Әлмәт таңнары

Әлмәттә Гаилә көне гөрләде [+ФОТОЛАР]

15 май көнне бөтен илдә Халыкара гаилә көнен билгеләп узу да матур традициягә әверелде хәзер.

Нефтьчеләр төбәгендә бүген 24 345 гаилә яши. Аларда 40 меңнән артык балигъ булмаган бала тәрбияләнә. 14 әни «Ана медале» белән бүләкләнгән.
15 май көнне менә шундый үрнәк гаиләләрне, физик мөмкинлекләре чикле балалары булучыларны, күпбалалы гаиләләрне үзәк парк сәхнәсенә бәйрәмгә дәшкәннәр иде. Җырлы-биюле тамаша белән үрелеп барган чарада шактый гаиләрне күреп сөендек, аларга матди ярдәм күрсәтүчеләр булуы икеләтә шатлыклы булды. Шактый гаиләләргә мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Афлятунова район башлыгы исеменнән гаиләләрне бәйрәм белән котлап, аларга чиксез рәхмәтен белдерде.
- Көннәр салкын торса да, гаиләләрдә җылы бетмәсен. Аларның бөтен булуыннан бөтен тормышыбыз иминлеге тора. Әлмәт районында гаиләләргә балалар үстерү өчен бөтен алшартлар да бар һәм алар ел саен камилләшә бара. Балалар бакчалары төзелә, мәктәпләргә, сырхауханәләргә капиталь ремонтлар керә. Без алга таба да балалар саны артып, тулы гаиләләр күбәер дигән өметтә калабыз, - диде ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки
  • "Ышанычлы терәк" бәйгесендә кем җинүче булыр? Яраткан ирләрегез, ир туганнарыгыз, әтиләрегезнең фотоларын безгә җибәрегез һәм иң лаеклыны бергәләп билгеләячәкбез!
    1696 кеше тавыш бирде