Әлмәт таңнары

Әлмәттә иң югары дәрәҗәләргә ирешкән укытучыларны тәбрикләделәр

Шу­лай бул­ды. 1996 ел­да Ка­зан дәү­ләт уни­вер­си­те­тын тә­мам­лап, "фи­ло­лог, мил­ли мәк­тәп­ләр­дә рус те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы" дип­ло­мын кул­га ал­ган­нан соң бер ге­нә көн дә мәк­тәп­тә эш­лә­мә­дем.

5 нче курс­та прак­ти­ка уз­ган­да гел ма­лай­лар­дан гы­на тор­ган сый­ныф эләк­те. Төн уты­рып план тө­зеп, әзер­лә­неп ке­рәм, те­ма­ны аң­ла­там. Сү­зем­не йом­гак­лап, "аң­ла­шыл­ды­мы?" дип со­рыйм. Ни­чек та­выш-тын­сыз тың­ла­ган бул­са­лар, со­рау­дан соң да шул тын­лык­ны боз­ма­ды­лар. Ни "юк", ни "ә­йе" юк. Аң­ла­ма­са­гыз, яңа­дан ка­бат­лыйм дип тә ка­рыйм. Юк, дәш­ми­ләр. Шул бер көн җит­те. Укыр­га те­лә­ге бул­ма­ган­нар­да кы­зык­сы­ну уя­тыр­га дә­лил эз­ләп тор­ма­дым, ба­ла­ның ки­лә­чә­ге өчен ан­дый зур җа­вап­лы­лык алыр­га йө­рәк­сен­мә­дем дә һәм ба­шы­ма мәк­тәп­кә ба­ру ту­рын­да­гы уй­ны якын да җи­бәр­мә­дем. Шу­ңа кү­рә Укы­ту­чы­лар кө­не уңа­ен­нан драм­те­атр би­на­сын­да уз­ган тан­та­на­да ра­йон баш­лы­гы­ның "бө­тен­ха­лык бәй­рә­ме" ди­гән бә­я­сен биш кул­лап им­за­лар­га әзер идем. Уку­чы­ны бе­лем алу за­ру­ри­лы­гы­на күн­де­рә, фә­не бе­лән ма­вык­ты­ра ал­ган мө­гал­лим­нәр­гә "а­фә­рин"­нән баш­ка сүз юк.

- ­Без һәм­мә­без нин­ди ва­зи­фа баш­ка­ру­ы­быз­га, нин­ди дә­рә­җә­ләр­гә ире­шү­е­без­гә дә ка­ра­мас­тан олы тор­мыш­ка нык­лы ни­гез бул­ган мәк­тәп ел­ла­рын һәм бе­рен­че укы­ту­чы­быз­ны әле дә хә­тер­ли­без, - дип ур­так фи­кер­не җит­кер­де Мә­җит Са­ли­хов.

Те­атр сәх­нә­сен­нән һө­нә­ри ос­та­лык бәй­ге­лә­рен­дә җи­ңү яу­ла­ган, төр­ле грант­лар от­кан, кыс­ка­сы, үз һө­нә­ре­нең ос­та­ла­ры хөр­мә­те­нә рәх­мәт сүз­лә­ре, кот­лау­лар һәм бү­ләк­ләр күп бул­ды. Сүз уңа­ен­да, мә­га­риф мил­ли про­ек­ты га­мәл­гә кер­гән­нән алып Әл­мәт­тән 67 укы­ту­чы Рос­си­я­нең иң ях­шы укы­ту­чы­сы исем­ле­ген­дә урын ал­ды. 27 се "Без­нең яңа укы­ту­чы", 253 мө­гал­лим "Без­нең иң ях­шы укы­ту­чы" исе­ме­нә ла­ек бул­ды. 2013 ел­да 8 (?) укы­ту­чы "Ал­га­рыш" прог­рам­ма­сын­да кат­на­шып, чит ил­ләр­дә бе­лем кү­тә­рү, тәҗ­ри­бә ур­так­ла­шу мөм­кин­ле­ге ал­ды. Рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә иң ях­шы тәр­би­я­че исе­мен рас­ла­ган як­та­шы­быз Ла­ри­са Са­фи­на Рос­сия бәй­ге­сен­дә Та­тарс­тан да­нын як­ла­я­чак.

Көч­ле ал­кыш­лар бе­лән сәх­нә­гә һө­нәр­лә­рен бу­ын­нан-бу­ын­га тап­шыр­ган укы­ту­чы­лар ди­нас­ти­я­лә­ре кү­тә­рел­де. Ара­ла­рын­да ур­так стаж­ла­ры 385, 300 ел­га җит­кән га­и­лә­ләр бар. 41 ел го­ме­рен мө­гал­лим­лек хез­мә­те­нә ба­гыш­ла­ган Лю­бовь Ко­ля­со­ва дә­вам­чы­ла­ры ара­сын­да баш­лан­гыч сый­ныф, рус те­ле, ма­те­ма­ти­ка, сы­зым, та­рих укы­ту­чы­ла­ры бар.

- Көн­чы­гыш зи­рәк­лә­ре бо­лай ди­гән: план­ны бер ге­нә ел­га ко­ра­сың икән, иген ик, 20 ел­га исәп­лә­сәң, агач утырт, мәң­ге­лек­не күз уңын­да тот­саң, ба­ла­лар тәр­би­я­лә. Бу зал­га нәкъ ме­нә үз тор­мы­шын кор­ган һәм аны ба­ла­лар­га ба­гыш­ла­ган фи­да­карь­ләр җы­ел­ган, - дип ас­сы­зык­ла­ды кот­ла­вын­да мә­га­риф ида­рә­се җи­тәк­че­се Ра­фаэль Га­ни­ев.

Тө­бәк үзеш­чән­нә­ре, йөз­лә­рен­дә са­ми­ми ел­маю бал­кы­ган нә­ни­ләр дә тан­та­на ку­нак­ла­ры­на үз­лә­ре­нең иң моң­лы җыр­ла­рын, дәрт­ле би­ю­лә­рен, их­лас ши­гырь­лә­рен бү­ләк ит­те.

Ләй­лә­гөл Ми­на­е­ва

Эль­ми­ра Га­би­дул­ли­на фо­то­сы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим