Әлмәт таңнары

Әлмәттә күп балалы гаилә урамда яшәргә мәҗбүр

Күп балалы гаилә менә өч көн инде урамда яшәргә мәҗбүр.

Фатирларыннан куып чыгару турындагы хөкем карарын үтәүне чигерү мәсьәләсе хәл ителгәнне көтмәстән, 15 июль көнне суд приставлары Голубцовлар гаиләсен шундый хәлгә дучар иткән. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әлмәт районындагы ярдәмчесе янына кешеләр әнә шуңа охшашлы хәлләрне чишү максаты белән килә.
Туганнарча килешенеп...
Голубцовлар гаиләсе - Андрей, Гүзәл һәм балалары Яна, Виталик, Надя һәм Данила - 17 июль көнне, ярдәм итәчәгебезгә өметләнеп, «Знамя труда» редакциясенә мөрәҗәгать иттеләр. Кыскача гына бәян иткәндә хәл түбәндәгедән гыйбарәт: Андрей, Гүзәл һәм аларның балалары Чернышевский урамындагы бер йортта Гүзәлнең әнисе белән бергә яшиләр (әнисеннән кала, фатирга милек хокукы берсендә дә юк). Шушы ук фатирда Гүзәлнең апасының ике кызы да пропискада. 2011 елда коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 157 мең сумга җиткәч, Голубцовлар ана капиталын акчага әйләндереп, бурычны түләргә карар итәләр. Туганнарча килешенеп, бурычны түләгән өчен Гүзәлнең әнисе аларга фатирны сатарга тиеш була. Алыш-бирешне башкарып чыгалар. Ләкин ул Гүзәлнең апасына ошамый. Һәм бервакыт Голубцовларга судка чакыру кәгазе килеп төшә. Нәтиҗә буларак алыш-биреш гамәлдән чыгарыла.
Озак та үтми, Голубцовларга тагын бер суд карары турында хәбәр килеп ирешә - бу юлы гаиләне фатирдан куып чыгару турындагысы. Гаилә башлыгы ярдәм сорап адвокатка бара. Шулай итеп Гүзәл фатирдан чыгару турындагы карарны үтәүне чигерүләрен сорап судка гариза яза. 15 июль көнне көндез Голубцовлар әлеге гаризаның 19 июльдә каралачагы турында язма рәвештә суд приставларына хәбәр итәләр. Ә шул ук көнне кичен күп балалы гаилә, араларында инвалид бала (Яна тумыштан авыру), күкрәк баласы да бар һәм менә-менә тагын берсе туарга тора, урамга куып чыгарыла.
Икенче көнне Андрей Голубцов Казанга юл тота - ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә, балаларның хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә гариза язып калдыра һәм республикабыз Дәүләт Советы депутаты белән очраша.
Ә инде 17 июль көнне кичен гаилә башлыгы әлеге моң-зары белән кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әлмәт районындагы ярдәмчесе янына килде.
- Суд карары дөрес, әмма гадел түгел, ул торак милекчесе мәнфәгатьләрен күздә тотып чыгарылган, - дип хәлгә аңлатма биреп үтте Фәрхәт Сафин.
Татарстан Республикасы Югары суды Әлмәт шәһәр суды карарын үзгәрешсез, ягъни үз көчендә калдырган. Голубцовлар Россия Югары судына кассацион шикаять бирергә булалар. Моннан тыш, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе күп балалы гаиләгә фатирдан чыгару турындагы карарның үзен дә, шулай ук суд приставларының гамәлләрен дә югарырак органда яңадан каратырга киңәш итте. Суд карарын үтәүне кичектерү турындагы гариза каралмыйча торып алар күп балалы гаиләне урамга куып чыгарырга тиеш түгелләр иде.
Голубцовлар 157 мең сумнарын кире кайтару буенча фатир хуҗасына карата дәгъва да белдерә алалар. Шулай булмыйча, алар бит ана капиталыннан да колак какканнар, баш өсләрендә түбәсез, ягъни авыр тормыш ситуациясендә дә калганнар. Көне буе урамда тилмереп йөргән күп балалы гаилә төнне кайда уздыргандыр - бер алла гына белә.
Тагы фатир мәсьәләсе
Әфган сугышында катнашкан Хәлиулла Заһидуллин да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе янына фатир мәсьәләсе белән килгән. Заһидуллиннар гаиләсе Татарстанга Төрекмәнстаннан 1996 елда күченеп кайткан. Иске генә йорт сатып алып, Бишмунча авылында төпләнгән. Хәлиулла абыйның әтисе - Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше - Бөек Җиңүнең 65 еллыгы җиткәнче, сугыш ветераннарына торак сатып алуга сертификатлар бирелә башлаганчы шактый күпкә элек вафат була. Әнисе - сугышта катнашучының тол хатыны - 2012 елның апрелендә, аңа фатир тиешме-тиеш түгелме дигән мәсьәлә хәл ителгәнче дөнья куя. Әфган сугышында катнашучы һәм Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучының әтисе (улы Анатолий 2000-2001 елларда кайнар нокталарда хезмәт итә) буларак, Хәлиулла Хәбибулла улы үзе фатир алуга чиратка баса. Өстәвенә иске йорты яшәү өчен бөтенләй яраксыз хәлгә килә: түбәсеннән су үтә, нигезе черегән. Ул тиз арада документлар җыя, ләкин, әйтүенә караганда, фатир алуга үз вакытында чиратка куюларына ирешми. 2013 елның февралендә килгән рәсми җавапта аңа фатир алуга мохтаҗ буларак чиратка куелуы һәм 228 нче булып торуы турында хәбәр ителә.
- Безнең гаилә өч сугышны үткән, һәркайсыбыз Ватан алдындагы бурычын үтәгән, безгә игътибар һәм ярдәм тиеш түгел микәнни? Мин бит артыгын сорамыйм: торак алуга сертификат кына бирсеннәр, әкренләп йорт җиткерә башлар идем, - ди ул.
Соңгы вакытта гаиләсендә хәл тагын да катлаулана төшкән: агымдагы елның 27 апрелендә исерек шофер аның хатыны белән оныгын бәрдереп киткән. Хатыны урын өстендә ята.
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Хәлиулла абыйга Татарстан Республикасы буенча вәкаләтле вәкилгә тапшыру өчен торак алуга җитеп бетмәгән документларын китерергә, моннан тыш хатынының эшкә яраклылыгын югалту сәбәпле килгән матди һәм мораль зыянны, дәвалауга киткән чыгымнарны каплату өчен юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешегә карата гражданлык дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать итәргә кушты.
Фәхретдин урамындагы 21 нче йортта яшәүче Александр Ефремовны исә авария хәлендәге йорттан кайчан күчерәчәкләре борчый булып чыкты. Йорт инде берничә ел элек авария хәлендә дип табылган, чираттагы җыелышта аларны 2013 елда күчерәчәкләрен әйткән булганнар. Әмма бу хәлнең төгәл генә кайчан булачагы турында бернинди мәгълүмат та юк икән.
Яшь кеше вәкаләтле вәкил ярдәмчесеннән йортның язмышы һәм кайчан күчерәчәкләре турында төгәл җавап бирүләрен үтенеп район башлыгы исеменә хат язарга дигән киңәш алды.
Хокукларны якларга кирәк!
Бу мәкаләдә без торакка бәйле мәсьәләләрне генә күтәрдек. Бу көнне кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе янына коммуналь ресурслар поставкалаучы предприятиеләр эшенә, суд приставларының тиешенчә эшләмәвенә кагылышлы дәгъвалар белән дә килделәр. Йомыш белән килгән соңгы кеше артыннан ишек ябылуга мин Фәрхәт Сафиннан әлмәтлеләрнең үз хокукларын ни дәрәҗәдә яклаулары белән кызыксындым.
- Җитәрлек дәрәҗәдә димәс идем, - диде ул. - Күп кенә әлмәтлеләр нәрсәгәдер
өметләнә, кайсыберләре хокукларын һәм закон тарафыннан гарантияләнгән шәхси мәнфәгатьләрен яклау тәртибен белми. Әмма гражданнар җәмгыяте бары тик дәүләт белән гражданин арасында диалог булганда гына тулы кыйммәтле була ала. Андый диалог властьны да алга этәрер, законнар кабул иткәндә гражданнарның мәнфәгатьләрен исәпкә алуга да китерер иде. Үз хокукларыңны яклый белергә кирәк!
Кабул итүдә Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА катнашты
Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: