Әлмәт таңнары

Әлмәттә кибет һәм офисларның фасадларын тикшерделәр

Әлмәт истәлекле юбилейларга әзерләнә, кунаклар көтә һәм «бизәнә-ясана». Нефть башкаласының матурлыгы күп яктан кибетләр һәм предприятиеләрнең тышкы күренешеннән дә тора.

Булдыклы хуҗаларда бар да тәртиптә, ә менә җимерек баскычларга, урыны-урыны белән коелган диварларга, купкан плиткаларга игътибар итәргә теләмәүчеләр белән контрольлек итүче органнар «эш» алып бара.

Районның экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгечләре массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында чираттагы рейдка чыкты. Маршрут тышкы кыяфәтләре шыксыз булу аркасында «кара исемлеккә» эләккән «данлы» урыннар буйлап төзелгән иде.

Беренче булып Девонская урамындагы «Магнит» кибетенә тукталдык. Административ комиссиянең санкция куллануына ишек төбендәге плиткаларның ватык булуы, бинаның ян-як диварында штукатурка купкан булу сәбәпче булган икән.

-​ Безне 3 июльдә административ комиссия утырышына чакырганнар иде. Шуннан
соң ук ремонт эшләрен башлап җибәрдек. Керамогранит плиткага заказ бирдек, ишек төбен рәткә китердек, бинаның тышын отделкалауга керештек. Чыгымнар 150 мең сум чамасы тәшкил итте, - дип билгеләп үтте сәүдә үзәге директоры Рафаэль Хәсәншин.

Гагарин урамындагы «Город» банкына керү урыны да ремонтлана, ә менә урамның икенче ягындагы «ВСК» иминият йорты фасадында тәнкыйтьне игътибарга алмаганнар. Юкса купкан ике плитканы ябыштыру әллә ни зур чыгымнар да сорамаган булыр иде.

- Без бинаны арендага гына алдык, хуҗасына бу турыда хәбәр иткән идек инде, - диде журналистларга офистан чыгып килүче, без җитәкче дип, һич югында җитәкчелек вәкиледер дип фаразлаган ир-ат.

- Ә үзегез бу плитканы принципка барып ябыштырмыйсызмы? - дип кызыксындык без.

- Сез, мәсәлән, үз компетенциягездә булмаган мәсьәләне принципка барып чишәргә алыныр идегезме? - дип сорауга сорау белән җавап бирде ул. Һәм ничек кенә кызыксынсак та, үзенең исемен дә, биләгән вазифасын да әйтүдән Америка кинофильмнарындагы «Аңлатмасыз» дигән гыйбарә белән генә баш тартты.

8 Март урамындагы «Асад» кибетенең дә тышкы ягына ремонт кирәк. Кайбер урыннарда штукатуркасы кубып төшкән, эчтәге материалы күренеп тора, «Окна и двери» кибете ишек төбендә дә плиткалар ватылган.

-​ Бинаны сүтәргә җыенабыз, бу урында бер подъездлы күп катлы торак йорт
төзелеше проектына заказ бирелгән инде. Шуңа да карамастан, муниципалитетның дәгъвасын игътибардан читтә калдырмыйбыз. Якын көннәрдә бинага косметик ремонт үткәрергә карар ителде. Тышкы кыяфәт бер яктан бизнесның ни дәрәҗәдә яхшы баруы турында сөйләсә, икенче яктан аның үсешенә тәэсир итә дигән фикер белән килешәм. Потенциаль сатып алучы, җимерек ишек төбен күреп, эшмәкәрнең эше дә шундыйрак дәрәҗәдә дип уйларга мөмкин бит. Андый кибетләр һәм офислар ышаныч та уятмый, хәзер кулланучылар өчен сайлар җирлек бар бит, - дип фикерләре белән уртаклашты «Асад» кибете администраторы Равил Әхмәтханов.

Шул ук урамдагы «Альпари» кибетенә керү урынында да плиткаларга зыян килгән. Сәүдә ноктасы менеджеры Ландыш Казанда урнашкан сәүдә челтәре җитәкчелегенең бу турыда хәбәрдар булуын җиткерде.

Без шәхси секторга да күз салырга булдык. Ни дисәң дә, үз йорты белән яшәгән кешеләр еш кына төзелеш материалларын капка төбенә өеп куярга да күп сорамый бит.

- Нагорный тыкрыгында шундый фактлар күзәтелгән иде. Административ хокук бозу турында беркетмә төзелгәннән соң кайберләре йорт яны территориясен җыештырган, ә кайберләре, күргәнебезчә, юк. Аларга кабаттан беркетмә төзеп, чара күрергә туры килер, - дип күргәннәргә аңлатма бирде экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгече Рөстәм Шакиров.

- Безнең департамент архитектура идарәсе белән берлектә шәһәр урамнарында даими рәвештә рейдлар уздырып тора. Әйтергә кирәк, күп кенә предприятиеләр һәм оешмалар үз объектларын һәм территорияләрен тәртипкә китерделәр, я булмаса фасадларын һәм керү урыннарын ремонтлауга керештеләр. Ләкин бөтен хуҗалар һәм арендаторлар турында да болай дип булмый әле. Искәртеп үтәм: бу шәһәр һәм районны төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып тора. Фасадларын һәм керү узелларын яңарту таләп ителгән объектлар буенча 5 административ беркетмә төзелде. Оешма-учреждениеләр җитәкчеләреннән, эшмәкәрләрдән, төрле күчемсез милек объектлары хуҗаларыннан үз биналарын норматив торышка китерүләрен сорыйбыз. Шәхси секторда да проблемалар бар. Узган атнада гына да йорт яны территорияләренә төзелеш материаллары өйгән өчен 9 беркетмә төзелде. Моның өчен 3,5 мең сумга кадәр штраф каралуын онытмасагыз иде, - дип искәртеп үтте экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Инсаф Сәетов та.
Людмила ВОРОНИНА
Автор фотосы

Саннар
Биналарның тышы һәм керү урыннары шыксыз хәлдә булган өчен штраф күләме: 30 мең сум - җаваплы урындагы кешеләр өчен,
500 мең сумга кадәр - юридик затлар өчен.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим