Әлмәт таңнары

Әлмәттә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе узды [+ФОТОЛАР]

Изге гамәлгә һәркем кушыла ала.

Республикада инде тугыз ел рәттән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дигән масштаблы хәйрия акциясе уңышлы гына уздырылып килә. Аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләрдән, инвалид әти-әниләр тәрбиясендә булган һәм физик мөмкинлекләре чикле булучыларга теләге һәм мөмкинлеге булган һәркем ярдәм күрсәтә ала.


Әлмәтлеләр дә әлеге чарадан читтә калмыйча, инде берничә ел шактый гаиләләргә ярдәм кулы суза. Быел Әлмәт районында 2795 бала беренче сыйныфка барачак. Шуларның 562 се мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәмнәренә мохтаҗ. Моннан тыш тагын 500 гә якын аз керемле гаиләдәге бала инде беренчене тәмамлап, югарырак сыйныфларга укырга барачак. Аларга да мәктәп кирәк-яракларын, уку әсбапларын алырга ярдәм итәргә була.

Бүгенге көнгә 682 мең сумлык ярдәм инде күрсәтелгән. Бүген «Кванториум» балалар технопаркында 50 сабыйга тантаналы төстә мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты.

- Елдан-ел балалар саны артуы безне куандыра. Аларга менә шундый ярдәм күрсәтелүе тагын да күңелле. Мәктәпләргә капиталь ремонт керә, яңалары төзелә, төрле техник үзәкләр ачыла - болар һәммәсе дә укучыларны кайгыртып эшләнелә, - диде ул тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк балаларга уңышлар һәм тел ачкычлары теләп.

«Татнефть» компаниясе күрсәткән ярдәмне дә ассызыкладылар чарада. Быел оешма 6 мәктәпкәчә белем бирү учереждениесен ремонтлар өчен 28 млн сум акча бүлеп биргән, 21 нче мәктәпнең капиталь ремонтына да 76 млн сум акча сарыф иткән. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясендә дә нефтьчеләр ел саен актив катнаша.
2007 елдан бирле республика предприятиеләре җитәкчеләре, шәхси эшкуарлар һәм мәрхәмәтле кешеләргә була бу хәйрия акциясе кысаларында барлыгы 165 мең укучыга ярдәм күрсәтелгән. Ә бу үз чиратында 210 млн сум изге гамәлгә тотылган дигән сүз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки