Әлмәт таңнары

Әлмәттә мигрантлар саны 18 процентка арткан

Әлмәтне чит ил гражданнары үз итә. Быел аларның саны 18 процентка арткан.

Шулай итеп, бүген бездә 7145 мигрант исәпләнә.

Үзебезнекеләр эш сөйми - бу беркемгә дә сер түгел. Төзелеш сезоны чорында кая карама чит илдән килгән халык бил бөгә. Җир җимертеп эшләрдәй безнекеләрне үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар, әрмәннәр алыштыра. Ватандашлар арасында кимегән эшче кулларга кытлыкны шулай ук Молдова, Украина, Белоруссиядән килүчеләр дә җиңеләйтә. Моннан тыш, узган ел-быел Бөекбритания, Германия, Төркия, Италия халкы да Әлмәт төбәгенә елыша башлаган. Соңгыларын инде "кара эш" тартып китерми, ә нефть һәм газ өлкәсендәге хезмәт кызыктыра. Татарстан буенча Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Әлмәттәге бүлеге начальнигы Илдар Гобәев сүзләренә караганда, күпчелек мигрантның безгә килүенең төп максаты хезмәт эшчәнлеге булса да (Әлмәт төбәгенә чит ил кешеләре эш эзләүдән тыш, эшлекле сәяхәтләр белән дә килә. Кунакка кайтучылар, шәхси мәнфәгатьләрдә юлга чыгучылар, шулай ук туристлар да байтак), бары тик 501 е генә оешма-предприятиеләргә эшче буларак рәсми рәвештә теркәлгән. Калганнары, димәк, җил куа булып чыга?! Билгеле ки, чит ил гражданнары хезмәтеннән законсыз файдаланучылар да юк түгел. Саннар шуңа ишарәли: быелның 9 аенда бүлек хезмәткәрләре һәм полиция вәкилләре тарафыннан уздырылган 249 тикшерү нәтиҗәсендә үзләренең эш мәйданына читләрне җәлеп иткән җитәкчеләргә карата 86 административ беркетмә төзелгән, миграцион законны бозу фактлары буенча - 2051 беркетмә. Барлыгы 4 миллион сумнан артык суммага штраф билгеләнгән. Суд карары белән 67 мигрантны кире туган якларына озатканнар. Әмма алар кабаттан әйләнеп кайтмас дип әйтеп булмый. Чит ил гражданнары, бүлек вәкилләре фикеренчә, шәһәргә язын күпләп килә, көзен әлеге агым тукталып тора икән. Ничек кенә булмасын, Россия мигрантлар хезмәтенә элек тә мохтаҗ булган, бүген дә аларны көтеп алалар. Ләкин алар безнең илнең икътисадын күтәрүне түгел, ә үзләренә акча эшләү максатын алга куя. Уйлап карасаң, эш-гамәлләрне үзебезнекеләр көче белән генә башкару, салымнарны да үзебездә калдыру яхшы булыр иде. Кызганыч, әмма безнең күпчелек эшләүдән ерак тора, ә мигрантлардан зарлана белә. Әлбәттә, алар күпмедер дәрә­җәдә җәмгыять өчен куркыныч тудыралар. Чөнки чит илнекеләр урындагы халык өчен ят булган, үз илләренең культурасы, менталитеты белән килә. Озакламый үз тәртипләрен урнаштыра башламаслар дип кем әйтә ала? Безнең халык әнә шуннан шикләнә. Мисал өчен, быелның 9 ае эчендә мигрантлар тарафыннан 4 урлашу очрагы (узган елның шушы чорында - 3) теркәлгән. Җинаять кодексының "Аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян китерү" маддәсе буенча 2 җинаять кылынган. Тискәре юлга аяк басучы андыйлар үзебездә дә аз түгел. Бәлки чит ил­ләрдән бары һөнәре булган кешеләрне, биредәге тормыш шартларын кабул иткән, закон кушканны үтәүчеләрне генә җәлеп итәргә кирәктер. Бу мәсьәләне законны кырысландыру белән генә хәл итәргә мөмкин булуы көн кебек ачык. Безнең илдә чәчәк аткан ришвәт бирү рәсми рәвештә рөхсәт кәгазе алудан күпкә җиңелрәк икән, ул закон, ай-һай, үтәлер микән?

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим