү чоры да җитте. Безнең кайбер авылларда да тамыр җибәргән алар. Мондый үсемлекләрне махсус үстерү катгый тыела. Аннары кирәкмәгән үсемлек болай да бик тиз таралучан. Аларны корылык та куркытмый, орлыклары әллә кая кадәр тарала. Кәеф-сафа корырга, теләсә нәрсә бәрабәренә кесәләрен калынайтырга тырышучылар табигатьнең кешеләрнең аңын томалый торган әлеге "байлыгын" карап кына йөри. Утырышка чакырылган авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре алдына киндер, мәкләрне баш калкытканчы ук юк итү бурычы әнә шуларны күздә тотып куелды.

Зурдан кубып борчылу урынсыз түгел. Наркотиклар кешенең тормышын астын-өскә китереп кенә калмый, җинаятькә дә этәрә. Наркотикларның законсыз әйләнешенә контрольлек итү буенча районара бүлек начальнигы Айрат Шакиров билгеләп үткәнчә, агымдагы ел башыннан наркотиклар белән бәйле 32 җинаять эше кузгатылган. Наркотик матдәләр кулланган һәм саклаган өчен 77 административ беркетмә төзелгән. Ә бит әле наркоманнар тарафыннан кылынучы башка төр җинаятьләр дә бар, мисал өчен, кеше талау, караклык, хәтта наркотик сатып алу өчен акча талау максатыннан кеше гомерен өзүчеләр дә күзәтелеп тора.

Без капчыкта ятмый. Яман эш тә кайчан да булса өскә калкып чыга. Мәсәлән, быел Санкт-Петербургтан психотроп матдә алып кайтып, аны Әлмәттә сату белән шөгыльләнүчеләр тоткарлана. Егетләрнең өчесе дә беркайда да эшләми, шул рәвешчә көн күрергә уйлаганнар, ахрысы. Күптән түгел генә, май бәйрәмнәре азагында җинаятьчел төркемгә кергән һәм алардан гашиш сатып алучы биш әлмәтле шулай ук кулга алына. Наркотикларны төркемне оештыручы - Казанның дәрәҗәле югары уку йортының I курсында укучы 22 яшьлек студент җибәреп яткан була. Хәзер аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Алар гашишны үзләре дә куллана, башкаларга да сата.

Аш-су өчен каралган мәк орлыгыннан әзерләнә торган наркотикларга каршы көрәш авырлык белән бара, диелде. Ел башыннан мондый наркотик матдә ясалган һәм кулланылган наркопритон тоткан өчен 9 җинаять эше кузгатылган. Ләкин табыш артыннан куып кайбер эшмәкәрләр ГОСТ таләпләренә җавап бирмәүче мәк орлыкларын астан гына сатуларын дәвам итә. Чөнки беләләр: наркоманнарны югары бәя куркытмый. Бер мизгел рәхәтлек өчен зур сумма гына түгел, ата-анасын да сатып җибәрергә әзер алар.

Яшүсмерләр тарта торган катнашмаларга өстенлек бирә. Шәһәрдә мондый катнашмалар әзерләү һәм сату белән кәсеп итүче биш кешедән торган төркем ачыкланды. Беркайда да эшләмәүче, элек караклык өчен хөкем ителгән 19 яшьлек егет кара эшенә 16-17 яшьлек бер малай һәм өч кызны да җәлеп иткән. Яшь "химик"лар ясаган катнашмаларны сатып алучы күп була, аларның шактые - балигъ булмаганнар. Ничек йөрәк әрнемәсен ди!

Кискен көрәш барса да, саннар тынычландырырлык түгел. Быелның биш аенда 12 кешегә беренче тапкыр наркотик матдәләргә бәйлелек диагнозы куелган. 100 мең кешегә алты наркоман туры килгән дигән сүз бу. Наркология диспансерының баш табибы Сирень Халиков аның республика дәрәҗәсеннән югары булып калуын искәртте. Беренче тапкыр наркомания белән "авыручы"ларга килгәндә, узган ел күпчелекне 30-49 яшьлекләр алып торган булса, быел аларның һәммәсе 25-29 яшьтәгеләр. Тулаем алганда, диспансерда наркомания "авырулы" барлыгы 712 кеше исәптә тора. Теркәлгән бөтен наркоманнарның 518 е 30-49 яшьлекләр. Исемлектә 18-24 (26 кеше), 50-55 яшьлекләр дә (10) бар. Исәптә торучыларның 61 процентын эшсезләр тәшкил итә, аннан соң эшләүчеләр китә - 276 кеше. Исемлектә хатын-кызлар да бар. Дөрес, ир-атлар аларга караганда җиде тапкырга артыграк. Әмма балаларын җан җылысын биреп үстерергә тиешле әниләрнең назларын, җылы хисләрен наркотикларга алыштыруын күрү һәм ишетү җаннарны тетрәндерә.

Һәр нәрсәнең азагы була. Наркотик матдәләр белән агуланып үлүчеләр дә бар. Әлмәттә күптән түгел генә шул рәвешчә бер кеше вафат була. Алар үзләренең генә түгел, кеше гомерләренә дә яный. Бу җөмлә иң беренче чиратта руль артында наркотик кулланган шоферларга кагыла. Ниһаять, прокуратура һәм ЮХИДИ белән берлектә диспансер учетында торган шофер таныклыгына ия кешеләрне транспорт белән идарә итүдән мәхрүм итү буенча эш алып барыла. Узган ел 41, быел ике кешегә карата шундый карар кабул ителгән. Ә исәптә тормаганы күпмедер әле?!

Мәгълүм булганча, 2006 елдан башлап укучылар һәм студентлар арасында наркотик куллану-кулланмауны ачыклау максатыннан тест уздырыла башлады. Быел наркотик матдәләр кулланучы бер генә укучы да ачыкланмаган.

- Укучылар арасында уздырылган тестның беркемне дә ачыкламавы бик сәерсендерә. Бәлки хәбәр алдан тарала торгандыр. Тестлар көтелмәгәндә үткәрелергә тиеш. Планлы тест беркайчан да нәтиҗә бирми, - диде наркотикларның законсыз әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль службаның Татарстан буенча идарәсе начальнигы урынбасары, полиция генерал-майоры Александр Щитов. - Балигъ булмаганнар кулланып кына калмый, сата да. Ә бит аларга нибары 15 яшь кенә. Шуңа да эшне тагын да көчәйтергә кирәк. Сүз дә юк, Әлмәттә наркотикларга каршы көрәш югары дәрәҗәдә алып барыла. Сезнең районара бүлек соңгы өч елда гел I урын яулый. Ләкин планканы тагын да күтәрү зарур.

Эш бара. Әлмәтлеләр "Наркотикларсыз клуб тормышы" республика проектында дүртенче елын катнаша. Төнге клублар - яшьләрнең яраткан ял итү урыны. Быел әлеге проектны тормышка ашыруда дүрт клуб катнашырга теләк белдергән. Көрәшне бергәләп алып барганда гына яман чирнең таралуын туктатырга мөмкин. "Бергәләп көрәш"кә табиблар, укытучылар, җәмәгатьчелек һәм башкалар гына түгел, әти-әниләр дә керә. Иң беренче чиратта алар балаларына үрнәк булырга тиеш.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: